Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Акыл белән аңлап булмаслык
19.12.2019

Акыл белән аңлап булмаслык

Бу мәкаләнең исемен үзем уйлап тапмадым, ә атаклы рус шагыйре Федор Тютчевның: “Умом Россию не понять, аршином общим не измерить…” дигән шигырь юлын кулланырга булдым. Ә бит акыл белән аңлап булмаслык нәрсәләр Россиядә әледән-әле килеп чыгып, гади халыкны йә гаҗәпләндереп, йә аның ачуын чыгарып торалар. Күрәсең, шагыйрь яшәгән заманда да ул шулай булгандыр.

Моны мин Рәсәйнең Сәламәтлек саклау министрлыгының машина йөртүчеләрнең хокук таныклыгын алыштыру кагыйдәләренә яңалыклар кертергә тырышып тудырган проблеманы истә тотып язам. Мин шәхсән үзем таныклыгымны март аенда гына алыштырган идем. Таныклыкны алыштыру өчен һәрвакыттагыча бик күп кәгазьләр җыеп, шул исәптән эчкечелек һәм наркология буенча дис­пансерда исәптә тору-тормавың турында (200 сумнан бераз артыграк акча түләп) белешмә алып, ЮХИДИгә илтеп бирәсең дә, тагын акча түләп, таныклык аласың. Билгеле булганча, таныклык ун елга гына бирелә һәм ун ел үткәч, аны алыштырырга кирәк. Әгәр машина йөртүчеләрнең ил буенча күп миллионнар булуын искә алсак, һәр елны машина йөртү хокукы таныклыгын күпме кешенең алыштыруын күз алдына китерү авыр түгел. Ә хәзер, хөрмәтле укучым, гади арифметика мәсьәләсен чишеп карыйк. Нар­комания һәм алкоголизм турындагы белешмә өчен 200 сум гына түгел, ә берничә мең сум алсалар, машина йөртүчеләрдән күпме акча җыеп булачак? Бу акча күп миллиардлар булачак бит!
Һәм шундый карар кабул итәләр дә югарыда. Машина йөртүчеләр белешмә алыр өчен башта наркоман һәм эчкече булмауларын исбатлау өчен анализлар бирергә тиешләр. Ә бу очракта белешмә бирәчәкләр. Моның өчен (кайсы регионда яшәвеңә карап) 3400 сумнан алып 6700 сумга кадәр акча түләргә кирәк булачак. Кемгәдер бу суммаларны түләү артык күп зыян китермәс тә бәлки, ә күпчелек машина йөртүчеләрнең, мәсәлән, пенсионерлар белешмә өчен ярты пенсияләрен бирергә тиеш булып чыга бит. Ә ярты ай кеше ач торырга тиешме?
Нәкъ менә шуның өчен 19-21 ноябрь көннәрендә илнең бөтен наркодиспансерларында белешмә алу өчен чират барлыкка килә. Чөнки матбугат һәм мәгълүмат чараларында “22 ноябрьдән диспансерлар белешмә бирүдә яңа системага, ягъни анализлар бирү һәм күп акча түләү системасына күчәләр икән”, — дигән сүз чыга.
Рәсәйдә халык ихтыяҗларына каршы кабул ителә торган карарларның беренчесе түгел бу һәм соңгысы да булмас. Бу турыда шагыйрь Ф. Тютчев бик белеп язган:
Рәсәйне акыл белән аңлап булмый,
Аршинлап үлчәргә ул кысан.
Башкаларга ул һич охшамаган,
Булдыралсаң, аңа тик ышан.
Башка көннәрдә күп булса 100 кешегә хезмәт күрсәтергә күнеккән мескен диспансерлар меңәрләгән кешегә ничек хезмәт күрсәтә алсын инде? Илнең төрле шәһәрләрендә ыгы-зыгылар, ызгыш-талашлар башлануы турында телеканаллар бик шатланып күрсәтә башладылар. Ләкин күңелсез хәлләр дә булмый калмады. Белешмә алу өчен чиратларда хәлләрнең кискенләшүе Президент Владимир Путинга барып җитә һәм ул бер сүзе белән мәсьәләне хәл итә. Бу акылсызлыкны ул “Чушь” дип атый. Министр В. Скворцова барысын да бер сүздән аңлый һәм бу системаны гамәлгә кертүне күпмедер вакытка кичектерү турында карар кабул итә. Ләкин сүз кертеләсе яңалыктан бөтенләй баш тарту турында түгел, гамәлгә кертүнең кичектерелүе турында гына бара. Әлбәттә, автомобиль йөртүчеләргә яңача белешмәләр бирү (гади генә әйткәндә талау) системасын кертеп күп миллиард сумнар акча “эшләү”дән ник җиңел генә баш тартсыннар алар. Ә ул акчалар илнең медицина хезмәтен яхшыртырга тотылырмы яки түрәләрнең кесәләрен калынайтырмы – анысы әлегә билгесез…
