Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - “Ак калфак” конкурсына
16.02.2017

“Ак калфак” конкурсына

Ринат Батталов
Ак калфак
(җыр)

Ак калфагың чиккән, бөккән,
Ука белән чигелгән.
Ай калфак, ак калфак
Безгә бигрәк килешә,
Әйдә, җырлыйк янәшә.

Тырыш икән, матур икән
Удмуртия кызлары.
Әй калфак, ак калфак
Дәртләндерми кем җанын.
Мәңге матур бул, җаным.

Удмуртия эшчәннәре
Тирә-якта мактала.
Ай калфак, ак калфак,
Ак төсле ул, кар төсле,
Бер гөнаһсыз яр төсле.

Милләт кигән ак калфакны
Баш очыннан төшермә.
Ай калфак, ак калфак
Һәр ел саен шушылай
Очраштыр безне, Ходай!

Ижау шәһәре.

Асия Әхмәтова
Татар кызына

Борынгыдан кыз-хатыннар
Калфак киеп өйрәнгән.
Калфак кигән кызга гына
Егет теләп өйләнгән.

Кызларның калфак киюе —
Чын татарлык билгесе.
Өлкән ханым калфак кисә,
Яшь буынга өлгесе.

Калфак кию нурлар өсти
Сылу кызның йөзенә.
Егетләр дә бик ышана
Калфаклы кыз сүзенә.

Татар кызы калфак киеп,
Милләт йөзен акласын.
Заманага иярәм дип,
Үз милләтен сатмасын.

Ижау шәһәре.

Зәмфирә Дәүләтшина
Әни төсе — калфагым

Сандык төбендә саклыйм мин
Әниемнең калфагын.
Шул калфакны кулга алам
Аны сагынган саен.

Әбием дә калфак чикте,
Ул — татарның бизәге.
Яшьлекнең матур чагында
Без дә кидек бит аны.

Авыр заманда үссәк тә,
Сынмадык, сыгылмадык.
Ак калфагыбызны киеп
Биедек тә, җырладык.

Аулак өйләргә җыелып,
Ак калфаклар чиктек без.
Тормышлар авыр булса да,
Милләт диеп көйдек без.

Үзебез чиккән калфакны
Зур бәйрәмнәрдә киеп,
Авылдашларыбыз өчен
Театр куеп йөрдек.

Әнием кебек кадерле
Ул үзе чиккән калфак.
Оныкларыма калдырам,
Алар кадерләп саклар.

Чигәләргә чал керсә дә,
Оныта алмам гомергә.
Яшьлегемне сагынганда
Калфагым алам кулга.

Буыннан буынга калсын
Татар калфагы безнең.
Әби-бабалар мирасы —
Милләтебезнең йөзе.

Яңа Аккуҗа авылы.

Азат Гаталы
Изге ядкарь

“Ак калфагым минем, ак калфагым”, —
диеп суза әби сүзләрен.
Яулык очы белән әкрен генә
Сөртә-сөртә яшьле күзләрен.

Сандыгының иң өстендә ята
Калфак яннарында түбәтәй.
Бик кадерләп саклый аны әби,
Булса да ул шундый бәләкәй.

Икесе дә изге ядкарь аңа
Үзе генә аңлый кадерен.
Кояш нурын, йолдыз җемелдәвен,
Ай сүрәтен биргән әбием.

Ә түбәтәй бик күп киелмәгән,
Таптаганда сугыш кырларын.
Бабакаем алга — утка чапкан
“Исән булсын, — диеп, — Калфагым”.

Ә калфагы яңа чиккән кебек,
Ялтырыйдыр аның өсләре.
Гасыр уза, ләкин анда сүнми
Әбиемнең нурлы төсләре.

Ижау шәһәре.

Рәмзия Җиһангәрәева
Иң кадерле хәзинә

Ак калфак — затлы хәзинә,
Татар кызының җаны.
Гасырдан-гасырга күчкән
Сафлык-пакьлеге, даны.

Музейда — Болгар, Биләрдә
Күрдем зиннәтле кашын.
Ватан өчен яуда калфак
Саклый кырык кыз башын.

Тарихи чорны торгызам —
Кыю Биләр кызларын.
Сезнең җаннар кош булдымы?
Әллә күк йолдызлары?

Хуҗалар тавы һай биек,
Хис ташый, ару сизмим.
Легенда, риваять серен
Шул изге җирдән эзлим.

Иеләм изге чишмәгә,
Кулым куям ташына.
Нур булып, күккә ашкандыр
Калфак кызлар башында.

