Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Ак халатлы фәрештә
17.01.2013

Ак халатлы фәрештә

Поликлиникада табибка керергә талон алырга чират торганда, ирексездән, янәшәмдә олы гына яшьтәге ике апаның сөйләшкәнен ишетергә туры килде.  Беренчесе авылдан икән, тәүге килүе, кая барырга белми. Икенчесе, күрәсең, бу юлларны күп таптаган.

— Ахирәт, Гөлгенәгә кер син, Гөлгенә Дамировнага. Белмәгәне юк, кулы да йомшак, теле дә йомшак, аның яныннан чыкканда ук ярты авыруың бетә.

Авыл апасының: “Кайсы бүлмәдә соң ул?” — дигән соравына  каршы:

— Аны эзләп торырга кирәкми, икенче катка менсәң, иң күп кеше җыелып торган ишек төбе  Гөлгенә Дамировнаныкы  була инде, — дип җавап бирде апа.

Эчтән генә горурланып куйдым: “Безнең Гөлгенә бит ул!” Менә  унике ел инде Гөлгенә Дамир кызы Бакирова район поликлиникасында врач-терапевт булып эшли. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән бу табибә ханымны хезмәттәшләре дә, авырулар да хөрмәт итә.

Кечкенәдән үк врач булырга хыяллана кыз. Хастаханәдә хисапчы булып эшләгән әнисе янына барганда ак халатлы шәфкать ияләрен күреп тугандырмы бу теләк яки  нәселдән килгән йөрәк авыруы аркасында әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да туганнарының еш авыруы сәбәпче булгандырмы, кыз табибә һөнәрен сайлый. Урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кызга әти-әнисе җиңел генә  Ижау дәүләт университетның юридик факультетына керү мөмкинлеге дә әзерләп куялар,  ике уку йортына  документларын тапшырталар. Кечкенәдән үз алдына максат куйган кызның теләге дә, үз-үзенә ышанычы да көчле була. Ул университетка имтиханнарга  кереп тә тормый,  медицина институтын сайлый һәм үз максатына ирешә дә. Алты ел уку, бер ел интернатура. Кыз, укуны тәмамлап, туган шәһәре  Әгерҗегә  кайтып, эшкә урнаша. Тирән белемле, кешеләргә ягымлы, авыруларны җылы  карашы, ышандырырлык тәмле теле белән дә дәвалаучы бу кызны авырулар да, хезмәттәшләре дә бик тиз үз итә. Күндәмлеге аркасында җилкәсенә вакыты-вакыты белән йөге дә күбрәк өелә бугай әле. Учас­ток терапевты да ул, көндезге стационарга терапевт кирәк булса да,  аны җибәрәләр, хастаханәдәге  төнге кизүдән соң поликлиникага да өлгерергә кирәк. Көндезге ашка да кичегелә, кичен дүрттә тәмамланырга тиешле эш сәгате дә сузыла. Баштарак әнисенең кайтуын түземсезләнеп көтеп торган,  соңарса  әллә ничә тапкыр шалтыратучы кызы да өйрәнеп бара инде: әнисе табибә  бит аның. Бүген менә ял көне, ә телефон ничә шалтырады инде, һаман әнисенең авырулары. Сүндереп кенә куяр иде кыз ял көннәрендә шул телефонны. Юк, әнисе кушмый. Кеше юкка шалтыратмый, кем белән нәрсә булмас?!  Бил­геле, әүлия түгел ул, әмма ничек тә башкаларның гомерен озайтырга, аларны рәхимсез үлем  тырнагына бирмәскә тырыша. Туктаусыз укый, эзләнә.

Боларның барысын да белеп-күреп үссә дә, 6нчы сыйныфта укучы кызы Алиянең дә  хыялы — табибә булу — балалар табибәсе. Булыр, ул да гел әнисе кебек: өлкәннәргә ихтирамлы, кечеләргә игътибарлы,  тырыш, мәктәптә дә гел  яхшы билгеләренә генә укый.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл