Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - «Ак калфак»лылар җыены
3.06.2021

«Ак калфак»лылар җыены

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 2021 елның 20-22 май көннәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын уздырды. Җыенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 65 ре­гионыннан, 14 чит илдән 300ләп делегат, шул исәптән Удмуртиядән Ләйсирә Йосыпова, Элмира Нигъмәтҗанова, Бриллиант Абдрахманова, Мәсхүдә Бәхтиева, Әлфирә Әгъзамова, Алия Абдуллина катнаштылар.

Фәйрүзә Бәйрәмова: “Элек-электән китап тәрбияләде”

20 май көнне делегатлар, төр­кемнәргә бүленеп, дискуссион мәй­данчыкларда эшләделәр. Мин Татарстан Республикасы Язу­чылар берлегендә узган әдәбиятка кагылышлы мәйданчыкта катнаштым. Безне әлеге берлекнең рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла сәламләде. “Күбегезне мин беләм дә икән, сезнең белән күрешү — үзе бер бәйрәм, шатлык. Сөенеч сөенеч белән, тик проблемалар да юк түгел. Күптән түгел Казанда зур фаҗига булды. Бу җан тетрәткеч вакыйгадан соң күңел һаман тынычлана алмый, аның сәбәпләрен эзли. Ул адәм актыгы нинди тәрбия алган? Нигә мондый зур вәхшилек эшләүгә барган? Минемчә, монда беренче чиратта милли тәрбия проблемалары ята. Хатын-кызлар җыенына җыелгансыз икән, бу турыда әйтми булдыра алмыйм. Хатын кыз ул — гаилә учагын, милләтне саклау­чы иң төп көч. Тик милли нигилизм безнең татар хатын-кызлар арасында да тамыр җәйгән. Әгәр шулай икән, димәк, аерым-аерым фаҗигаләргә дә, гомум милли фаҗигаләргә дә китерергә мөмкин. Мондый күренешләр булмасын, хатын-кызларыбыз милли йөз­ләрен югалтмасын өчен без бирегә җыелдык, шушындый чаралар оештырабыз. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасының максаты – татар хатын-кызларының милли үзаңын күтәрү. Ир – баш, хатын – муен, диләр. Ә бүгенге көндә исә хатын-кызлар муен гына түгел, башка да әверелеп бара дияр идем. Безнең сөйләшү эчтәлекле булыр дип ышанам. Чыгыш ясаучылардан соң әдәбият буенча борчыган сорау-ларны уртага салып сөйләшербез. Биредә күтәрелгән мәсьәләләргә битараф калмассыз дип ышанам”, — диде.
Язучылар Берлеге рәисенең фи­кер­ләрен дәвам итеп, Фәйрүзә Бәй­рәмова: “Мин дә Казандагы вакыйгалар турында фикеремне әйтми булдыра алмыйм. Бөтен халыкның фаҗигасе бу. Сәбәбе – җәмгыятебезнең әхлакый гариплегендә. Мәктәпләргә әллә нинди сакчылар, полиция хез­мәткәрләрен куйсаң да, әгәр кешенең әхлагы юк икән, ананы – ана, атаны – ата, укытучыны укытучы дип белми икән, җинаятькә һәрвакыт юл табылачак. Әдәбиятның көче искиткеч зур. Элек-электән ул әхлак чарасы булды. “Мине китап кеше итте”, — дип, мин элек тә әйтә идем, хәзер дә кабатлыйм. Бу гимназиядә ут ачкан егетнең кулына китап алып укыганы булмагандыр. Чыңгыз Айтматовның әсәрләрендә дә бар бу мәсьәлә. Әсәр герое: “Минем сыерымны урладылар”, — дип, каракны атарга мылтык күтәреп китә. Аңа юлында бер карт очрап, туктатып кала: “Карак булса да, кеше үтермә. Кеше үтерү зур гөнаһ, сиңа Аллаһы Тәгалә мондый начар адымга бармавың өчен үзе яхшылык белән, мал, дәрәҗә белән бирәчәк, менә мин әйткән иде диярсең”, — дип үгетли”.
Фәйрүзә Бәйрәмова үз чыгы­шында “Ана” дип исемләнгән доку­мен­таль китабының язылу тарихы һәм милләтебезгә кагылышлы уй-фикер­ләре турында сөйләде. Әсәрнең төп герое — Чыңгыз Айтматовның әнисе — Нәгыймә Габ­делвәлиева-Айтматова. Бу китап 2015 елда дөнья күргән. 2018 елда әлеге китап “Татарская мать Чингиза Айтматова” дигән исем белән рус телендә дә, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, басылып чыккан. Узган ел бу китапны Төркиядә дә чыгарганнар.
“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин редакция тарафыннан махсус тикшерү уздырылуын, аның нәтиҗәләренә караганда, журналның бүгенге көндә укучылары уртача 45 яшьтә булуын ассызыклады. «Журналга быел 99 яшь тулды. Бүгенге көндә журналның 8 меңнән артык язылучысы бар, аларның меңнән артыгы — Татарстаннан читтә яшәүчеләр, шуларның күпчелеге Башкортстандагы милләттәшләребез.
Матур әдәбият – тормышның көз­гесе, дибез. Язылган әсәрләргә карап, безнең халкыбызны нәр­сәләр борчыганын әйтә алабыз. Читтә яшәп иҗат итүче каләм­дәшләребезгә зур игътибар бирергә тырышабыз. Яңалык буларак, кесә китаплары чыгара башлавыбыз турында әйтеп үтәсем килә. Ай саен бер китап чыга. Әлбәттә, без яңа исемнәр ачу, аларны әдәби юнәлешкә кертү өчен зур тырышлык куябыз, төрле әдәби бәйгеләр, яңадан-яңа рубрикалар тәкъдим итә­без”, — дип сөйләде.
Гөлсинә Хафизованың чыгышы Аз­накайдагы татар авыллары тарихына багышланды. Ул 36 югалган авыл та­рихы турында мәгълүмат туплануы һәм райондагы татар авыллары тарихына багышланган 30дан артык китап дөнья күрүен әйтеп узды. Бу өлкәдә Азнакай халкы кадәр күп эшләүче юк һәм бу изге гамәлне башкаруда район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе башлап йөри икән.
Татарстан Язучылар берлегенең урынбасары Илсөяр Иксанова бире­дә катнашучыларны үзенең шигъри юллары белән сәламләде һәм бү­генге көндә берлектә әгъза булып торган 325 язучының 222се хатын-кыз булуын әйтеп узды. Кайсыдыр газета, журнал чыгармады дип, иҗат итүдән туктап калмаска, дөнья күләмендә актуаль әсәрләр иҗат итәргә омтылырга өндәде.

