Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Айдар Шәймәрданов: «Мин дә «Яңарыш» мәктәбен уздым»
25.02.2016

Айдар Шәймәрданов: «Мин дә «Яңарыш» мәктәбен уздым»

“Татарстан -Яңа Гасыр” телеканалында “Батырлар” тапшыруын алып баручы Әгерҗе районы Тәбәрле авылы егете Айдар Шәймәрданов күпләрегезгә кечкенәдән “Яңарыш”та каләм чарлап үскән егет буларак таныштыр. Бүгенге көндә исә Айдар тележурналист булудан тыш, “PIXELFILMS PRODUCTION” фото-видео төшереп ясаучы иҗади берләшмәсен дә җитәкли. Бу берләшмә татарча клиплар, гаилә бәйрәмнәре, туйлар төшерү белән шөгыльләнә. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, Айдар Казан Дәүләт Университеты журналистика һәм социология факультеты шәкерте булганда, 2002 елда практика узу өчен “Яңарыш” газетасына кайта. Аның шул вакытта алып барган көндәлеге сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Айдар белән бергә прак­тиканы Яңа Авыл кызы Рәмзилә Хөрмәтова, Девятерня кызы Рамилә Моратова да уза.

2002 ел. Сүз башы.

Әгерҗе Сабан туенда (7 июнь) баш мөхәррир урынбасары Закуан абый Нуретдин мине эзләп тапты да туп-туры: “Айдар, кайчан кайтасыз, сезгә бик күп эшләр әзерләп куйдым. Көтәмен”, — дип эш тәкъдим итте. Практиканы Казанда үтәргә мөмкинчелек булса да, “Яңарыш”ка кайтырга уйладым.
Моның сере шунда: мин кечкенәдән бу газета белән тыгыз элемтәдә тордым. Бу басманы иҗатымның чишмә башы дип атар идем, чөнки беренче язмаларым шунда дөнья күрде, журналист булу теләгем дә шунда уянды. Моның өчен “Яңарыш” газетасына бик рәхмәтлемен.
Редакциядә практика үтү дәверендә туган уй-фикерләрне, вакыйгаларны кыс­кача язып бардым.Үзем өчен мөһим булган кайбер мизгелләрне сезнең хозурга да тәкдим итәргә уйлыйм.
26 июнь
Практиканы алданрак башладым. Эш урыныма күнегә торыйм дип, беренчеләрдән булып редакция ишеге төбенә килеп бастым. Бер-бер артлы “яңарыш”лылар да килеп җиттеләр.Һәрберсе ачык йөз, ягымлы сүз белән бик җылы каршы алдылар”. “Безне монда чын күңелдән көтеп торалар икән”, — дип уйлап, шатланып куйдым. Ничектер рәхәт булып, күңел күтәрелеп, дәртләнеп киттем. Эш графиклары, эчтәлеге белән танышкач, фикер алышкач, бераздан ишектән остазыбыз Закуан абый килеп керде. Барыбызны да сәламләде: “Килеп җиттегезме? Яхшы. Дусларым, бүгеннән сезнең өчен аяусыз сынау көннәре башлана. Бернинди ял, бәйрәм юк журналистка. Көне-төне эшләсәң генә, чын журналист булырга мөмкин. Иртәгә — Можгада Сабан туе. Шул турыда язарга барабыз, редакция янына нәкъ сәгать 8гә килеп җитәргә! Мин соңга калганны яратмыйм. Редакция машинасы белән барабыз. Ә бүгенгә кайтыгыз. Әйдәгез, эшләрне бергәләп, дус-тату булып башлап җибәрик”, — диде.
“Эшеңә шатланып бару һәм эшеңнән канәгатьлек алып кайту — зур шатлык ул”, — дигән фикерне ишеткәнем бар иде. Чыннан да, эшкә башлаганда беренче тойгылар, мохит, коллектив бик мөһим дип уйлыйм. Шуңадыр да, бәлки, практика вакытында мин үземне иркен хис итеп, эшемне бик яратып башкардым.

