Александр Бречалов белән бер ел
Апрель аенда Александр Бречаловның Удмуртия Башлыгы вазифасын башкаруына бер ел булды. 24 апрель көнне республика җитәкчесе 2017 елда хөкүмәт тарафыннан башкарылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Ул сәнәгать җитештерүе үсеше, хакимият өлкәсендә булачак үзгәрешләргә һәм башка темаларга тукталды.
Үз чыгышын Александр Бречалов Россия Президенты Владимир Путин сүзләре белән башлап: “Без үзенчәлекле чорда яшибез. Бүгенге һәр адымыбыз, кылган гамәлләребез бик тә әһәмиятле, чөнки алар илебез язмышын дистә еллар алга билгелиләр. Нәкъ шушындый бормалы чорларда Россия күп тапкырлар алга таба үсеш сәләтен, яңаруын исбат итте: шәһәрләр төзелде, космос киңлекләре ачылды, зур ачышлар ясалды. Киләчәккә омтылыш, гореф-гадәтләребезнең кыйммәтен саклап калу — меңъеллык тарихыбызны дәвамлы итте. Хөрмәтле коллегалар, минемчә, бу сүзләр Удмуртиябезгә дә туры килә”, — диде.
Александр Бречалов бер ел элек Республика Башлыгы буларак хезмәт юлы башында өч төп юнәлешкә игътибар иткән иде. Бу – җәмгыять белән диалогта тору, дәүләт бурычын киметү, бюджет һәм юллар.
“2017 елда гражданнардан 12 меңнән артык рәсми мөрәҗәгать алынды, шул ук вакытта 2,5 мең мөрәҗәгать 2018 елның өч аенда социаль челтәрләр аша килде. Канун буенча, социаль челтәр аша алынган мөрәҗәгатьләр исәпкә алынырга тиеш булмасалар да, минем тарафтан алар җитди контрольдә”, — ди Удмуртия Башлыгы.
Алга таба Александр Бречалов республикага кагылышлы төп темаларга тукталды.
Дәүләт бурычы
“2017 елның 5 апреленә бюджет дефициты 5 млрд. 150 млн. сум тәшкил итә иде. Катгый чаралар ярдәмендә без бюджет дефицитын 9 елга беренче тапкыр туктата һәм дәүләт бурычын күләме ягыннан киметә алдык. Финанс министрлыгы бер ел эчендә республиканың элек алынган кредитлар ставкасын 12,1дән 8,1гә кадәр төшерде. Федераль хөкүмәт белән элемтә җайланып, 2017 елда федераль бюджеттан республикага узган елга караганда 3 млрд 810 млн. сумга күбрәк ярдәм күрсәтелде. Киләчәккә төп бурычыбыз: дәүләт бурычын тагын 1,9 млрд.ка киметү”, — ди Александр Бречалов.
Юллар
“Без хәзерге вакытта юлларны очсызрак бәягә, тик шул ук вакытта югары сыйфатлы итеп төзергә өйрәнәбез”, — ди җитәкче. 2018 ел Удмуртиядә юллар елы дип игълан ителде. Узган ел белән чагыштырганда, юллар фонды 320 млн сумга артып, 6 млрд 696 млн сум тәшкил иткән. “Узган елда 93 км региональ һәм җирле юллар ремонтланган. Республиканың юл фондыннан Воткинск, Сарапул, Глазов һәм Можга шәһәрләренең юлларын төзекләндерү өчен 142 млн сум күләмендә субсидия бүленде. Нәтиҗәдә, 14 км юл норматив хәлгә китерелде. Шулай ук 2017 елда Удмуртия җитәкчелеге күперләрне төзекләндерү өчен “Платон” системасыннан кабат финанслануга иреште. Нәтиҗәдә, 530,7 метр озынлыгында 3 күпер төзекләндерелде”, — ди Александр Бречалов.
Авыл хуҗалыгы
“Удмуртия халкының 30 проценты авыл җирендә яши. Авыл — безнең горурлыгыбыз, һичшиксез, үсеш ноктасы булып тора”, — диде Александр Бречалов. 2017 елда бу өлкәдә финанслау “2013-20нче елларга авыл хуҗалыгы үсеше” дәүләт программасы нигезендә алып барылуын хәбәр итте. Агросәнәгать комплексына 2017 елда 2 миллиард 237 миллион сум сарыф ителгән, шул исәптән федераль бюджеттан — 1 миллиард 55 миллион сум, Удмуртия бюджетыннан 1 миллиард 182 миллион сум. 2017 елда барлык категориядәге хуҗалыкларда 756 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 3%ка күбрәк. Юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында 1 миллион тонна сөт җитештерү проектын тормышка ашыру өчен 12 мең 600 баш терлек сыярлык фермалар булдырылган. Әлеге карта нигезендә, 2018 елда тагын 10 меңләп мал үрчетү өчен фермалар төзү планлаштырыла.
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
2017 елда «Уңайлы шәһәр» проектын тормышка ашыруга республикага федераль бюджеттан 273 миллион сум бүленде. Проектка тотылган гомуми сумма 431 миллион сум тәшкил итә. Проектны тормышка ашыруга республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләре катнашты. Нәтиҗәдә, 293 ишегалды, 9 җәмәгать урыны һәм бер парк төзекләндерелде. 2018 елда ишегалды территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә федераль бюджетта 280 миллион сум, республика бюджетында 65 миллион сум каралган.