“Адымнар”да — кунакта

Алга таба “Ак калфак” татар хатын-кызлары җыены “Адымнар — Казан” күптелле мәгариф комплексында дәвам итте. Биредә «Адымнар» мәктәбе укытучыларыннан тор­ган «Яшел Яр» театр коллективы Мостай Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт «спектаклен сәхнәләштереп, зур тамаша яса­ды. “7-8 дәрес укытканнан соң, без, укытучылар, менә шушы залга җыелабыз, инде 11 ел буена тамашачыларга, ата-аналарга, балаларга спектакльләребезне күрсәтәбез”, — дип сөйләделәр алар. Бирегә Мостай Кәримнең кызы Нәзифә Кәримова да килгән иде. Ул укытучыларга чиксез рәхмәтләрен белдерде. “Укы­тучыларның үзләре үрнәгендә әдә­биятка мәхәббәт тәрбияләве бик кирәкле эш. Әтием укытучы һөнәрен һәрвакыт югары бәяләде. Үз укытучыларын хөрмәтләп телгә алды. «Син, укытучым, шундый назлап ка­ра­дың күзләремә, сүнмәслек зур дәртләр салдың бәләкәч йөрәгемә”, — дип язган иде ул үзенең беренче укытучысына багышлаган шигырен. Театрыгыз яшәсен, уңышларга ирешсен!” – дип, теләкләрен җиткерде ул.