27 июнь
Нәкъ сәгать 8дә редакция яныннан Можгага юл тоттык. Юл буе “Милләтебезнең бу олы бәйрәмен ничек укучыга кызыклы, аңлаешлы итеп яктыртырга соң?” — дигән уй баштан чыкмады. Бу беренче зур эш, сынау бит!
Менә Сабан туе башланып китте. Мин спорт уеннары турында язарга тиеш идем. Нинди генә ярышлар юк, ничек өлгерергә?! Әле җитмәсә, үземнең дә көрәштә катнашасым бар. Ләкин журналист: “Җитешә алмыйм”, — дип авыз ачып, аптырап калырга тиеш түгел. Җитештем бит. Фактлар, төрле мәгълүматлар туплап өлгердем. Шулай итеп, үзебезчә, зур багаж белән янә Ижауга юл алдык. Закуан абый: “Шимбә-якшәмбе материалларны эшкәртеп, язып бетерегез. Дүшәмбе бастырырлык булсын”, — диде. Без, эшләп арган бал кортлары кебек, соң гына өйләребезгә таралыштык, ләкин бу рәхәт алҗу иде.

30 июнь
“Яңарыш”ның җаваплы сәр­катибе Дания апа Абзалиева : “Менә беренче битләр шулай булачак”, — дип, безгә язмаларыбыз урнаштырылган битне сузды. Мәкалә фотолар белән баетылган, яхшы гына килеп чыккан икән бит. Без бик сөендек. Сәгать 9да шоферыбыз Рәшит газетаны типографиягә алып китте. Ә кичтән әзер газета редакциядә иде инде. “Өйдәгеләргә укытырсыз”, — дип, безгә дә биреп җибәрделәр. Иии, шатландык инде! Үзең тир түгеп эшләгән әйбер кадерле була икән ул!

5 июль. Шимбә
Мин туган авылым Тәбәрлегә кайтып килергә уйладым. Көн болытлы, бераз салкынча иде. Авылга кадәр 18 чакрым асфальт түшәлмәгән, урман аша тирән чокырлы юл үтәргә кирәк. Машина берничә җирдә батты. Аны этеп чыгарганда, “Күпме кеше газап чигә бит бу юлларда, язарга кирәк”, — дип уйлап куйдым. Шулай итеп, “Башыңа төшсә, башмакчы буласың” дигән мәкалә өстендә эшли башладым. Мин ул язманы безнең төбәк халкының бу проблемасы район түрәләрен дә битараф калдырмасын дигән максаттан яздым.

7 июль
Ишектән кереп тә өлгермәдем, каршыма, фотоаппарат тотып, Закуан абый килеп басты. “Егет, менә сиңа фотоаппарат. Университет каршына Пушкин һәйкәле куйганнар. Шул турыда хәбәр дә бир, рәсемгә дә төшер. Материалны бүген үк язып бетерергә тырыш”, — дип, мине чыгарып та җибәрде.
Ул мәйданнан тиз генә әйләнеп кайтырмын дигән идем, килеп чыкмады. Мин уйлаганча, анда студентлар җыелып, дәфтәр актарып, китап тотып утырмый иде. Тирә-як буш, чүп-чар аунап ята, бөек шагыйрь уйга чумган… Пушкин һәйкәлен фотога төшереп, кирәк кадрны сайлап алдым да, үземнең хис-тойгы, фикерләремне чагылдырып, язмамны редактор урынбасары өстәленә куйдым. Закуан абый мәкаләне тагын да тулыландырырга кушты.

9-13 июль
Закуан абый һич тик тотмый. “Айдар, бүген Балезинога китәргә кирәк. Анда Удмуртия республикасының уникенче җәйге авыл уеннары узачак. Шул турыда язып кайт әле. Ничек бару, ничек кайту, кая куну — синең эш. Хәзер матбугат министрлыгына бар, сөйләш”, — диде. Мин барысын да үзем хәл итәргә тиеш. Ул мизгелдә, дөресен әйтергә кирәк, бик җиңел булмады. Шул ук вакытта остазымның миңа ышаныч белдерүен, зур җаваплылык йөкләгәнен аңладым. Матбугат һәм мәгълүмат министры урынбасары В.А. Злобин белән сөйләштек, ул икенче көнне УР Президент резиденциясе каршында машина көтеп торачагын әйтте. Димәк, бару мәсьәләсе ачыкланды, ә калганын баргач хәл итәрмен әле…
Бу ярыш турында бөтен ваклык­лары белән “Сәламәт буласың килсә…” дигән саллы гына репортаж басылып чыкты.

