Айрат Камалетдинов: «Машинамда очам гына, канатлар да кирәкми…»
Автоспортка тормышын багышлаган Айрат Камалетдинов белән ялгыш кына таныштым мин. Милләттәшебезгә кечкенәдән техника җене кагылган. Мотоцикл яки машина белән бәйле спорт белән кызыксынып үскән ул. Айратның әти-әнисе Әгерҗедән Ижауга 1979 елны күченеп килә. 55нче мәктәпне тәмамлагач, Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә югары белем ала. Яраткан һөнәре, гаиләсе булса да, әлеге тулы канлы тормыш аңа автоспортка килергә, балачак хыялын тормышка ашырырга комачауламый. “Кечкенә чакта миңа узышларда бары тик кыю, ихтыяр көче ныклы булган, чын ир-атлар гына катнашадыр кебек иде”, — дип сөйли Айрат. Хыялын тормышка ашырырга аны абыйсы этәрә. Ул “Нива” машинасы сатып ала. 2013 елда шул машинада беренче тапкыр узышларда катнашырга булалар. “Ярышта мин үземнең беренче медалемне — 3нче урынны яуладым. Шуннан соң үз тормышымны зур тизлектән, әлеге узышлардан алган адреналиннан башка күз алдына да китерә алмыйм”, — ди спортчы.
Алга таба да күп санлы узышларда җиңү артыннан җиңү яулый. 2014 елгы нәтиҗәләр буенча “Стандарт” классында Удмуртиянең абсолют чемпионы исеменә ия була. Оештыручылар аңа “Спорт” классында ярыша башларга тәкъдим итәләр. Узган ел гомумзачетта 3нче урынны яулый. Быел да беренче өчлеккә керә. “Узышларда катнаша башлаганнан бирле миңа бары тик Якшур-Бодья авылында урнашкан трасса гына “буйсынмады”. 3 ел рәттән ярышлар вакытында әлеге трассада машина сүнде. Ә узышлардан соң кабынып китә һәм ватылуның сәбәбен билгеләп булмый. Әйтерсең лә ниндидер сихри көч мине әлеге трассада туктата”, — диде Айрат.
Автоузышлар вакытында спортчыларның тормышы, сәламәтлеге һәрвакыт куркыныч астында. “Бер узыш вакытында зур трамплинга җиткәндә машинаның тормозлары эшләми башлады һәм газ педале кысылды. Каты бәрелүдән тәрәзәләр коелды, алгы тәгәрмәчләр көпчәктән чыгып очты. Барысы да бик тиз булды. Машинага бик зур зыян килсә дә, мин җиңелчә курку белән котылдым. Ә бу курку соңыннан ниндидер бер ләззәткә әверелде. Дөрес, өйдәгеләр һәр узыш вакытында бик борчылалар. Ярыштан соң һәрвакыт әниемә һәм хатыныма шалтыратып, бар да яхшы булуын әйтәм”, — дип сөйли Айрат. “Һәр ярыштан соң күңелдә хисләр ташкыны уйный. Җиңсәң — сөенәсең, машина ватылып, финишка барып җитмәсәң — көенәсең. Кайчагында ярыш вакытында машина пычракта бата. Ә синең көндәшләрең зур тизлек белән яныңнан узып китеп, әлеге пычрак белән бар машинаңны коендыралар. Тик моны программаның бер өлеше дип кабул итәм. Чөнки автоузышларны карарга йөзләгән тамашачы килә. Алар өчен бу — шоу. Ә без, машина йөртүчеләр, үз осталыгыбызны күрсәтәбез”.
Удмуртиядә генә түгел, Ижау спортчылары командалары Пермь өлкәсенә һәм Башкортстанга да барып, призлы урыннар яулыйлар. Тик менә автоузышчыларны республикада әлеге спорт төренең аз финанслануы борчый. Соңгы елларда, аеруча. “Нигездә, бөтен спортчылар да машиналарын үз хисапларына төзекләндерәләр. Ә бу гаилә бюджетына да зур зыян китерә. Республикадан моның өчен матди ярдәм бирелми. Шулай ук ярышларны оештыручылар да төрле кыенлыклар белән очрашалар. Республикада ел дәвамында берничә этаплы ярышлар уздырырлык әзерләнгән, махсус яхшы трассалар юк. Үз тамашачысы булган бу спорт төрен үстерүгә җитәкчеләр, автомобиль спорты Федерациясе күбрәк игътибар бирсеннәр иде”, — дип, теләкләрен җиткерде Айрат. “Әлеге спорт төрен җәелдерү, үстерү безнең республика өчен генә түгел, башка регионнар өчен дә мөһим. Чөнки һәр егетне техника кечкенәдән кызыксындыра. Ярышлардан соң яшүсмерләр безнең янга килеп, үзләренең сорауларын бирәләр, машиналарны карыйлар. Ә яшьләрнең спорт белән кызыксынуы һәрвакыт яхшы”.
Һәр узышчы өчен иң мөһиме — җан атып торучы гаиләсе, дуслары булу. Ярышларга да күпләр хатыннары, туганнары, балалары белән килә. Камалетдиновлар гаиләсе дә шундыйлардан. Әле алай гына да түгел, Айратның тормыш иптәше дә әлеге спорт төре белән кызыксына, “Автоледи” классы буенча ярышларда катнаша икән. Йортларының диварларын күп санлы медальләр, кубоклар бизи. “Машинаңа утырып, бер тапкыр трассага чыксаң, ул вакытта алган дулкынлану хисен берничек тә онытып булмый. Син бер ярыштан икенче ярышка кадәр шуның белән янып яшисең, һәр этапны түземсезләнеп көтеп аласың. Күп вакытыңны гаражда, машинаң яныңда уздырасың. Болар барысы да безнең өчен зур әһәмияткә ия. Яшьләр спорт белән кызыксыннар, үзләренә ышансыннар”, — диләр Камалетдиновлар гаиләсе.
Эльвира Хуҗина.