Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречаловның бер ае
11.05.2017

Александр Бречаловның бер ае

10нчы майда Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов журналистлар белән брифинг уздырды. Очрашу барышында ул бер айда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.
Александр Бречалов: “Сәламәтлек сак­лау һәм Юл хуҗалыгы, транспорт министрларын отставкага җибәрергә туры килде. Бу ике тармакта хәл аеруча киеренке. Барлык проблемалар да җитәкчеләрнең үз эшләренең остасы булмавыннан килә. Алга таба әлеге тармакларны финанслау казначейлык аша үтәчәк. Бу — акчаларның кайда ничек тотылуын тикшерү тагын да катгыйлана дигән сүз. Бюджет белән танышкач, проблемаларның шактый булуын ачыкладым. 20 млрд сум күләмендәге коммерцияле кредитларның процентлары бик күп зыян китерә. РФнең финанслар министрлыгында бу хакта сөйләштек. Безгә ярдәм итәргә ышандырдылар. Спорт һәм туризмны үстерү юнәлешендә төзелгән килешүләр республикага миллиард сумнар китермәсә дә, 20-30 миллион сум бездә калачак. Алда тагын 20ләп проект әзерләнеп ята. М.Т.Калашниковның 100еллык юбилеена әзерлек буенча оештыру комитетының беренче җыелышы 25 майга билгеләнде. РФ Хөкүмәтенең вице-премьеры Дмитрий Рогозин үзе катнашачак. Юбилейга әзерлекнең беренче планы үзгәрәчәк. Чөнки сорау башта ук дөрес куелмаган. “Юбилей уздырырга безгә акча бирегез”, — дип утыру дөрес түгел, безгә дәүләт-шәхси проектлары булдыру турында уйларга кирәк”, — диде.
Алга таба ул бер ай дәвамында үзе булырга өлгергән Кече Пурга, Балезино районнарында, Сарапул районының Симониха авылында яшәүчеләрнең проблемалары ничек хәл ителү турында бәйнә-бәйнә сөйләде. “Симонихада яшәүчеләр үз проблемаларын үзләре чишү турында уйламыйлар да, алар кемдер барысын да китереп бирергә тиеш дип уйлыйлар, ахрысы. Торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итү өчен юристлар җибәрелде. Бары тик бер-ике кеше мөрәҗәгать итте. 32 кв. м торакта яшәүче гаиләгә Сарпаулда 64 кв.м лы өч бүлмәле фатир тәкъдим ителде. Ә аларга район ошамаган. Мондый караш булуны мин берничек тә аңламыйм.
Балезинодагы проблемаларны санап бетерерлек кенә түгел. Аларны яңа җитәкчесез хәл итеп булмаячак. 25 апрельдә Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән канун буенча, бу юлы яңа җитәкче конкурс нигезендә сайланачак. Шуны гына әйтә алам: Балезиноның Лесобаза һәм Девиз микрорайоннарында медпунктлар булачак, мәктәпләр төзекләндереләчәк, халык эчә торган су белән тәэмин ителәчәк. Башкача булырга мөмкин түгел, чөнки без гади халык өчен эшләргә тиеш. Кече Пурга районында да җитәкче алышынырга мөмкин”, — диде ул. Александр Бречалов “Остазлык” проекты, этноавылны ничек күзаллавы, кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәргә җыенуы турында да сөйләде.

Рәмзия Габбасова әзерләде.