18 июль
Иртән, унберле автобуска утырып, редакциягә киттем. “Нәрсә турында язарга соң бүген?” — дип уйлап барам. Башка бер фикер дә килми.Тәрәзәдән карап барам: йортлар, кешеләр, урамнар… Тукталышта кемнәрдер төшеп кала, яңалары керә. Шулчак автобуска ике ханым килеп керде. Ни сәбәптер, болар тавыш куптардылар. Бер-берсенә дорфа сүзләр әйтешәләр. Минемчә, бу ике ханым иртә белән үк үзләренең генә түгел, күпләрнең кәефен төшерде ул көнне. Бу турыда язмый булмый. Менә бит тормышчан вакыйга! Редакциягә барып җиткәнче, минем язмама нигез салынган иде инде. Сәгать уникедә мәкаләм тулысынча эшкәртелеп бетте. Ә төштән соң остазым Закуан абыйдан яңа эш сорадым. Ул: “Рәмзилә белән икегез “Яңарыш”ны укучыларга тәкъдим итегез, ягъни язылырга өндәү формасында, үзегегезнең уй-фикерләрегезне җиткерегез. Язмагызны кичкә тәмамлагыз”, — диде. Без тәмамларга сүз бирдек. Һәм сүзебездә тордык та.
20 июль
Кичен рус телендә нәшер ителгән бер журнал актарып утырганда, “Никотин, табак, здоровью — враг” дигән язмага тап булдым. Кара әле, бик тә көн кадагына суга торган мәкалә бит бу, дип уйладым. Сызгаларга тотындым һәм тәрҗемәгә нигезләнгән, үз фикерләрем чагылган мәкалә язарга булдым. Ура! Барып чыкты бит, нәкъ мин теләгәнчә. Шулай итеп, “Тәмәке тартучылар арта… Тормышны артка тарта” дигән баш астында бу язма “Яңарыш”та дөнья күрде.

23 июль
Эштән кайткач, ял итеп, телевизор карап утырам. Ниндидер бер сериал бара. Бер егет сөйгән кызына бара, ишеген шакый, ә аңа ярым­шәрә ир-ат ишек ача. Бу өзек “Берсе эшлеккә,икенчесе кешлеккә” дигән әхлак темасына мәкалә язарга этәргеч булды. Казанда иптәшем белән булган вакыйга да искә төште. Шулай итеп, бик тә тәэсирле язма килеп чыкты.

25-27 июль
Закуан абый безгә: “Юкамен якларына барып, анда яшәүче татарлар белән танышып, хәл-әхвәлләрен белеп кайтырга кирәк булыр”, — диде. Кайберләребез киреләнеп тә алган иде, ләкин остазыбыз әйткән сүз — закон. “Барыгыз да барасыз!” — гына диде. Билгеле инде, борчыласың. “Берәр олырак кеше булсын иде”, — дип уйлыйсың. Белгән, күргән җир түгел бит. Әмма кирелекне читкә куеп, барыбыз да юлга чыктык. Без, яшь журналистлар, анда булган барлык күңелле очрашулар, вакыйгалар, уй-кичерешләрне “Юкамен якларына сәяхәт” дигән зур гына язмада чагылдырдык.

30 июль
Дустым белән бергә ял итеп кайтырга дип, Пирогово елгасына юл тоттык. Урман сукмагы аша үткәндә, колакны кисеп, мыскыллап әйтелгән “деревня” дигән сүз ишетелде. Ерак та түгел бер төркем яшьләр хәмер эчеп утыралар. Күрәсең, араларында авылдан килгәннәр дә бар. Бу сүзне әйтүче “булдыклы” шәһәр малае, күрәсең. Шунда мин спорт белән шөгыльләнүче, төрле түгәрәкләргә йөрүче, уку йортларында укучы, көннәрен файдалы итеп уздыручы авылда туып-үскән яшьтәшләремне искә төшердем. Һәм бу турыда язарга кирәк икәнен аңладым. Шулай итеп, күңелдә “Мин авылдан” дигән язма туды.

1 август
Менә бер ай узып та китте. Бу “Яңарыш”та узган беренче практика минем өчен бик тә файдалы, кызыклы булды. Ул көннәр минем өчен чын журналистика мәктәбе иде. Бүлмәдә генә утырып түгел, ә үзең, мөстәкыйль рәвештә, халык белән аралашып, аны борчыган мәсьәләләрне язмаларыңда күтәреп чыгу нинди зур шатлык һәм җаваплылык бит. “Яңарыш” редакциясендә хезмәт куючы һәркемгә дә бик рәхмәтле мин. Ә Закуан абыйның һәр сүзе, киңәше миңа киләчәктә дә кирәк булыр дип уйлыйм. Икенче елга да, Алла боерса, мин “яңарыш”лылар белән кулга-кул тотынып эшләр идем. Рәхмәт сезгә!