Шәхесне шәхес кенә тәрбияли ала

Хатын-кызның гаиләдә тоткан роле, җәмгыятьне тәрбияләүдә өле­ше, лаеклы шәхес үстерү темасы “Ак калфак” җыенында кызыл җеп булып сузылып барды.
Безнең буынны телевизор боза, диделәр. Ә инде без яшь буынның дошманы итеп телефон, Интернетны игълан иттек. Шәхесне шәхес кенә тәрбияли ала дип ишетергә дә туры килә. Гомумән, бүген тәрбияләүнең нинди генә ысуллары, формалары юк, балаларны дөрес тәрбияләү турында нинди генә китаплар нәшер ителми. Сорау туа: алар безгә килешәме соң, алар безгә батамы? Бәлки безгә ерак китәргә кирәкмидер, үзебез арасындагы лаеклы бер шәхесне алып, аның тормыш юлын җентекләп карарга гына кирәктер? Әлеге максаттан җыенның ике көнендә дә безне үрнәк шәхесләр, аларның тормыш юлы белән таныштырдылар. Җы­енның беренче көнендә “Гомер хаситәсе” дип аталган фильм карасак, икенче көнне Рәшидә абыстай Исхакый истәлегенә багышланган “Калфак туе”нда катнаштык. Ул “Чулпан” мәдәни үзәгендә узды. “Гомер дисбесе” дип исемләнгән җыр-бию белән үрелеп барган мәгърифәти чара Рәшидә абыстайның тормыш юлына, аның истәлекләренә ни­гез­ләнгән иде. Чарада җырчылар Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Гафурова, Рөстәм Насыйбуллин һәм “Сәйдәш” бию ансамбле чыгыш ясадылар.
Хатын-кызларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләде. Үз чыгышында Данис Шакиров конгрессның татар хатын-кызлары эшчәнлегенә карата хәер-догада булуын, 4 елга бер тапкыр татар хатын-кызлары съезды, ә 2 елга бер тапкыр форум оештырылуын әйтеп узды.

