Айдар Хөснетдинов: «Хәзерге укучылар үз яшьләре өчен бик акыллы!»
Укытучы булу җиңел түгел — күптәнге хакыйкать бу. Яшь белгечләрнең мәктәпкә киләсе килми. Дәүләт күпме акча түләп югары уку йортында укыткан, укытучы дипломы биреп чыгарган яшьләр бер ике ел мәктәптә эшләгәч тә китеп баралар. Сәбәбе — укытучы эшен иҗади эш, дип күз алдына китергән егет-кызларның кәгазь боткасына, дәфтәр тикшерүгә, кирәк-кирәкмәгән отчетлар язуга кереп чумулары.
Салагыш мәктәбенә укучылар белән очрашуга баргач, әлеге сүзләрнең киресен исбатлап кайттык. Безне, “Яңарыш” редакциясе әгъзаларын, Әгерҗе районында иң яшь мәктәп җитәкчеләренең берсе — Айдар Хөснетдинов каршы алды. Яшь егет Чаллы Дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Сарсак-Омга, Тирсә мәктәпләрендә хезмәт куйганнан соң, Айдарны туган авылы Салагыш мәктәбенә җитәкче итеп куялар. Әңгәмә барышында без яшь укытучы турында түбәндәгеләрне белдек.
— Айдар, бер бөек кеше: “Әгәр гомер буе тир түгәсең килми икән, һөнәрне үзең кызыксындырган өлкәдән сайла, ул чакта эшең дә гел канәгатьләнү, ләззәт кенә китерер”, — дигән. Сайлаган һөнәрең ошыймы?
— Минем әнием һәм туганнарым укытучылар. Миңа ул ят һөнәр түгел. Көнем мәктәптә балалар белән үтә. Тормыш иптәшем Гөлнара да математика укытучысы булгач, гаиләдә дә сүз мәктәп турында гына. Үз эшемне яратып эшлим. Ә иң илһамландыра торганы — үз укучыларымның уңышы.
— Җитәкче булып үзең укыган мәктәпкә килү һәм сиңа белем биргән укытучылар белән бер коллективта эшләү куркытмадымы?
— Әлбәттә, җитәкчелек итәргә ризалык бирү алдыннан уйландым. 26 яшьлек егетне кабул итәрләрме, тыңларлармы, дигән фикерләр бимазалады. Аллага шөкер, бүгенге көндә әйбәт кенә эшләп киләбез. Салагыш мәктәбенә ике филиал- Уразай һәм Ямурза башлангыч мәктәпләре, ике балалар бакчасы керә. Мәктәптә — 72, балалар бакчасында — 30 бала. Минем кул астында кырык сигез кеше эшли. Бүгенге мәктәпне кырмыска оясына тиңләргә була: инициатива, активлыкны арттыру максаты белән кайнап тора укытучылар дөньясы. Эзлән, тырыш, янып эшләвеңнең нәтиҗәсе үзең өчен дә укучылар өчен дә файдалы булсын.
— Бүгенге укучылар нинди алар һәм аларның укытучыларга карата мөнәсәбәте нинди?
— Бүгенге укучылар үз яшьләре өчен бик акыллы, әмма аларга олы абыйлары кебек киңәш бирергә дә кирәк. Укучы балалар, әлбәттә, яшьләргә тартылалар. Укучылар теләге буенча өстәмә рәвештә спорт түгәрәкләре алып барам. Ял вакытында алар белән бергәләп Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт кылдык.
— Укытучы, иң элек, укучыларыннан яраттыра белергә тиеш, дип әйтәсең инде…
— Әлбәттә, укучы-укытучы арасында таләп, бурычлар гына түгел, ә ихтирам, хәтта туганлык кебек хисләр тәрбияләнә. Һәрбер баланың күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Авыл җирендә укытучы белән укучы арасындагы мөгалләмәләр күпкә гадирәк, җылырак, минемчә.
— Мәктәп ябылу шаукымыннан да котылып калгансыз.
— Салагыш мәктәбе коллективы, ата-аналар белән бер булып, күңелебездәге борчулы уйларыбыз белән ярдәм сорап, төрле оешмаларга һәм җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттек. Мәсьәлә уңай хәл ителде: мәктәбебез унберьеллык булып сакланып калды.
Заманга яраклы шәхес тәрбияләүче укытучы, беренче чиратта, күпкырлы белемгә ия булса, икенче яктан, талантлы, иҗади, тынгысыз шәхес булырга тиеш. Яшь укытучылар гаиләсе авыл җирлегендә үткәрелгән кичәләрдә дә актив катнашалар. Салагыш авылының иҗади шәхесе — Тәнзилә Хәбибуллинаның юбилей кичәсендә дә Айдар белән Гөлнара авылдашларына бик матур парлы биюләрен бүләк иткәннәр.
Мәктәпләр нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, укытучының максаты гомер бакый үзгәрми — тирән белемле югары әхлаклы яңа буын тәрбияләү булып кала бирә. Авыл җирендәге мәктәпләргә Айдар, Гөлнаралар кебек яшьләр килсә, мәктәпләрнең киләчәге дә ышанычлы булыр.
Рәфилә Рәсүлева.