Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ак яулыклы ак әбиләр
2.03.2017

Ак яулыклы ак әбиләр

Можга шәһәрендә яшь­ләргә генә түгел, өл­­­кәннәргә дә үр­нәк
бу­лырлык гаилә яши. Сания, Җәмилә, Гамилә апалар — бертуганнар. Сигезенче дистәсен ваклаучы әбиләрнең хезмәт нәтиҗәләре һәркемне кызыктырырлык, ә халкыбызның үткәненә булган мөнәсәбәте һәркемгә үрнәк. Милләттәшләребез тумышлары белән Кукмара якларыннан. Можгага 60нчы еллар башында килеп төпләнәләр. Бирегә башта Сания апа күченеп килә. Аннан үзе янына туганнарын да җыя. Нәсел җепләрен нык саклыйлар. “Гел бердәм, бергә яшәдек”, — ди алар. Хәзер дә бер нигездә гомер итәләр. Хәтта кигән күлмәкләре, бәйләгән яулыклары да бер төрле ак әбиләрнең. “Безне әти кечкенәдән пардан киендерде. Шуңа күрә әлеге гадәтебездән бүгенге көндә дә аерылмадык”, — ди алар. Тормыш төрле яклап сынап караса да, язмышка бирешә торганнардан түгел бертуганнар. Дөньяның ямен, эшнең тәмен, кадерен белеп яшиләр. Ә үзләре дә, күңелләре дә матур булган бу әбиләргә кунакка баруымның сәбәбе: халкыбыз тарихы белән якыннан танышу теләге иде. Алар — гаилә мирасын саклаучылар.
Әбиләр яшәгән йортка барып керсәң, үзеңне музейдагы сыман хис итәсең. Иң түрдә — XIXнчы гасырга караган борынгы Коръән китаплары (гаиләдә сакланган иң борынгы Аллаһ китабы 1898 елга карый), көнкүреш кирәк-яраклары, кул эшләре — барысы да әби-бабайларыннан калган ядкәрләр. “Әбиебез яшь чагында кигән киемнәрне, бөркәнгән яулыкларын, кигән читекләрен, үз кулы белән суккан сөлгеләрне әле дә кадерләп саклыйбыз. Алар арасында әбиебез яшь чагында кигән, 200 еллык күлмәк тә бар”, — дип, күрсәтә-күрсәтә сөйләде Җәмилә апа. Ике гасырдан артык тарихы булган бу киемнәргә көя дә төшмәгән, төсләре дә уңмаган. Ул арада Сания апа кулындагы калфак турында сөйли башлады: “Менә бу калфак та әбиебезнең яшьлек еллары хатирәләрен сак­лый. Мондый чигүле милли баш киемнәре хәзер юк инде. Элек мондый калфаклар бары тик бик затлы, бай кешеләрдә генә бар иде”. 100 елдан артык тарихы булган йон эрли торган каба да саклана әлеге гаиләдә. Бабалары үз куллары белән ясаган аны. Ул елларда авылда каба сирәк йортта булган, шуңа күрә кулдан-кулга, күршедән-күршегә йөргән. Аның артында ничек эшләгәннәрен Гамилә апа әле дә хәтерли. “Безнең әби-бабайлар җитен чәчәләр иде. Аларны йолкып суга салып йомшарткач, җитенне талкыйлар. Талкыгач, кышкы озын кичләрдә утырып җегерли торганнар иде”, — дип сөйләде ул.
Бүген җитеш тормышта яшә­сәләр дә, үткәннәрне бер генә сәгатькә дә онытмыйлар алар. “Әлеге ипи күәсе безнең урамда берәү генә иде”, — дип искә ала Сания апа. Ул елларда чүпрә булмый. Һәр гаилә икмәк пешергәндә кара алабута кушылган камырны әлеге күәстә калдырган. “Бары да, югы да уртак булгач, ач булмадык”, — ди Сания апа. “Бу күәс гел күз алдында. Кибеттән ипи алып кайткач, аны кулыма алам да: “Ярый әле син булдың, безне ачтан үтермәдең. Алабута ипиләре ашап үскәч, без нәселебез белән 85, 90 яшькә кадәр җиттек, Аллага шөкер”, — дип сыйпый-сыйпый сөям. Хәзер яшьләр икмәкне дә, башка азык-төлекне дә чүп­леккә чыгарып ташлыйлар. Искергән, янәсе. Урамда аунап яткан ипикәйләрне күреп, күңел рәнҗи. Яшьләр ризыкның кадерен белсеннәр иде”, — дип сөйләде Сания апа.
Халкыбыз йолаларын, гаилә мирасын саклап яшәгән бу матур әбиләр кечкенәдән дин юлында. 5 вакыт намазларын калдырмыйлар, 2011 елда Сания һәм Җәмилә апа хаҗ кылганнар, өчесе дә ураза тоталар. “ Хаҗ кылганда Казан аэропортына без Әгерҗе районы аркылы киттек. Анда безне бер төркем дин кардәшләребез бик зур хөрмәт белән каршы алып, озатып калганнар иде. Бүгенге көндә дә аларга рәхмәтле без”, — ди Сания апа. Моннан берничә ел элек үзләре яшәгән йортның икенче ягында дин кардәшләребезне җыеп, бергәләп намаз укыганнар, гыйлем алганнар. Хәзерге көндә дә шәһәрдәге милләттәшләребез уздырган Коръән ашларында ак әбиләр көтеп алынган кунак­лар. Йортларында динебезгә кагылышлы тарихи ядкәрләр дә саклана. Дисбеләр, китаплар, хаҗдан кайткан бүләкләр — исәбе-хисабы юк. “Иң кадерлесе менә шушы дисбеләр белән намазлык­лар”, — дип сөйләде әбиләр.
Сигезенче дистәне вакласалар да, милләттәшләребез әле дә кул кушырып утырмыйлар. Бакчада күпләп җиләк-җимеш үстерәләр, йорт эшләрен үзләре башкаралар. “Гомер буе дару эчмәдек, сәламәтлектән зарланмадык. Үләннәр, җиләк җимеш белән дәваланабыз”, — диләр бер тавыштан. Ә Сания апа шаян сүзләре, җор телле булуы белән таң калдырды. Шигырьләр язарга да сәләтле ул. Гомумән, бер-берсе өчен җан атып торучы туганнар, гаилә мирасын, динне, телне кадерләп саклаучы мондый әбиләр тагын бар микән ул? Алар белән якыннан танышуыма, аралашуыма мин бик сөендем. Әбиләрнең дәвамчылары да бар. Балалары, оныклары дәү әниләренең үрнәгендә тәрбияләнәләр. Әлеге ядкәрләрнең берсе дә югалмаячак дип ышаналар Җәмилә, Гамилә, Сания әбиләр аларга карап.

Эльвира Хуҗина.