Иң татлы җимеш – тәрбия җимешләре

Тормыш, булмышыбызның мәгъ­нәсе нәрсәдә? Адәм баласы аны үз вакытында дөрес таный яисә төшенә аламы? Шәхес тәрбияләү төшенчәсе турындагы бик күп сорауларга җа­вап эзләгәндә, татар дөньясының мөхтәрәм абыстае, остазбикә, татар анасы, ихлас күңелле шагыйрә Рәшидә Габдулла кызы Исхакыйның яшәү үрнәге, тормыш хәситәсе якты маяк.
Рәшидә Габдулла кызы Исхакый 12 балалы ишле гаиләдә үсеп, 6 бала тәрбияләгән, 156 онык- онык­чык­ның дәү әнисе булган. Абыс­тай 2016 елның апрелендә якты дөньядан киткән. Аның тормыш юлы сикәлтәле дә, гыйбрәтле дә. Рәшидә абыстай гомер буе үзенең уй-кичерешләрен, вакыйгаларны тезеп, көндәлек язып барган. Икенче сыйныфта укыганда, укытучы апалары, сүзләрне оештырып, җөмлә төзергә кушкан була. Ул: “Язлар җитте, төннәр кыскарды, көннәр озайды, ризыклар азайды. Без гаиләдә 8 кеше. Әтиемне 10 елга төрмәгә яптылар, ризыкларыбызны калдырмыйча алып киттеләр”, — дип яза. “Мин мәктәпкә киткәндә, Рәис энем дә ипи алып кайтырга кушып, кычкырып кала. Безгә 200 грамм аш белән ипи бирәләр. Шул ипине ашамыйча әнигә алып кайтып бирә идем. Укытучым Нәкыя апа минем иншамны укыганнан соң, елап җибәрде. Миңа 400 грам ипи өстәп бирә торган булды”, — дип язып калдырган бер истәлегендә.
Рәшидә Исхакыйга еш кына: “Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Балаларыгыз бигрәк тәрбияле, аларны ничек тәрбияләдегез?” — дигән сораулар бирәләр. Абыстайның һәр сорауга җавабы әзер: “Яшәү мәгъ­нәсе Аллаһы Тәгаләгә итагатьле булуда, ул кушканча яшәүдә. Шуңа бала уң белән сулны аера башлау­га, намазга бастыру хәерле. Яшәү мәгънәсе шуннан башлана. Мин балаларны ана карынында чакта ук тәрбияли башларга кирәклегенә инанып яшәдем. Ил хакына, ата-анага миһербанлы бала булса ярар иде, дип теләкләр теләдем. Иң татлы җимешләр — тәрбия җимешләре”, — ди. Рәшидә абыстай балалары үсә төшкәч, алтысына да күңел дәф­тәрләре башлаган, анда бары алар­ның яхшы гамәлләрен генә язып барган. Ә инде балалары ниндидер начар эш башкарсалар, ул аларны бу гамәлегез белән тарихка кереп каласыз, дип куркыта торган булган. Бик күп дини, әхлакый китаплар авторы, өч мөфтинең әбисе, Татарстанның икенче мөфтиенең әнисе, меңләгән кешене намазга бастырган динпәрвәр гомере буена том-том күңел дәфтәрләре яза. Монда аның шигъри нәсыйхәтләре дә урын алган, узган һәм яңа гасыр башында төбәгебезнең Ислам дине тарихы һәм аның четерекле мәсьәләләре, ирешелгән уңышлары — бар да бар. Биредә Ислам диненә, тәрбия нигезләренә, хатын-кыз мәсьәләләренә ачкыч булырдай бар фәннәр дә тупланган. Чыннан да, әлеге бәхәссез юлъязмалар – Рәшидә абыстайның тормышының нигез ташлары, фәнни, дини лабораторияне хәтерләтә. Аларның саннары да биш дистәдән артык икән. Рәшидә абыстай балаларына, оныкларына шушындый үгет-нәсыйхәт язып калдырган. Ул Рәшидә абыстай нәселенә генә түгел, барлык мөселман халкына да кирәкле сүзләр:
“Дөнья азга гына кунак йорты, балакайлар,
Мәңгелекне җимерә күрмәгез.
Мәңге – мәңге бит ул!
Мөселман булмаенча яши күрмәгез.
Ашагыз хәләл, гаурәтләрегез ябык булсын,
Намазларның төгәл вакытын саклагыз,
Руза, сәхәр, хаҗ гамәлләрен үтәп,
Телләрегезне гайбәтләрдән пакь­ләгез,
Бер-берегезгә миһербанлы, шәф­катьле булып,
Аллаһының хөкемнәрендә нык торыгыз,
Ата-ана тәрбиясе диеп, безгә даими дога кылыгыз.
Без тәрбияләгән, без тырышкан кебек,
Балаларыгызны уттан саклагыз,
Дөнья малы, дөнья дәрәҗәләре белән генә
Гафләттә ятмагыз.
Кыямәт көн Аллаһ һәркайсыгызны җыячак (…)»
Рәшидә ханымның әлеге чарага 4 кызы килгән иде. Дүрт нурлы йөзле дини ханымнар “Калфак туе”ның күрке булды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бәйрәмдә үз җирлекләрендә актив эшчәнлек алып барган гүзәл затларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Агач – яфрагы, кеше киеме белән матур

