Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Акылны сатып алып булмый
17.12.2021

Акылны сатып алып булмый

Бүгенге көндә бизнес актив рәвештә үсә, яңа технологик идеяләр белән баетыла, цифрлашу зур тизлектә бара, җитештерү алымнары үзгәрә. Монда яшь буынның өлеше зур, әлбәттә. Республикада ел саен фән өлкәсендә үз ачышларын күрсәтергә теләүче яшьләргә мөмкинлекләр бирүче “Умник” дигән конкурс игълан ителә. Удмуртия Республикасының инновацияләргә ярдәм Фонды әлеге программада җиңүчеләргә үз проектларын тормышка ашыру өчен 500 мең сум күләмендә грант бирә. Конкурста 18дән 30 яшькә кадәрле яшь инноваторларның проектлары кабул ителә.
2020 елда Удмуртия Республикасында «УМНИК» программасында 13 җиңүчегә 6,5 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Гөлназ Амерханова

“Быел конкурска гаризалар 6 юнәлеш буенча кабул ителде: цифрлы технологияләр, киләчәк медицинасы, яңа материаллар һәм химия технологияләре, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы. Яшь инноваторлар алдына куелган иң төп шарт — тәкъдим ителгән проект рес­публикада гына түгел, Россиядә дә проблемаларны чишәргә һәм куелган бурычларны үтәргә тиеш. Конкурс шартлары авыр тоелса да, алар үз алдына куелган максатларына ирешү теләге зур булган яшьләрне бер дә куркытмады. Конкурска барлыгы 64 гариза килеп, аларның 22се финалга үтте. Жюри әгъзалары шуларның 14енең генә проектларын хуплап, җиңүче итеп игълан итте. Алар арасында татар яшьләре дә булуы аеруча сөендерә. Сарапулдан Айгөл Димөхәммәтованың төзелеш өлкәсендәге проекты һәм Сарапул егете Рөстәм Хәкимовның медицина юнәлешендә проектларын бик мөһим дип саныйм”, – ди конкурсның кураторы Гөлназ Салават кызы Амерханова. Ул – Ижау кызы, УдДУның психология факультетын тәмамлаганнан соң, Санкт-Петербург шәһәрендә берничә ел туристлык өлкәсендә эшли. Ижау­га кайтканнан соң, Удмуртия Республикасының кластерлы үсеш үзәгендә эшмәкәрләргә ярдәм итә башлый. “Әлеге үзәк федераль дәрәҗәдә ярдәм итү үзәге иде. Мин анда эшләү дәверендә күп кенә фәнни тикшеренүләр уздырдым, төрле сәнәгать күргәзмәләрендә катнаштым. Шушы өлкәдә тагын берничә белгечлек алдым. 2018 елда Инновацияләргә ярдәм итү фондының Удмуртиядәге бүлегендә эшли башладым. Безнең фонд – Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан оешкан коммерциясез дәүләт оешмасы. Аның төп максаты – яшьләрне фәнгә тарту, яңа ачышларга юл ачу, җәмгыятьтә файдалы булырдай төрле проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү, эшмәкәрләргә таяныч булу. Россия күләмендә эшмәкәрлекне үстерү, бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. «Умник» программасы кысаларында яшь инноваторлар 500 мең сум грант ала алса, «Старт» программасына проектларын биреп, 20 миллионга кадәр грант оту мөмкинлеге бар. Аннан соң «Үсеш» («Развитие») программасы ярдәмендә 20 миллионга кадәр грант алып, инновацион проектны тормышка ашырырга була. Тулырак мәгълүматны Инновацияләргә ярдәм итү фон­дының рәсми сайтында (fasie.ru) табарга була”, – дип сөйләде Гөлназ Салават кызы.

Рөстәм Хәкимов

Рөстәм Альберт улы Хәкимовка 26 яшь. Ул Сарапул шәһәрендә туып-үсә, балачагы, мәктәп еллары да шунда уза. 9 нчы сыйныфка кадәр шәһәрнең 1 нче лицеенда укый, йөзү белән шөгыльләнә. Әти-әнисе аның укуын Ижауның 24 нче гимназиясендә дәвам итүен тели. Ул 10-11 нче сыйныфларны әлеге гимназиянең фәннәрне тирәнтен өйрәнү сыйныфында укый. 2017 елда Киров шәһәренең медицина университетына укырга керә. “Бер ел укыганнан соң, укуны ташлап кайтырга туры килде. Әтидә яман шеш авыруы барлыгы ачыкланды, гаиләгә якын буласы, ярдәм итәсе килде. Шулай да укудан, фәннән читләшмәдем. Ижау медицина академиясенең “Дәвалау эше” факультетында укуымны дәвам иттем. Бүген мин – 5 нче курс студенты”, — дип сөйләде Рөстәм, үзе белән таныштырганда.

