Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: “Бизнесының киләчәген яхшы күргән эшмәкәрләргә ярдәм итәргә әзербез”
16.08.2017

Александр Бречалов: “Бизнесының киләчәген яхшы күргән эшмәкәрләргә ярдәм итәргә әзербез”

Удмуртиянең ерак төньягында урнашкан Кез һәм Дебёс районнарына сәфәребез 9 августта иртәнге сәгать 5тән башланды.
Кез-Кулига-Карсовай юлы булырмы?

Кез районы өчен иң зур, төп сорауларның берсе — юлларны төзекләндерү. Кездан 42 чакрым ераклыкта урнашкан Кулига авылына баручы юлның 14,5 чакрымына гына асфальт салынган. Язын һәм көзен биредә яшәүче халык юлсызлыктан интегә икән.
Кулига авылы Удмуртиядә турист­лык ноктасы булып тора, чөнки монда, староверлар җирлегендә, Кама елгасы чыганагы урнашкан. Ару-талуны белми челтерәп агучы бәллүр чишмә кечкенә елгага әверелә. Шул рәвешле туристларга бөек Урал елгасының ике ярына да бер үк вакытта басып торырга мөмкинлек туа. Дөрес, әлеге елга дистәләрчә чакрымнар үткәч кенә бөек һәм куәтле булачак. Чөнки ул Удмуртиядән Киров өлкәсенә агып китә, 500 чакрымлап акканнан соң, Пермь якларына юл тота. Анда зур гына борылыш ясап, ниһаять, Удмуртиягә кайта һәм Татар­стан җирлеге аша Иделгә кушыла. Хуҗалар әйтүенчә, әлеге чишмәнең суын эчкән ир-ат көчле, ә хатын-кызлар яшь һәм чибәр булып кала.
Инвесторларның Кама елгасы чыганагы белән кызыксынуы, территориядә төзү эшләре алып баруы, кунакханә, гыйбадәт кылу маршрутлары булдыру өчен часовня төзүе, чүлмәк ясау һөнәрен үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылуы — Кулига авылының үзенчәлеге турында сөйли. Республика Башлыгы биредә юлларны төзекләндерү эшләренең кирәклеге һәм Кез-Кулига-Карсовай юлының 12 чакрымы “2018 елда төзеләчәк юллар” исемлегенә кертелгән булуы турында хәбәр итте. “Шул ук вакытта ту­ристлык объектларына юлны өлешчә җирлектә булган бизнес керемнәре ярдәмендә дә төзергә мөмкин. Бу Россия күләмендә исбат ителгән һәм бүгенге көндә Удмуртиядә кулланырга кирәк булган практика”, — диде.

Яңа мәктәпләр төзеләчәк

Тагын четерекле проб­ле­маларның берсе — Кез по­селогының 2нче мәктәбендә балалар саны күп булганлыктан, һәр өченче укучы икенче сменада укырга мәҗбүр икән. Әлеге сорауга вице-премьер Наталья Сударикова: “Кез поселогында яңа мәктәп төзү федераль программага кертелде”, — дип хәбәр итте. Александр Бречалов: “Удмуртия мәктәпләре һәм балалар бакчаларына ярдәм күрсәтү өчен чаралар табарга тиешбез. Бюджет белән кыенлыклар чыкса да, көчебездән килгән кадәр тырышачакбыз. Федераль программаларда катнашу – нәтиҗәле механизм”, — дип билгеләп үтте, һәм Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашудан соң Алнашта, Завьялово районының Совхозная авылында, Ижау шәһәренең Первомай районында яңа мәктәпләр төзелешенә федераль финанслау бүленүен ассызыклады. Димәк, быел әлеге җирлекләрдә яңа мәктәп төзү эшләре башланырга тиеш.

Районнарда тхэквондо үсеш ала

Эшлекле визит вакытында Александр Бречалов Кез районында урнашкан “Успех” спорт клубында булды. Өч ел эшчәнлек дәверендә биредә шөгыльләнүчеләр саны 13тән 240ка кадәр арткан. Спорт мәктәбенең филиаллары Красногорье, Юкамен һәм Шаркан районнарында урнашкан. Биредә шөгыльләнүче спортчылар Россия күләмендә һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр рәтендә. 2016 елда бирегә хәтта Көньяк Кореядан тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Тхэквондо мәктәбе яшь тренер һәм җитәкче Сергей Роготнев тарафыннан шәхси инвестицияләү ярдәмендә үсеш ала. Биредә ул кирәкле җиһазлар булдыру өчен 1 миллион сумнан акча сарыф иткән. Сергейның планында өстәмә мәйдан булдырып, спортчылар санын 300 кешегә кадәр арттыру каралган. Моның өчен ул инвес­тор табып, аның мәйданында 400 кв. метр мәйданны спорт клубы өчен бүләргә дигән сүз алып бара. Ул документларны рәсмиләштерү эшләрен тизләтү өчен җитәкче Александр Бречаловка мөрәҗәгать итте. Республика Башлыгы үз чиратында: “Әлеге сорауны тирәнрәк өйрәнү мөһим, бизнесны дөрес алып баруыгыз сизелә. Ижау шәһәрендә дә шундый схема белән кинотеатр һәм сату-алу мәйданчыкларын үз эченә алган заманча Боз сарае төзергә планлаштырабыз. Кез авылында сәүдә үзәге төзеп, спортны үстерергә ярдәм итәргә әзер инвес­торыгыз белән шәхсән күрешергә әзермен”, — диде.

Дебёс эшмәкәренең хезмәте хупланды

Төштән соң Александр Бречалов Дебёс районына юл алды. Иң элек ул шәхси эшмәкәр Владимир Серебрянниковның авыл җирлегендә урнашкан оешмасында булды. Шәхси хезмәтен бизнесмен ун ел элек башлап җибәргән. Авыр йөк машинасын йөртүче буларак, юл читендә урнашкан кафе һәм машина көйләү остаханәләренең эшчәнлеген тирәнтен өйрәнгән. 2007 елда үз эшен башлап җибәрә. Соңрак, туганнары ярдәме белән, бинаның икенче катында кунакханә һәм машина запчасте сату кибете ачкан. Бүгенге көндә биредә 3 эшмәкәр һәм 20 гади эшче хезмәт куя. Эшмәкәр Респуб­лика Башлыгына киләчәктә шиномонтаж, машина туктау урыны һәм йөк машиналарын юдыру эшләрен оештырачагы турында хәбәр итте. Әйе, федераль трасса өчен әлеге бизнес бик уңышлы, тик биредә инвестицияләр сорала. Эшмәкәр дә зур чыгымнарны ялгызы гына күтәрә алмаячагын белдерде. Александр Бречалов әлеге инициативаны хуплап: “Үзенең киләчәген яхшы күргән, анык аңлаган бизнеска ярдәм итәргә әзербез. Кече һәм урта бизнес өчен ташламалы кредит алу юлларын да уйларга кирәк. Тик моның өчен сезнең эшмәкәрлекнең район өчен нинди файда китерәчәге турында бизнес план әзерләү мөһим”, — диде.

Александр Бречалов Дебёс районы халкы белән дә очрашты. Күп төрле проблемалар турында сорау­лар яңгырады. Кайсы районга гына барсаң да, халыкны иң элек юллар, мәктәп, медицина ярдәме, авылларны газлаштыру мәсьәләләре борчый. Шулай булуга карамастан, сәфәр күңелдә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Ләйсән Әхмәтова.