Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Ак калфак»ның тәүге адымнары
13.05.2015

«Ак калфак»ның тәүге адымнары

DSC01893Удмуртиядә татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртуны, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында торуны үзенә максат итеп куйган “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде. Оешма тәүге адымнарын атлый да башлады.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 16-17 апрельдә Казанда чәкчәк пешерү буенча остаханә уздырды. Удмуртия Республикасыннан әлеге чарада чәкчәк пешерү остасы буларак та­нылган, милли бәйрәмнәребезне үзенең чәкчәкләре белән бизәүче ханым — Илсөя Мөхәммәтшина катнашты.
Ә инде 5 майда Ижау сәүдә-икътисад техникумында Илсөя ханым үзенең бертуган сеңелесе Эльвира Исмәгыйлева белән чәкчәк пешерү серләрен ачтылар. Чәкчәк пешерү нечкәлекләрен өйрәнергә “Иман” яшьләре берлеге әгъзалары, Ижау сәүдә-икътисад техникумы, Республика социаль-педагогик көллияте студентлары, өлкән яшьтәге чәкчәк пешерү осталары җыелган иде. “Ак калфак” оешмасының Удмуртия бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина татар халкының милли ризыгы — чәкчәкнең тарихы белән таныштырып үтте.
Чәкчәк пешерү безгә борынгы Болгар чорларыннан килгән. Иван Грозный вакытында бу ризыкны татар милләтеннән булган пешекчеләр генә пешергән. Риваять буенча Болгар ханы үзенең бердәнбер улын өйләндерергә уйлаган һәм кунакларны шаккатырырлык ризык әзерләргә боерык биргән. Бик күп ризыклар арасыннан хан гади көтүче хатыны әзерләгән чәкчәкне сайлаган. Туйда әлеге ризыкны яшьләргә бүләк итеп, аларга бал кебек бер-берсенә ябышып, берегеп яшәүләрен, тәмле телле булуларын теләгән. Шуннан соң туйлар күрке булып чәкчәк калган. 1000 кглы иң зур чәкчәк Казан шәһәренең 1000 еллыгына пешерелгән.
Илсөя Мөхәммәтшина чәкчәк пешергән арада мәркәзебез Казан яңалыклары белән дә, чәкчәк пешерү серләре белән таныштырырга өлгерде. Ул кечкенәдән үк пешекче булырга хыялланган, әмма әти-әниләре авыр эш, дип, аның бу һөнәрне сайлавына риза булмаганнар. “Бу хыял мине гомерем буе озата барды ди”, — ул. 1993 елдан хыялын тормышка ашырып, чәкчәкне сату өчен пешерә башлый.
“Йомырканы мин суыткычта катырмыйм, чөнки мин аның аермасын күрмим. Иң беренче эш итеп, йомырканы туг­лыйбыз. Онны иләктән илибез, онга коры килеш тоз, сода салып болгатабыз. Әбиләр “Чәкчәк уңсын өчен камырга 40 тапкыр сугарга кирәк”, — диләр. Камыр агач кашыкка ябышмый башлагач, әзер була. Ул 40-50 минут ял итәргә тиеш. Камырны уклау белән җәябез ( 0,7-0,8 см) һәм 10-15 минут көтәбез. 3 см киңлектә тасмалар һәм шул тасмаларны ваклап кисәбез, камыр кисәкләрен иләп, кайнар булмаган майга салып, көчле утка утыртабыз. Төшләр кабаргач, болгатып торабыз. Аларның әзер булуын төсеннән һәм болгатканда чыккан тавыштан беләбез. Пешкән төшләрне сөзеп алабыз. Икенчеләрен пешерү өчен яңа май салабыз, бераз кайнар май өстибез. Балны утка куеп, әкрен генә шикәр комы салабыз һәм барлыкка килгән катнашманы кайнатабыз. Әзерлеген бер тамчы балны стакандагы суга тамызып беләбез. Тамчы җәелмәсә, бал әзер, дигән сүз. Пешкән төшләрне әзерләгән катнашма белән болгатабыз. Бераз тыгызлап, матурлап куябыз.
Техникумның технологик лаборатория җитәкчесе Марина Кузнецова чәкчәк пешерүне беренче тапкыр күрүен, татар халкының милли ризыкларын остаханәдә пешерү өчен аларда бөтен мөмкинлекләр барлыгын, алга таба хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләген белдерде.
56нчы лицей укучысы Дә­лия Хәсәнова бу татлы ризыкны әтисенең туган көненә әзер­ләячәген, гомумән, халкыбызның милли ризыкларын яратып пе­шерүен әйтте.
Өлкән яшьтәге Факия Садриева чәкчәк пешерү белән күптән шөгыльләнә. “Бәйрәмнәргә, туганнарга пешерәм”, — ди ул. Факия ханымның үзенең алымнары бар. Ул камырны вак кисәкләргә бүлеп, шуларны әвәли-әвәли, бау рәвешенә китереп, шуны ваклап кисеп пешерә икән. Чара җыр-бию белән үрелеп барды. Йомгаклау өлешендә һәркем тәмле чәкчәктән авыз итте. Рәмзия Габбасова Илсөя Мөхәммәтшинага һәм техникум җитәкчесе Татьяна Жаворонковага рәхмәт белдереп, махсус бизәкләр төшерелгән бокаллар бүләк итте.
55нче мәктәпнең 10нчы сый­­ныф укучысы Альбина Гыйз­зәтуллина әле­ге остаханәдә бу­лып кайткач, татлы милли ризыгыбызны пешереп, бәй­рәм көннәрендә кунакларны сыйлаган да инде! Бик тәмле килеп чыккан.
Мондый чаралар “Ак калфак” оешмасы тарафыннан алга таба да уздырылачак. Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау өчен оештырылган оешмага хәерле юл телибез.

Рәфилә Рәсүлева.