Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: “Алнаш эшкуарлары — отышлы юлда”
24.08.2017

Александр Бречалов: “Алнаш эшкуарлары — отышлы юлда”

Алнаш районына берничә тапкыр барганым булса да, халык телендә макталып сөйләнгән Барҗы-Ятьчә шифаханәсен күргәнем юк иде әле. Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов Алнаш районы буйлап эшлекле сәфәр кылганда, әлеге шифаханәдә генә түгел, районның әһәмиятле урыннарында да булырга мөмкинлек туды.

Барҗы-Ятьчә шифаханәсе безне ак төнбоеклар үскән тын күле, гөлгә күмелеп утырган, матур эскәмияләр тезелеп киткән ял итү бакчалары, саф рәхәт һавасы белән каршы алды. Ял йортына керү белән безгә шифалы су тәкъдим иттеләр. “Ул барлык эчке әгъзаларны дәвалый, аны җылы килеш эчәргә кирәк”, — дип сөйләделәр. Биредә кулланыла торган дәвалау ысуллары, шифаханәнең үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Барлыгы 300 кешелек урыны булган ял йорты алдагы көннәрдә урыннарны тагын да арттыру перспективасы белән эшли.

Алнаш районы буенча сәяхә­тебезне дәвам итеп, без “Сергеев” дип аталган шәхси фермага юл тоттык. Аның хуҗасы — Владимир Сергеев – фермер хуҗалыгы базасында атлар тота. Үзенең бу эшен 15 ел элек 80 га сөрүлек җиреннән, ике трактор һәм бер ашлык җыю комбайныннан башлап җибәргән. Бүгенге көндә берничә юнәлештә эш алып бара: 2 мең гектардан артык сөрүлек җире, 340 баш мөгезле эре терлеге, хуҗалыкта 35 берәмлек техникасы бар. Шәхси акчасына һәм “Гаилә фермеры” программасы буенча грант ярдәмендә ике ферманы төзекләндергән, яңа ферма төзи, бозау абзарын төзекләндергән һәм ат утары төзегән.

Чиста токымлы атлар, шул исәптән гарәп һәм инглиз чабышкыларын үрчетү – Владимир Сергеев эшчәнлегенең тагын бер аерым юнәлеше. Аның чабышкылары төрле Россиякүләм ярышларда катнашып 6 кубок яулаганнар. Казан ипподромында үткән “Дерби” ат ярышлары — аның өчен аеруча абруйлы бәйге.

Фермер Республика Башлыгы белән хуҗалыкны киңәйтү турындагы планнары белән уртаклашты. Ул хуҗалык өчен кирәкле махсус техникалар булдыру өчен ташламалы кредит алу мөмкинлекләре турында кызыксынды. Шулай ук Удмуртия территориясендә берәр хуҗалык базасында заманча комбикорм җитештерүне гамәлгә ашырырга кирәклеге турында әйтте. “Мондый комбикорм әлегә Татар­станда һәм Мари Илендә генә бар”, — диде ул. Югарыда язып үтелгән ике урында булып, Александр Бречалов: «Алнаш районы – үсеш юлында. Биредә мин иске калыпларны бозып, заманча үз юлларын салырга омтылучы, тәвәккәл, тырыш халык яшәвен тойдым. Моңа ачык мисал — Владимир Сергеев. Аның атларга мәхәббәте үзенә эш юнәлеше билгеләргә ярдәм иткән.

Без искиткеч урынга – Барҗы-Ятьчә шифаханәсенә бардык. Ул еллык эш планын 80 процентка үти. Мондый бизнес өчен – бу зур күрсәткеч. Сирәк очрый торган табигый факторлар һәм Татарстанга якын урнашкан булуы бу проектны алга таба да киңәйтергә, үстерергә мөмкинлек бирә. Алнаш районы регионара ял һәм дәвалану үзәгенә әверелерме – болар Бар­җы-Ятьчә халкының үзеннән тора”, — диде.

Эшкуарлыкны үстерү — социаль мәсьәләләрне хәл итүгә адым ясау дигән сүз, эшкуарларга таяныч булырга кирәк”, — дип ассызыклады Александр Бречалов.

Безне шулай ук Түбән Кама су — саклагычының уң як ярына – Кама белән Иж елгасы кушылган, элекке Гөлширмә авылы урнашкан урынга алып бардылар. Биредә археологик һәйкәлләр – бронза гасырга караган борынгы шәһәрчек урыннары, шифалы ләм һәм халык тарафыннан сукмак салынган урыннар бар. Бу урыннан дөрес итеп файдалану турында хыялланучы Алнаш районы җитәкчеләренә каршы Александр Бречалов: “Моның өчен алдан әзерләнгән төгәл, уйланылган план булырга тиеш, аны бергәләп эшкәртергә кирәк, мин каршы түгел”, — дип җавап бирде.

Болардан тыш, Алнашның үзендә дә хәл итәсе сораулар шактый. Мисал өчен, 840 урынга тәгаенләнгән иске мәктәптә бүген ике сменада 1200 бала белем ала. 500 урынлык яңа мәктәпне 2015 елда төзи башлаганнар. Аның беренче каты инде төзелеп беткән. Төзелешне тәмамларга кирәк. Бу сорау буенча республика җитәкчесе РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән алдан сөйләшкән булган, республика әлеге мәсьәләне федераль бюджетка таянып хәл итмәкче.
Юллар салу, чистарту корылмалары төзү, авыл халкына медицина хезмәте күрсәтү — Алнаш районында да беренче планда торган көнүзәк мәсьәләләр.