Алдынгыларга тиңләшик
Быелгы уку елында безнең 116нчы балалар бакчасында зур сөенеч булды: Флорида Фаиз кызы Солтанова «РФ гомумбелем бирүнең мактаулы хезмәткәре» медале белән бүләкләнде.
Билгеле, мондый бүләккә лаек булу өчен бик күп еллар балалар бакчасында эшләргә һәм үзеңне унай яктан гына күрсәтергә кирәк. Ул безнең бакчада 2002 елдан бирле тәрбияче булып эшли. 25 ел буе балалар бакчасында эшләү дәверендә Флорида Фаиз кызы башкалардан үзенең төгәллеге, пөхтәлеге, үҗәтлеге, тырышлыгы, үз эшенә җавапчанлыгы, таләпчәнлеге, белемен даими күтәрү өстендә эшләве, дөреслекне яратуы, ата-аналардан да, балалардан да шушы сыйфатларны таләп итүе белән аерылып тора. Моны балалар бакчасында эшләгән һәр тәрбияче белә. Мәсәлән, Алсу Шәйдуллинаның кызы Мәдинәнең туган көне ноябрьдә булса да, быел зурлар төркемендә калдырды. «Нигә Мәдинәне бер яшькә алданрак алып барасың? Аңа ул төркемдә авыррак, барысына да җитешеп бетә алмас бит?» — дигәч, аермачык кына: «Флорида Фаиз кызыннан эшкә, тәртипкә, төгәллеккә, пөхтәлеккә өйрәнер, мин аны мәктәпкә хәзерлек төркеменә житкәнче зурлар төркемендә ике ел тотарга булдым”, — дип әйтте.
Һәр балалар бакчасындагы кебек үк безнең бакчада да ел фасылларына багышлап бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре үткәрелә. Шушындый бәйрәмнәрдә башка тәрбиячеләр белән беррәттән, Флорида Фаиз кызының уйнамаган әкият герое калмагандыр: ул усал бүре, явыз Убырлы карчык, жен-пәри, Шүрәле, Кыш бабай, Хужа Насретдин кебек уңай милли геройларны балаларның күңелендә истә калырлык итеп уйный. Геройларга сайланган киемнәрне дә бик җентекләп әзерли. Бакчабызда зурлар төркеменә җиткәч, алар белән әкият кую матур гадәткә әйләнде. Флорида Фаиз кызы залның бизәлүенә, геройларның киемнәренә игътибар итә, балаларның сүзләрне дөрес әйтүләрен, хәрәкәтләрне җиренә җиткереп ясауларын таләп итә.
Бүгенге көндә безнең бакчада мөдир ярдәмчесе булып эшләүче Е.Ю.Баженова да улы Диманы Флорида Фаиз кызы төркеменә йөртте. «Безнең Дима ялгыш кына берәр кием дөрес бөкләнмичә тартмага куелса: «Әни, башта менә шулай урталай бөкләргә, аннан жиңнәрен кара-каршы китереп салырга өстеннән сыпырып куярга, аннан тагы бер тапкыр менә шулай бөкләгәч кенә урынына куярга кирәк, — дип, безне өйрәтә-өйрәтәдөресләп куя иде», — ди ул.
Кайбер ата-аналар балалары мәктәптә укый башлагач, Флорида Фаиз кызына килеп рәхмәтләр әйтәләр. Менә шундый вакытларда хезмәтеңнең әрәмгә узмаганы аңлашыла инде.
Флорида Фаиз кызы тормыш иптәше Фидаил белән менә дигән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Бүгенге көндә бергәләп оныкларын үстерергә булышучы, ике як туганнар белән дә дус-тату мөнәсәбәттә яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе булып торалар. Ә без хезмәттәшебезне олы бүләккә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз.
Рәсилә Гатауллина,
Ижау шәһәре,
116чы балалар бакчасы.