Александр Бречалов: “Безгә һәр районда приоритетларны билгеләү мөһим”
Александр Бречалов: “Безгә һәр районда приоритетларны билгеләү мөһим”
Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов республика шәһәр, районнары белән танышуны дәвам итә.
11нче июль көнне ул Якшур-Бодья районында булып, эшмәкәрләр, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, депутатлар белән очрашты. Аралашу ике сәгатькә якын дәвам итте. Очрашуда катнашучылар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыктылар. Кичекмәстән хәл итүне таләп итүче сорауларның берсе — калдык суларны чистартучы корылмалар төзелеше. Аны төзү өчен 200 млн. сум акча кирәк. “Бу мәсьәләне республика, район, бизнес һәм әлеге районда яшәүчеләрнең көчен берләштергән вакытта гына хәл итеп булачак”, — дип ассызыклады Александр Бречалов.
Авыл халкын балалар тәрбияләү, аларга белем бирү, спорт белән шөгыльләнү, иҗат итү өчен шартлар тудыруга кагылышлы сораулар да борчуы ачыкланды. Тузган торактан күчерү программасы белән кызыксынучылар булды. Регион башлыгы район үзәгендә робот техникасы класслары барлыкка киләчәк дип ышандырды.
Александр Бречалов белдергәнчә, барлык мөрәҗәгатьләр каралачак һәм өч айдан узачак киләсе очрашуда фикер алышу дәвам итәчәк.
Аннан соң ул «Беренче авыл хуҗалыгы заводы» җитештерү компаниясендә булды. Шампиньоннар үстерү белән шөгыльләнүче бу предприятие Россия базарында 2008 елдан бирле эшли. Еллык җитештерелә торган продукция күләме 300 тонна тәшкил итә. Биредә шулай ук югары сыйфатлы компост җитештерәләр. Бер елда — 1,5 мең тонна. Предприятие директоры Рөстәм Халиков җитештерүне киңәйтү өчен кредит алырга ниятләвен әйтеп, Александр Бречаловтан ярдәм сорады. Александр Бречалов банк җитәкчеләре белән сөйләшеп, ярдәм итү юлларын табарга вәгъдә бирде.
Чираттагы очрашу Порва авылында узды. Республика Башлыгы авыл халкы белән Порва авылын үстерү юллары турында сөйләште. Ул: “Республика ярдәм итәчәк. Ләкин сезнең үзегезгә дә активрак булырга, инициатива күрсәтергә кирәк. Торак пунктларны газлаштыру, суүткәргечләр сузу, территорияләрне төзекләндерү кебек эшләр зур акчалар таләп итми”, — диде.
Александр Бречалов шулай ук Иске Зятцы, Чур авылларында булды.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Александр Бречалов эшлекле сәфәргә нәтиҗә ясады. «Безнең бурыч — ике ай ярым элек Балезино районына сәфәр нәтиҗәләре буенча проблемалар картасы төзегән кебек шундый ук карта төзү. Ул вакытта 10 министрлык вәкилләре районда бер атна эшләделәр. Моңа кадәр министрлыклар белмәгән яки белмәмешкә салышкан бик күп проблемалар барлыгы ачыкланды. Нәтиҗәдә беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләләр исемлеге төзелде.
Бүген дә шул тәртиптә эшләдек. Бу бик мөһим. Чөнки хәзерге вакытта министрлар федераль программаларда катнашу өчен заявка әзерлиләр. Һәр программа софинансированиене дә күз уңында тота. Заявка биргәндә без кайсы өлкәгә беренче чиратта игътибар итәргә кирәк булуын белеп эш итәчәкбез. 2-3 айда мин Удмуртиянең барлык районнары белән танышып чыгуны бурыч итеп куйдым. Республика бюджетын әзерләгәндә һәр районның кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләре урын алачак. Дөрес, акчалар барысына да җитмәячәк. Шуңа күрә без бергәләп беренче чиратта нәрсә кирәклеген ачыкларга тиеш: чистартучы корылмамы, әллә юллармы?”- диде ул.