“Ак калфак” җыенында әхлак һәм тәрбия темасына гына түгел, хатын-кызларың киеме, зәвыгы турында да күп сөйләнде. “Чулпан” мәдәни үзәге фойесында татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе, халык осталары һәм һөнәрчеләре җитеш­тергән товарлар ярминкәсе оештырылган иде.Кунакларга түбә­тәй һәм читекләр, милли бизәнү әйбер­ләре, музыкаль уен кораллары, китап­лар һ.б. тәкъдим ителде. Шулай ук гүзәл затлар дисбе һәм намазлык, шәҗәрәләр, сөлгеләр күргәзмәләре белән дә таныштылар. Делегатларның үзләре арасында да кием, милли курчаклар, түбәтәйләр тегүче хатын-кызлар бар иде. Алар күргәзмәдәге осталар белән тәҗрибә уртаклаштылар. Минем игътибарымны кием дизайнеры, блогер Альбина Фазлыева җәлеп итте. Альбина — без вәгазьләрен яратып укый торган Җәлил хәзрәтнең килене. Ул зәвыклы милли киемнәр дизайнеры гына түгел, татар хатын-кызы буларак та күпләргә үрнәк. Аның: “Әти-әниемә дөрес тәрбия биргәннәре, миңа үрнәк булганнары өчен рәхмәтлемен. Бик дөрес әйтем бар: баланы тәрбияләмә, үзеңне тәбриялә. Күз алдында үрнәк алырлык шәхес булу – бала өчен бик мөһим,” – дигән фикерләре белән ки­леш­мичә мөмкин түгел.