Ак калфагым — милләтемнең
Иң кадерле ядкаре.
Яшь буынга тапшырасы
Хәзинә, рухы, җаны.

Асыл чигүле ак калфак
Кемнең башын бизәгән?
Кигән кызлар затлы булган,
Милләт, диннән бизмәгән.

Ах калфагым, ак калфагым
Йөзем аклыгы булсын.
“Мин — татар кызы” дигәнне
Зур эшкә дәшеп торсын,
Ул милләтпәрвәр булсын.

Кичкетаң авылы.

Әлфирә Низамова
Калфак туе

Сәхнәләргә чыгып килә татар кызы,
Бик тә чибәр, сөйкемле дә, сылу үзе.
Калфагы да бик килешле, сәйлән-сәйлән,
Калфак туе бездә бүген! Бәйрәм белән!

Татар кызы басып килә вак-вак атлап,
Башкаена киеп куйган ап-ак калфак.
Ә чәчләрен үреп куйган толым-толым,
Ишетәсезме чулпыларның моңлы җырын?

Ий, татарым! Ниргәләрдә чиккән сөлге!
Бәбәй итәк, кырын калфак, чиккән читек!
Ий, милләтем! Сибелгәнсең, чигелгәнсең
Танымыйсың, санламыйсың сине ничек?!

Ак калфакта — аклык безнең, намусыбыз
Түбәтәйдә — тугрылык һәм зур көчебез!
Калфак туе — бәйрәмнәрнең бәйрәме ул!
Без бит бергә! Булдырабыз һәм көчлебез!

Калфаклары бик тә матур, нурга күмә
Кунган сыман чәчләренә ай, йолдызы.
Алкышлагыз! Тыйнак кына чыгып килә
Милләтемнең йөзек кашы — татар кызы!

Исәнбай авылы.

Раилә Бариева
Калфагым

Энҗе-мәрҗән калфагым
Бик килешә йөземә.
Баш очымда бигрәк матур
Күз тимәсен үземә.

Матур калфагымны киеп,
Сәхнәләрдән җыр сузам.
Авылым һавасын сулап,
Киң урамнардан узам.

Калфагымның матурлыгын
Авылдашлар күрсеннәр.
“Бигрәкләр дә сөйкемле шул
Калфаклы кыз”, — дисеннәр!

Чиккән калфагымны көн дә
Бер салам да бер киям.
Менә шундый чибәр була
Татар кызы ул”, — диям.

Уразай авылы.

Асия Корбангалиева
Мин — татар кызы

Бик шатланам, горурланам
Татар кызы булганга.
Үзебезчә киенәм мин,
Шуңа һәркем соклана.

Борынгыдан килгән йола,
Калфагым бар, бай, затлы.
Укалап чигелгән калфак
Килешә бит шулчаклы.

Калфагымның бизәкләре
Алтын белән чигелгән.
Нурлар сибеп балкып тора
Калфакта энҗе-мәрҗән.

Милли кием, читек киям,
Затлы калфак башымда.
Үз телемдә сөйлим, җырлыйм,
Булдырам мин барсын да.

Әгерҗе шәһәре.

Вәсимә Шиһапова
Милли кием ничек килешле!

Мин дөньяга аваз салу белән
Теккән әби миңа ак калфак.
Ник кимәдем аны үсә төшкәч?
Тик яткырдым сандыкта саклап.

Янда, әби, синең фоторәсем,
Торасың күк гел миңа карап.
Аягыңда күркәм чиккән итек,
Йөзкәйләрең нурлый ак калфак.

Бик еш, әби, сине искә алам,
Миллилектә үрнәк син миңа.
“Татар рухын сакла!” — дигән кебек
Рәсем аша багасың гүя.

…Ак калфагым алдым сандыктан,
Сабантуйлар гөрләр чак җитә.
Күрегезче, дуслар, иптәшләр,
Ак калфагым ничек килешә!

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Ак калфак каралмасын

Ак калфак каралмасын,
Ул — тарихның өлгесе.
Килешә хатын-кызларга
Милләтемнең билгесе.

Ак калфагым, калфагым,
Ул берүк каралмасын.
Ак калфаклы нечкә билгә
Карап та туялмассың!

Ак калфагым саклап киям,
Керләр кунмасын диеп.
Дәрт һәм дәрман ташып торсын,
Яшәмик берүк көеп.

Ак калфак, читекләр киеп
Таратыйк милли зәвык.
Татар икәнне онытмыйк,
Без бөек, горур халык!

Ижау шәһәре.