Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Ак калфак” җыенында катнаштык
20.04.2017

“Ак калфак” җыенында катнаштык

13-14 апрельдә без Удмуртия делегатлары — Халыклар дуслыгы йорты методисты Ализа Хурамшина, Кистем мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Касимова һәм мин әлеге язманың авторы — Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының V җыенында булып кайт­тык. Беренче көн ТР районнарына бару каралган иде. Без — Яшел Үзән районына баручы төркем — танышуны ачык һавада урнашкан «Татар авылы» этнографик музееннан башладык. Экскурсия ахырында безне атаклы Шырдан катыгы белән сыйладылар.
Яшел Үзән — атаклы мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйриның туган ягы. Без аның туган авылы Кече Шырданда булдык, төзелеп бетеп ятучы мәчетне карадык. Каюм Насыйри туган авылыннан 16 яшьтә чыгып китә, әмма гомеренең ахырына кадәр гел монда кайтып йөри.
Аннан соң Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемен йөрткән музейга юл тоттык. Биредә аның кулы кагылган экспонатлар куелган. Музей йортының уртасында — авыл миче. Безне анда пешкән кайнар коймак белән сыйладылар.
Юлыбызны Яшел Үзән шә­һәренә дәвам иттек. Безне “Антошка” балалар бакчасында нәниләр көтә иде. Алар “Дуслык” бәйрәме күрсәттеләр. Яшел Үзән — күпмилләтле район, монда татарлар барлык халыкның 28 процентын гына тәшкил итә. Шәһәрнең 3нче санлы гимназиясе — рус гимназиясе санала. Шушы уку йорты мисалында районда татар телен укыту, өйрәтү ничек барганын күрсәттеләр. Гимназиядә 4 музей эшли. Шуларның берсе — «Күренекле татарлар» музее. Актлар залында Яшел Үзәннең “Ак калфак” оешмасының пленар утырышы узды. Бүлекчә җитәкчесе Гөлинә Саттарова эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Җыенның икенче көне К.Тин­чурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында башланды. Җыен кунак­лары “Кулъяулыгым — вәгъдә бүләгем”, “Ак калфакның табыл­ган чагы”, “ Мизгелләрдә — татар хатын-кызы” дигән күргәзмәләр белән таныштылар.
Пленар утырышта хатын-кызларның иҗтимагый хәрә­кәтен тагын ди киңрәк җәелдерү; милли-мәдәни оешмалар канаты астында эшләүче хатын-кызлар берлекләре системасын тагын да камилләштерү, “Ак калфак” оешмасының тулы мәгълүмат базасын булдыру турында сөйләнелде һәм карар кабул ителде.
Пленар утырыштан соң Казан Ратушасының Колонналар залында “Калфак туе” (татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе) гөрләп узды. Оренбург, Уфа, Казан дизайнерлары көч сынашты. Ә кич белән К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен карадык.
Казаннан тагын да яңа көч, дәрт алып кайттык.

Бриллиант Абдрахманова.