Җәмгыятьне хатын-кыз тәрбияли

Пленар утырышта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйх­разыев чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды.
“Хатын-кызларга зур ихтирам күр­сәтү, аларның дәрәҗәсен тиешле биеклеккә күтәрү – халкыбызның бер матур бизәге. Хатын-кыз­ла­рыбызның тормышыбыздагы тоткан урынын бил­геләп, аларны ил күрке дип атыйбыз. Киләчәктә дә шушы олы исемгә лаек булып, безне горурландырып, дәрт­ләндереп, көч һәм илһам биреп озак яшәсәгез иде!” – диелгән иде әлеге хатта.
Татарстан Рес­пуб­ликасының Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова үз чыгышында хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, бик төпле, уйландыра торган фикерләр җиткерде. “Без угыл-кызларыбызны ничек тәрбия кылабыз? Гаилә кору өчен нинди әзерлек үтәбез? Ул әзерлекне кем бирә?” — дигән сорау­ны куйды ул. Буыннар бәйләнеше, олыны олы, кечене кече итеп карау, игътибарлылык җитеп бетмәвен әйтте. “Бала — ата-ананың көтеп алынган уртак мәхәббәт җимеше, мәгънәле исем кушылып, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үтәп, ата тәрбиясе, ана тәрбиясе, әби-бабай тәрбиясе белән үссә, шул вакытта бала хакы хаклана”, – диде ул.
Ул шулай ук Рәшидә Исхакый тәҗ­рибәсен куллануны алга куя: “Рәшидә Исхакыйның улы Госман хәзрәт гаиләсе белән соңгы вакытларда еш күрешергә туры килде. Ул балалары белән телефоннан: “Исәнме, җаныем, исәнме, матурым минем”, — дип исәнләшә. “Әгәр мин бер кызыма‚ “Исәнме, матурым, җаныем”, — дип әйтмәсәм, әниләренә “Әти әллә безгә үпкәләдеме?” — дип шалтыраталар”, — дип сөйләде. Ә без андый сүзләрне балаларыбызга әйтә­безме? Әйтмибез шул. «Киләчәгем бит син, улыкаем, җанкисәккәем, шуны эшләп алыйк әле, бөтен өмет синдә бит», — дип сөйләшүләр юк бит, кызлар», — дип мөрәҗәгать итте «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
Балаларга мәрхәмәтле булу, гаиләдә балалар арасында гадел булу, һәр балага тигез караш күрсәтү мө­һимлеген ассызыклады. «Балаларга ялгышу хас икәнен истә тоту, әкрен генә түземлек белән баланың кимчелеген төзәтеп бару кирәк», — диде.
Госман хәзрәт ата-ана өстендәге тәрбия җаваплылыгын 7 төргә бүлеп карарга тәкъдим итә: иман тәрбиясе, әхлак тәрбиясе, бәдән тәрбиясе, гакыл тәрбиясе, рух тәрбиясе, җәмгыяви тәрбия, җенси тәрбия.
“Ак калфак” җитәкчесе “Татарлар: гамәл стратегиясе” үтәлешен тәэмин итү буенча хатын-кызлар оешмасының эше 4 юнәлешкә бүленүен дә әйтеп узды. “Беренче юнәлеш – гореф-гадәт­ләрнең үтәлеше (милли кием, тел, сөй­ләшү даирәсен киңәйтү). Икенче юнәлеш – татар гаиләләре (уңышлы гаи­ләләрне барлау). Өченче юнәлеш – татар халык ашлары (экологик чиста хәләл ризык). Бөтендөнья татар конгрессы каршында Татар халык ашларын популярлаштыру мәсьәләсе буенча Координацион Совет төзелде. Дүртенче юнәлеш – сәламәт милләт”, – диде ул.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәй­дулла: “Интернет бөтен дөньяны камап алган чорда, колакчын киеп, экранга төбәлгән бала үзгә дөньяда булганда, аңа тәрбия бирү түгел, йомыш кушуы да кыен, ул сине ишетми. Әти-әнинең кыек карашыннан да куырылып килгән балалар турында истәлекләр язучыларның әсәрләрендә генә калды. Бәлки, андый балалар сирәк-мирәк бардыр. Булса, аларның әти-әниләренә һәйкәл куярга, һичьюгы Путин исемендәге орден бирергә ки­рәк», — диде уены чыны белән бергә.
Ул милли үзаңны саклап калу беренче чиратта, хатын-кызның эше булуын ассызыклады. «Милли тәрбия ана сөте белән керергә тиеш. Татар рухы җелеккә сеңсә, татар халкы аны беркайчан югалтмый.Татарга креатив, харизматик шәхесләр кирәк. Аларны бары тик милли үзаңы булган татар аналары гына тудыра һәм тәрбияли ала. Бүген милли стратегия шул», — ди­де.
VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы барышында Удмуртия Республикасы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Ижау шәһәренең 107 нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова да чыгыш ясады.
“2007 елда Ижау шәһәренең Татар Базары бистәсендә 107 нче балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ачылды. Ата-аналар соравы буенча, бу бакчада туган телне өйрәнү, татар халкының мәдәнияте, гореф-га­дәтләре белән танышу күздә тотылды”, – диде ул.
Үз чыгышында ул баланың кечке­нәдән үк җаны, йөрәге белән үзенең халкын, телен яратырга, милли горурлык хисләре белән янарга тиешлеге турында әйтте. “Без бу сыйфатларны бала күңеленә сеңдерә барабыз”, – дип сөйләде.
«Безнең балалар бакчасына балаларын бирергә теләүчеләр күп. Алар: “Без үскәндә, әти-әни татар телен өйрәтмәде, без белмибез, бала­ларыбызның өйрәнүләрен телибез”, — диләр. Бакчага татарлар гына түгел, удмуртлар, руслар, башка милләт балалары да йөри. Нинди милләттән булсалар да, татарча исәнләшеп керәләр, киткәндә, «Сау булыгыз!» дип кайтып китәләр. Һәр баланың калфагы бар. Ата-аналар белән төрле милли остаханәләр үткәрәбез, гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнәбез. Ата-аналар балаларына милли тәрбия биргән өчен безгә бик рәхмәтле. Милли тәрбия ул — бүтән халыкларны да хөрмәтләргә өйрәтү, шул вакытта гына балаларда ана теленә хөрмәт тәрбияли алачакбыз», — дип сөйләде.
Ул һәрвакыт Татарстаннан тәҗ­рибә җыеп кайтып, аны үз халкына җиткерергә тырышуын әйтте. «Шул тәҗрибә нигезендә бик күп бәйгеләр уздырабыз. Балалар бакчасында халкыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтәбез, гаи­лә шәҗәрәсе, балалар бакчасы шә­җәрәсен төзеп куйдык», — диде.
Бриллиант Абдрахманова җи­тәк­ләгән “Ак калфак” оешмасы Бө­тендөнья «Ак калфак» оешмасы вәкилләре арасында алдынгылар рәтендә. Иң яхшы эшләүчеләрне, шул исәптән Бриллиант Абдрахманованы да Казанда үткән җыенда ак калфак белән бүләкләделәр.
VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышына нәтиҗә ясап, Васил Шәйхразыев катнашучыларга рәхмәт белдерде.Һәм: «Монда сөйлә­шенгән идеяләр, отып алган фикерләр киләчәктә торышка ашырылырга, га­мәлгә ашырылырга тиеш. 2021 ел – Халык санын алу елы. Безнең максатыбыз – әлеге форум кебек очрашулар аша, татар халкының гамәл стратегиясе нигезендә эшчәнлек алып барып, һәрбер татар кешесенә барып җитү, аның йөрәгенә татар халкы белән горурлану хисе салу», – дип ассызык­лады.
Милли тормышны үстерүгә зур өлеш кертүчеләр һәм күпъеллык намуслы хезмәт куючы хатын-кызларга мактаулы исемнәр, рәхмәт хатлары тапшырылды. Шул исәптән Бриллиант Абдрахманова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мәркәзебез — татар халкының кыйбласы