2017 елда федераль бюджеттан планга кертелмәгән объектларның капиталь төзелешенә 420 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән. Шуларның 270 миллион сумы Ижауның Прасовский тыкрыгында урнашкан 825 урынлык мәктәп төзелешенә, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге төзелешенә 150 миллион сум сарыф ителде. 2018 елда өстәмә рәвештә җәлеп ителгән акчалар хисабына Ижауның Баранов урамында балалар бакчасы, Завьялово районының Совхозный авылында һәм Алнаш авылында, Ижауның Леваневский урамында мәктәп төзеләчәк. 2017 елда 658 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Агымдагы елга план – 659 мең квадрат метр.
Александр Бречалов алданган өлешчеләр темасына да тукталды: «Намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән 136 өлешченең хокуклары торгызылды. 2019 елда әлеге проблеманы тулысынча хәл итәргә уйлыйбыз”, — диде.
Тузган һәм авария хәлендәге торактан күчерү
2017 елда халыкны тузган торактан күчерү буенча региональ программа төгәлләнде. “Кыенлыкларга карамастан, республикабызда куелган бурычны тулаем үтәдек. Гомуми мәйданы 106 меңнән артык квадрат метр тәшкил иткән 683 күп фатирлы йорттан 8 мең 590 кеше яңа торакка күченде. Бүгенге көндә яңа төзелгән йортларның сыйфаты – актуаль сорауларның берсе. Махсус төркем булдырып, 204 күп фатирлы йортта тикшерү уздырылды, нәтиҗәдә 1 888 кисәтү теркәлде. Бүгенге көндә кимчелекләрнең бары тик 50% гына юк ителгән”, — ди җитәкче.
Мәгариф
“Республиканың 2017-18 елларга каралган бюджет нигезендә мәгариф өлкәсе чыгымнары 19 млрд 970 млн сум тәшкил итте. 2018 елда бу күрсәткечләрнең 5%ка артуы көтелә. Республикада педагогик хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 2017 елда 10%ка артты һәм 26 мең 276 сум тәшкил итте. 2018 елда хезмәт хакын 28 мең 507 сумга кадәр җиткерү планлаштырыла.
2017 елда белем бирү учреждениеләрендә яңа урыннар булдыру программасын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан 663 миллион сум күләмендә финанслау юнәлдерелгән. Әлеге акчаларга Можга һәм Ижау шәһәрләрендә ике мәктәп төзелгән. 2018-2019 елларда тагын 3 мәктәп төзү планлаштырыла. 2018 елда 15 балалар бакчасы төзү дә планга кертелгән. Бу өстәмә рәвештә ике айдан өч яшькә кадәр балалар өчен 1200 урын бирәчәк. 2019 елда әлеге категория балалар өчен тагын 6 балалар бакчасы төзелер дип көтелә.
Сәламәтлек
Сәламәтлек өлкәсенә 2017 елда бюджеттан 10 млрд. 461 млн сум финанслау каралган. Шул исәптән, 6 млрд. 800 млн. сумнан артык финанс бер җирдә дә эшләми торган гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте түләүгә юнәлдерелгән. “2017 елда медицина учреждениеләрен оптимальләштерүне булдырмау өчен бик күп эш башкарылган. Шулай ук медицина учреждениеләрендә халыкка хезмәт күрсәтүне уңайлаштыру проблемалары хәл ителде. Мәсәлән, Балезино поселогында медицина хезмәтеннән файдалану өчен өлкән яшьтәгеләргә, балалы хатын-кызларга поликлиникага эләгү өчен 3 км чамасы юл үтәргә туры килә иде. Шуның өстенә әлеге юл тимер юл аша уза. Әлеге проблеманы хәл итеп, 2017 елның декабрь аенда анда медицина иминияте полисы буенча хезмәт күрсәтә торган “Доктор плюс” шәхси клиникасы ачылды.
Демографик сәясәт
2017 елда республикада туучылар санының 14%ка кимүе күзәтелә. Хәтта үлүчеләр саны кимү дә гомум күрсәткечләрне тигезли алмый. Александр Бречалов: “2018 елда аз керемле гаиләләрдә беренче туган бала өчен яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр вәзгыятьне үзгәртер дигән өмет бар. Шундый ук түләүләр 2017 елның 31 декабреннән гаиләдә өченче һәм аннан да күбрәк туган бала өчен каралган. Бу түләүләр өчен җаваплы инстанцияләргә үтенечем зурдан, килеп чыккан сорауларны гаилә мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итсәгез иде,” – диде.
Спорт
2017 елда физик культура үсеше һәм спорт тармагы 1 млрд. 157 млн сум күләмендә финансланды. Шул исәптән, 248 млн. сум спорт клублары тотуга һәм 339 млн. сум капиталь керемнәр өчен каралган. Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, 2018 елда спорт өлкәсендә төп бурычларның берсе – әлеге өлкәгә шәхси инвестицияләр тарту. “Бу юнәлештә эш башланды, мәсәлән, Ижауда 50 метрлы бассейн төзү эшен төгәлләү өчен әңгәмә алып барыла. Социаль проектларны тормышка ашыруда республиканың нефть компанияләре актив эш алып бара. 2017 елда Удмуртия хөкүмәте һәм «Белкамнефть» балалар һәм яшүсмерләр хоккеен үстерү буенча килешү турында кул куйды”, — диде Александр Бречалов.
Ләйсән Әхмәтова.