Медицина тармагында автомобиль йөртүчеләрдән акча җыю планы белән танышкач, ирексездән шундый сораулар туа: машина йөртүчеләрдән анализ алып һәм акча түләтеп кенә халыкны алкоголизмнан һәм наркоманиядән арындырып буламы соң? Гомумән, ил күләмендә моның файдасы булырмы? Мин шәхсән, бернинди файда да булмас, ә бу компания халыкны талап, бары тик акча “эшләүгә” генә юнәлдерелгән дип уйлыйм. Ә наркоманнар һәм алкоголик­лар тиешле белешмәләрне барыбер табачаклар. Чөнки ришвәтчелекнең Рәсәйдә әле чәчәк аткан вакыты гына.
ЮХИДИ хезмәткәрләрен кыскартып юлда тәртип саклауны фото һәм телевизион аппаратларга йөкләүне күрсәтергә була. Шулар ярдәмендә салынган штрафлар елга ничә миллиард була торгандыр – бу турыда мәгълүматлар юк. Аның каравы башка нәрсә турында хәбәрләр җитәрлек. Имеш, ЮХИДИ хезмәткәрләре җитмәү аркасында юл хәрәкәтләрен видеоконтрольдә тотуны шәхси оешмаларга килешүләр ярдәмендә тапшыралар икән. Димәк, күп акча “эшләү” өчен бизнесменнар видео­аппаратларны үзләренчә көйләп, автомобиль йөртүче кагыйдә бозмаган очракта да аннан штраф алу мөмкинлеге була дигән сүз. Ә күп миллиард сумлык штрафларның күпме өлеше дәүләт кесәсенә, ә күпме өлеше шәхси эшмәкәр кесәсенә керәчәге турында мәгълүматлар юк.
Гади хезмәт халкы өчен күңелсез вакыйгаларның берсе – агымдагы елда яңа төзелгән йортларда фатир хакларының артуы булды. Ә сәбәбе, беренче карашка, халык ихтыяҗларын яклау. Чөнки илнең төрле регионнарында алдакчы (бер көнлек) төзелеш оешмалары барлыкка килеп, халыкка арзанлы фатирлар вәгъдә итеп, акча җыеп, йортның фундаментын гына салып үзләрен банкрот итеп игълан итү очраклары күп булды. Фатир алырга теләгән меңәрләгән гаиләләр алданып акчаларын югалттылар. Табигый ки, дәүләт органнары бу эшкә чик куеп, гади халыкны алдакчы төзүчеләрдән якларга тиешләр иде.
Чыннан да, дәүләт органнары бу эшкә алындылар, ләкин үзләренчә, Рәсәйдәгечә. Рәсәйнең элекке премьер-министры В.С. Черномырдинның шундый сүзләре бар: “Хотели как лучше, получилось как всегда”. Бу юлы да шулай килеп чыкты. Түрәләр тагын бер тапкыр каш ясыйм дип күз чыгардылар.
Имеш фатир сатып алучы акчасын төзелеш оешмасына бирми. Ә банкка илтеп сала. Төзелеш оешмасы йортны төзеп бетергәч кенә, фатир сатып алучыларның акчасын банктан ала. Сүздә барысы да бик гади кебек. Ә чынлыкта нәрсә килеп чыкты? Фатир сатып алучы да, төзелеш оешмасы да оттырдылар. Төзелеш оешмасы фатир сатып алучы акчасы булмагач, акчаны банктан кредитка алырга мәҗбүр булды һәм банк процентлары хисабына оттырды. Ә иң авыры фатир сатып алучыга булды. Чөнки төзелеш оешмасы үзенең чыгымнарын фатирның бәясен арттырып каплады. Ә бит бу күңелсезлекләрнең берсе дә булмаска мөмкин иде. Шәһәрләрдәге хакимият органнары алдакчы төзүчеләрне халыкка якын да китерергә тиеш түгелләр бит. Төзелеш экспертлары әйтүенчә, алдакчыларга халыктан акча җыюны рөсхәт итәр алдыннан түрәләр аны бөтен яктан да тикшерергә тиеш: аның эш өчен акчасы җитәрлекме, тәҗрибәле җитәкчеләре һәм эшчеләре бармы, күпме төзелеш техникасы бар, яңа төзелеш технологияләрен белүче инженерлары җитәрлекме, моңа кадәр кайда һәм нинди төзелеш объектлары эшләгәннәр, нинди тәҗрибәләре бар һ.б. Ләкин юк шул, хакимият органнары бернәрсә дә тикшермәгәннәр. Ә бит ул органнарда акыллы, тәҗрибәле җитәкчеләр утыра. Алар бу гади нәрсәләрне белмәгәннәрме? Белгәннәр, билгеле. Усал теллеләр: “Мондый очракларда мәсьәлә тиешле җитәкчеләргә тиешле күләмдә ришвәтләр биреп чишелә”, — диләр… Ләкин алар бит усал теллеләр. Нәрсә сөйләмәсләр алар…
Әгәр шагыйрь Федор Тютчев исән булса, үз сүзләреннән кире кайтмас иде.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.