— Рөстәм, ни өчен булачак һөнәреңне медицина өлкәсеннән сайладың?

– Минем кечкенәдән төрле авырулар турында күбрәк беләсем килде. Һәрвакыт: “Кешеләр нигә үлә икән?” – дигән сорауга җавап эзли идем. Әтием Альберт, әнием Лидия гомер буе теш табиблары булып эшләделәр. Абыем Илнур да табиб, ул Мәскәүдә эшли.

– “Умник-2021” конкурсында нинди проект белән катнаштың?

– Минем алдан язылган проектым юк иде, әлбәттә. Тик күптәннән төрле идеяләр белән янып йөри идем. Авыруларга ярдәм итү теләге “Баш мие кан әйләнешенең кискен үзгәрешләрен нейрон челтәрләр методлары белән диагностикалау һәм дәвалау” проектын тудырды. Әлеге фәнни эшемнең максаты – инсульт диагнозы булган авыруларны дәвалауның иң яхшы ысулларын табу, пациент организмында авырудан соң өзлегүләр булдырмау юлларын ачыклау. Проектны язганчы 2 ай дәвамында программалаштыруны, аннан ясалма интеллект турында тирәнтен өйрәндем. Бүгенге көндә медицина фәннәре докторы, невролог Наталия Комиссарова җитәкчелегендә нейрон челтәрләр программалау белән шөгыльләнәм. Нәкъ алар проектымның бурычларын үтәргә ярдәм итәчәк. “Умник-2021” прог­раммасы кысаларында алган 500 мең сум акчага техник базаны яхшыртып,максатка ирешүгә мөмкинлек тудырачак. Алдагы ике елда командабыз шушы проектны тормышка ашыру өстендә эшләячәк.

Айгөл Димөхәммәтова

Сарапулдан Айгөл Фелүн кызы Димөхәммәтова белән аралашканда, ягымлы, мөлаем кызларның да төзелеш белән шулай кызыксынып, бар дөньясын онытып сөйләвенә сокланып тордым. Айгөл Сарапул шәһәренең Электрогенератор заводында проект-смета эше буенча инженер булып эшли. Аның өстенә, Ижау дәүләт техник университетының филиалы булган Сарапул политехник инс­титутында төзелеш диспциплиналарын укыта һәм ИжДТУда аспирантурада белем ала. Айгөл Фән үсешенә керткән өлеше өчен Удмуртия Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.
Фән белән кызыксынудан тыш, «Иман» татар яшьләр­енең Сарапулдагы б­ү­лекчәсе эшчәнлегендә дә актив катнаша ул.

— Айгөл, “Умник” программасында җиңү яулаган проектың белән таныштыр әле.

— Мин табигатьне бик яратам. Табигый байлыгыбызны саклауга үземнең өлешемне кертәсем, яңа төзелеш материаллары уйлап чыгарасым килә. Чөнки табигатьтән алына торган ресурсларның запасы кими. Кешелеккә икенчел чималдан һәм калдыклардан эшләнгән яңа заманча төзелеш материаллары кирәк дип саныйм. Мәсәлән, табигый гипсны алыштырырдай альтернатив чимал – фторангидрит. Аны төрле кушылмалар, үзгәртүләр ярдәмендә төзелеш материалына әйләндерергә була. Проектымда шуны үземә бурыч итеп куйдым һәм максатыма ирешермен дип уйлыйм. Грант акчасын уйлап чыгарылган кушылманы сынауга, патент рәсмиләштерүгә сарыф итәргә уйлыйм. Аллаһ боерса, чит илләрдә уза торган Халыкара конференцияләрдә дә катнашып, үзем уйлап чыгарган гипсны алыштыручы әлеге состав турында сөйләргә планлаштырам. Шушы башлангычымны хуплап, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы фәнни җитәкчем, профессор, техник фәннәр докторы Григорий Яковлевка, мине канатландырып торучы, аңлаучы гаиләмә, якыннарыма һәм үземнең кафедрага чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Рөстәм, Айгөл, Гөлназга те­ләкләре тормышка ашсын дип әйтәсе генә кала. Кешеләрнең сәламәтлеген, табигатебезне саклауга өлеш кертә алырдай яшьләр булуы, аларның бу өлкәләрдә ачышлар ясавы сөенечле. Мон­дый проектлар күпләр арасында җәүһәр булып ялтыраган яшьләрне күрергә, аларны Ватаныбызда калдырырга этәргеч бирә. Сәләтле яшьләргә уңышлар юлдаш булсын.

Гүзәл Шакирова.