“Ак калфак” җыены аралашу, тәҗ­рибә уртаклашу чарасы, җиң сызганып, милли юнәлештә эшләүче ханымнарга илһам чыганагы, күпкырлы остаханә булды.
Җыен барышында бик күп тө­бәк­ләрдән килгән делегатлар белән аралаштым. Татарстаннан читтә яшәп тә милли гореф-га­дәт­ләребезне сакларга, татарларны бергә тупларга омтылып яшәүче милләттәшләребез булу сөендерә. Мисал өчен, 2011 елдан бирле Италиядә яшәүче Арсана Әхмәтҗанова сөйләвенчә, анда 2017 елдан бирле татар диаспорасы оешмасы эшләп килә. Аны Лилия Шәйхиева җитәкли. Быел икенче тапкыр Сабантуй бәйрәме узган. “Чит төбәктә үз милләттәшләрең белән аралашып, күрешеп яшәү җанга җылылык, көч, ышаныч бирә”, — ди Арсана.
Шулай ук Уфа шәһәреннән кил­гән Лилия Яхинаның фикерен язып үтәсем килә. Ул татар гаиләсеннән булса да, гаиләдә әти-әниләре татар телендә арлашмагач, туган телен өйрәнеп үсмәгән. Студент чагында аны 1991 елда Казан­да беренче тапкыр узган “Татар кызы” бәйгесендә катнашырга җибәрәләр. Кыз зур әзерлек белән бәйгедә катнаша һәм илкүләм бәйгедә 3 нче урынга лаек була. Шушы вакытта татар телен белмәвенә чиксез үкенә. Казан­да безнең белән белгечләр шөгыльләнде, күпкырлы белем, тәҗрибә бирделәр. Уфадан бәйгегә Айдар Галимов килде, Татарстанның бик күп танылган мәдәният хезмәткәрләре, җырчылар белән очраштык. Әлеге чара һаман да тормышымда якты хатирә булып саклана. Шушы чарадан кайтканнан соң, бар тырышлыгымны куеп, татар телен өйрәндем. Хәзерге вакытта Уфада татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Мондый милли чараларның берсе дә эзсез калмый, безнең кыйблабыз ул – Казан”, — диде. Без дә шундый уйлар белән рухланып кайттык.

Элмира Нигъмәтҗан.