Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Ак калфаклар” Сабада, коймак пешә табада!
2.08.2017

“Ак калфаклар” Сабада, коймак пешә табада!

17-19нчы июль көннәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Саба районында “Төп нигез”, “Васыятьнамә” темаларына оештырган күчмә утырышында булдык. Җыелышка дөньяның төрле почмакларында яшәүче 150гә якын хатын-кыз җыелды. Саба районы тарихы белән таныштык. Аннан соң Шәмәрдән бистәсенә юл тоттык. Шәмәрдәндә “Җиңү паркы”нда “Йөрәк авазы” дигән әдәби-музыкаль күренеш карадык, күргәзмәләр белән таныштык. Саба төбәге буйлап сәяхәт иттек.
Данлыклы Югары-Утар балалар йортында 4 яшьтән 18 яшькә кадәрле акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә.
Имаметдин Гәрәев җи­тәк­че­легендә биредә 96 хезмәткәр эшли. Балалар йортында тәрбияләнүче ба­лалар көче белән әзерләнгән концерт карадык. Чәй, катык белән сыйландык. Һәрберебезгә Саба җирлегендә үскән хуш исле пиннек бүләк иттеләр. Соңыннан “Сабантуй” комплексына юл тоттык. Башта йола буенча мәйданда бәйрәмгә гармун белән җырлап, кунаклардан күчтәнәч җыеп йөрделәр. Мин үзем “Ханым” калфагы тегеп алып барган идем, ә Диния Кәримуллина үзенең җырларын бүләк итте. “Кияү мунчасы” йоласы белән таныштык. Кыз белән кияүне агач арбага утыртып мунчага алып барганнарын һәм алып кайтканнарын күрдек. “Орчык өмәсен” күрсәттеләр. Йон эрләү буенча мастер-класс узды. “Әтәч тоту” уены, “Утын кисү” ярышлары оештырдылар. Без дә Диния белән уеннарда актив катнаштык.
Сәләтле балалар мәктәбе, татар халкының борынгы рун, гарәп, латин, кириллица алфавитлары тарихы һәм мәктәп эшчәнлеге белән таныштык. Сабада яшәүче Фиргать һәм Гөлсинә Галимуллиннар йортында кунакта булып кайттык. Бу гаиләнең тырышлыгына, иплелегенә, кунакчылыгына сокландык.
Соңыннан сәяхәтебез 4 юнә­лештә дәвам итте. Без Шекше авылының Сабантуй уза торган урынында авыл һөнәрчеләренең кул эшләре, төрле елларда кулланылган тарихи самавырлар күргәзмәсе белән таныштык. “Безнең урам уеннары”, “Бирнә әзерләү күренеше” йолаларын карадык, “Такмак әйтеш” уенын уйнадык. Ә без Шекше авыл халкына һәм кунакларга “Чәбәк-чәбәк” уенын өйрәттек. Кызыл Мишә авылында безне Гаттаровлар гаиләсе көтә иде. Әлеге нигездән чыккан Кемерево, Иркутск, Улан-Удэ шәһәрләреннән кайткан туганнар белән очраштык. Кул эшләре, нәсел шәҗәрәсе күргәзмәләре бе­лән таныштык. Милли ризыклар, самавырда кайнаган чәйдән авыз иттек. Миңгәр авылында Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Шәү­кәт Биктимеровларның төп ни­гезендә булдык. Аның музеен, китапханәсен карадык. Бу нигезнең сакчылары — кызы һәм улы — барлык сорауларга да җавап бирделәр. Саба мәчетендә “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен тыңлау булды. Урман хуҗалыгында узган сәяхәт тә бик кызыклы булды. Анда безгә бүләккә агач үсентеләре бирделәр. Истәлеккә бирелгән акация бакчамда урын алды.
Өч көн буе район мә­дәният идарәсе җитәкчесе Рөстәм Заһи­дул­лин «Ак калфак»лылар белән мәш килеп йөрде. Ул җирле «Ак калфак» оешмасы белән иңне-иңгә куеп эшли икән. «Без «Ак калфак» хатын-кызлары белән гел бергә. Нинди генә чара оештырсак та, иң беренче аларга мөрәҗәгать итәбез», — ди Рөстәм Заһидуллин.
Сабада узган шушы көннәр сизелмичә дә узып китте. Үткән ел Актанышка таң калып кайт­кан идек, быел сабалылар шаккаттырдылар. Шундый кунакчыл, эш сөюче, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, яшь буынга тапшыручы, төп нигезләрен саклап калучы халык яши икән Сабада.

Бриллиант Абдрахманова, Ижау шәһәре.