Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Академиядә “Студентлар язы” узды
5.05.2016

Академиядә “Студентлар язы” узды

Студент еллары кеше тормышының күңелле вакыйгаларга бай булган, иң истә кала торган мизгелләренең берседер, минемчә. Студент тормышы дигәч, күз алдына китап-дәфтәрләр арасында гына утыручы түгел, ә уку йорты уздырган төрле чараларда актив катнашучы студентның яшәү рәвеше килеп баса.

Билгеле, безнең Ижау дәүләт медицина академиясе студентлары да искәрмә түгел. Медицина академиясендә уку никадәр генә авыр булмасын, өлгер студентлар бар җирдә дә җитешә: укуын да тиешенчә алып бара, чараларда да актив катнаша.
Яңа гына уку йортыбызда стоматология факультетында белем алучылар тарафыннан оештырылган Студентлар язы гөрләп узды. Әлеге чара янәдән бер кат булачак табибларның күпкырлы талант ияләре икәнен исбат итте. Ул кызыклы, мавыктыргыч итеп төзелгән сценарий, берсеннән-берсе дәртле биюләр, алып баручының сөйләве, барлык нечкәлекләрен туры китереп уйнаучы актерлар дисеңме… Әйтерсең лә булачак табиблар түгел, ә сәхнә йолдызлары чыгыш ясый.
Бу вакытта залда утыручы студентлар төрле хисләр кичереп утыргандыр: кемдер әле яңа гына аяк баскан студент елларының никадәр күңелле булачагына өметләнгәндер, ә кемнеңдер инде финиш сызыгына якынлашуын аңлап, күзләре яшьләнде.
Сәхнәгә талантлы артистлар белән бер рәткә куярлык тавыш иясе — Илшат Мөхәммәтҗанов чыккач, залда утыручы һәр милләттәшебез аеруча бер дулкынлану, шул ук вакытта горурлану хисе кичергәндер мөгаен. Горурланмаслыкмыни? Үзебезнең татар җыры яңгырый бит! Озак та үтми, сәхнәгә чигүле алъяпкычлы милли күлмәк кигән милләттәш кызларыбыз дәртле биюләре белән чыктылар. Татарлар белән беррәттән башка милләтләр дә хозурланып, әлеге тамашаны күзәтә, дәртләнеп кул чаба. Нинди күркәм күренеш!
Бу исә шуны исбатлый: әлеге студентлар язы талантлар гына ачып калмый, ә милләтләрне берләштерә, үзара уртак тел табарга, дус яшәргә этәрә.
Ә иң мөһиме — болар бит барысы да студентларның үз көчләре белән оештырылган сокландыргыч тамаша. “Афәрин, егетләр һәм кызлар!” — диясе генә кала!

Алия Гарапова, Ижау шәһәре.