Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Ак Барс» җанатарлары – Ижауда
19.09.2013

«Ак Барс» җанатарлары – Ижауда

“Спорт белән шөгыльләнәсезме?” дигән сорауга, бәлки бик аз уңай җавап ишетергә туры килер, ә менә спорт уеннарын, ярышларны карарга яратучылар, яраткан уенчылары өчен җан атучылар шактый, дип уйлыйм. Алар дөньякүләм спорт ярышларын, футбол, хоккей уеннарын зәңгәр экраннар янына, утырып, аның эченә керердәй булып җан аталар. Соңгы елларда моның белән генә канәгатьләнмичә, алар клубларда җыелалар, шатлык хисләрен тыя алмый урамнарга чыгалар. Күптән түгел мин үзе яраткан Ижау “Ак барс” хоккей командасы фанатлары клубын оештырган кеше — Илһам Габдуллин белән таныштым.

Сүз дә юк, Казан шәһәренең “Ак Барс» хоккей командасы Астанадан алып Ригага кадәр мәхәббәт яулаган. Аның таң калдырырлык җиңүләре, тамашачылар ышанычын яуларлык көче, кыюлыгы зур шул. “Нишләп Ижауда яшәп, үз шәһәребез уен төркемнәрен түгел, “Ак Барс”ның фанатлар клубын оештырмакчы булдыгыз?” – дип кызыксынуыма Илһам да: “Беренчедән мин аларның гомерле булуларына, тамашачыларының ышанычын аклауларына ышанам, икенчедән, татар бит мин, мәркәзебез уенчылары өчен җан атмый, кемгә җан атыйм!” — дип җавап бирде.

“Ак Барс”ның Ижау фанклубы рәсми рәвештә узган елны оешкан. Шушы вакыт эчендә әлеге командага битараф булмаган бик күп дуслар табарга, кызыклы вакыйгаларга тап булырга өлгергән Илһам. Фанклубта әлегә 15 кеше исәпләнә. Алар башка шәһәрдә яшәүче җанатарлар белән дә даими элемтәдә тоталар, “Ак барс”ка кагылышлы бар яңалыклар белән кызыксынып торалар. Илһам белеме буенча тарихчы, үзе эшкуарлык белән шөгыльләнә. Яраткан уен төркеме өчен җан ату, аларга фидакарьләрчә ярдәм итү фикердәш дуслары булу Илһамга тормыш яме, куәт өсти. “Гадәттә хатын-кыз ир-атның телвидение экраны алдында футбол, хоккей карап утыруын яратмый. Ә сезнең тормыш иптәшегез моны ничек кабул итә?” — дип соравыма Илһам: “Хатынмы, ул үзе ничегрәк карый әле ул хоккейны! Без уеннарга да, “Ак Барс” уздырган чараларга да бергә, хәтта ике яшьлек кызыбызны да үзебез белән йөртәбез. Кызымның теле әни дип түгел, “Ак Барс” дип ачылды, ахрысы…”, — ди елмаеп.

Илһам Габдуллин сөйләвенчә, “Ак Барс” ел саен үзенең җанатарлары өчен Казан шәһәрендә слет оештыра. “Быел да яз көне Россия һәм чит илләрдән 200дән артык җанатар Казан шәһәренә ике көнлек слетка җыелдык. Әлбәттә, “Ак Барс”ның һәр уенына без, башка шәһәрләрдә яшәүче җанатарлар даими килеп йөри алмыйбыз. Әмма «Салават Юлаев» яки «Трактор» арасында узган плей-офф уеннары сыман әһәмиятлеләрен калдырмаска тырышабыз.

Бу слетка да фанклуб әгъзалары гаиләләре, кечкенә балалары белән дә килгән иде. Баштан шәһәр читендә урнашкан бер клубта тукталдык. Биредә безнең өчен спорт уеннары, бәйрәм табыны оештырылды, бер-беребез белән ныграк аралашу, танышу өчен шартлар тудырылды. Икенче көнне «Татнефть-Арена»янында бергәләшеп агач утырттык. “Ак барс”ның Уфа, Стәрлетамак, Астана, Рига, Екатеринбург шәһәрләреннән булган җанатарлар утырткан агачларга кем утыртканлыкны язган табличкалар эленде. Нәтиҗәдә бердәмлегебезне күрсәткән аллея барлыкка килде. Аның шаулап үсүе ел саен яраткан командабызга көч-куәт биреп торыр, дип уйлыйм.

Күңелле концерт номерлары карап, һәрвакыттагыча “Ак Барс”ның кепкалары, флаг, эмблемалары төшкән сувенирлар җыеп, бик канәгать булып кайттык әлеге чарадан”, — дип сөйләде Илһам.

Әйе, һәркемнең бу тормышта үз кызыксынуы бар. Һәркем дөньясын үзе кулыннан килгәнчә, ямьләргә омтыла. Илһам белән аралашканнан соң мин: “Яраткан китабыңны укып, аның хакта фикер алышыр кешең булганда рәхәт булган сыман, фанклуб әгъзаларына да, беренче чиратта, үзләре җанаткан төркем хакында аралашыр кешеләре булуы зур шатлык китерүенә төшендем.

Элмира Нигъмәтҗан