Айдар Муллаәхмәтов: «Интернет – җинаятькә ачык юл»
Кемдер күңеленә хуш килгән һөнәренә бик сайланып, күп эш урыннары алыштыра торгач килә. Кайберәүләр һөнәрне очраклы гына сайлый. Болар берсе дә язмам герое — Айдар Әнис улы Муллаәхмәтов турында түгел. Ул үзенең нинди юнәлеш сайлыйсын кечкенәдән белгән һәм үзен алдан ук әзерләгән. Абыйлы-энеле ике ир бала әтиләренең хәрби хезмәткә багышланган катлаулы, әмма бик кирәкле эшен балачактан күреп, аңлап үсәләр. Әтиләре улларында үз һөнәре аша хәрби хезмәткә мәхәббәт тәрбияли алган күрәсең, югыйсә икесе дә аның юлыннан китмәс иделәр.
“Абыем Түбән Новгород Эчке эшләр министрлыгы академиясенең Ижау филиалында укып, полиция хезмәткәре булып эшли. Мин дә абыем юлыннан киттем. Шушы ук уку йортын тәмамлап, Ленин районы Эчке эшләр бүлегендә оператив хезмәткәр булып эшли башладым. Аннары мине Эчке эшләр министрлыгы составындагы наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлегенә күчерделәр, ике ел анда эшләдем», — ди Айдар. Эчке эшләр министрлыгы составындагы наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлегендә дә эшләргә туры килә аңа. 2018 елдан бирле ул — Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспорт буенча Ижау линия бүлегендә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе. Күптән түгел күрсәткән тырыш хезмәте өчен Айдар Муллаәхмәтовның Мактау тактасына куелуын белгәч, аның белән әңгәмә кормакчы булдым.
— Айдар, наркотиклар тарату җинаятьчелеге белән хәлләр ничек?
— Кызганычка каршы, бу афәтнең бетәсе юк. Узган елда законсыз әйләнештән 10 килограммнан артык наркотик алдык. Бу аннан алдагы елларга караганда күбрәк.
— Бу наркотик таратучы җинаятьчеләрнең артуы турында сөйлиме?
— Анысы да бардыр, аннары җинаятьчеләргә каршы көрәш тә хәзерге вакытта бик эзлекле, әзерлекле алып барыла, техника да көчәйде, хезмәткәрләр дә зур әзерлекле, җинаятьчеләрне кулга алу тиешле дәрәҗәдә бара.
— Наркотик тарату белән шөгыльләнүче җинаятьчеләрнең күбесе яшьләр, диләр…
— Әйе, чыннан да, наркотикларга бәйле җинаять кылучыларның күпчелеге яшьләр һәм алар наркотиклар таратуның контактсыз ысулын кулланалар. Наркобизнеста катнашучылар наркотик кулланучылар санын арттыру өчен Интернет челтәрен, бигрәк тә Телеграмм челтәрен файдаланалар. Алар Интернет “кибет” булдырып, әлеге эш оештыручыларга, таратучыларга, наркотикларны тиешле урынга илтеп яшерүчеләргә бүленә. Эшләрнең барысы Интернет челтәре аша гына оештырыла, бу кешеләр үзләре бер-берсен күреп белмәскә мөмкин, мәгълүмат алмашу бары тик виртуаль киңлектә бара. Әмма яңа технологияләр барлыкка килү җинаятьчеләргә кануннарны бозучы гамәлләр кылырга гына түгел, безгә дә аларны күпкә нәтиҗәлерәк ачыкларга ярдәм итә. Җинаятьчеләргә каршы көрәш өзлексез башкарыла, куелган бурычларны хәл итү өчен практикада сыналган ысуллар кулланыла. Проблеманы хәл итү өчен инновацион алымнар кулланыла.
— Яшьләр мондый җинаятьләргә ни өчен бара соң?
— Кайберләре — «доза» сатып алырга кирәк булган «авыру» кешеләр. Ә күпчелеген җиңел һәм тиз генә зур акча эшләү максаты җинаять юлына бастыра. Әмма ярты ел да үтми, алар төрмәгә эләгә. Бу — аның гомере челпәрәмә килде дигән сүз. Җиңел акча эшләү өчен үз гомерләрен юкка чыгарып кына калмыйча, алар күпме яшьләрне наркомания тозагына этәрә? Нәкъ менә шуңа күрә безнең төп бурыч — наркотиклар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүчеләрне табу, вакытында җәза бирү.
— Махсус профилактик чаралар үткәрү турында еш ишетәм? Аларның нәтиҗәсе бармы?
— Андый чаралар даими рәвештә үтә. Әйтик, «Россия балалары», «Мәк», ”Проводник” оператив-профилактик операциясе уздырыла. Мондый операцияләр вакытында җинаятьләр кими, чөнки җинаятьчеләр сагаеп кала.
— Наркотик тарату белән күпчелек акчага кызыгып шөгыльләнә башлыйлар. Ә ул акчага алданып, намусларын сатучылар үзләре нинди катлам кешеләре?
— Наркоманнар да, наркотик таратучыларның да күпчелеге — гаиләдә тәрбия күрмичә үскән, я эчкече ата-аналарның балалары. Ә икенчеләре киресенчә, яхшы шартларда, нужа күрмичә үскән, әти-әниләре фатирлар, машиналар, кыйммәтле бүләкләр биреп, иркәләп үстергән балалар. Шуңа күрә, әти-әни исемен йөртүчеләргә баланы ничек тәрбияләргә кирәклеге турында уйланырга урын бар. Гаиләне матди яктан ныклы итәм дип, артык эшкә бирелеп китәргә кирәкме икән?!
— Сез әтиегез һөнәрен сайлагансыз, бүгенге көндә үзегез дә әти. Сезне ничек тәрбияләделәр? Бала тәрбияләүдә нәрсәләрне мөһим дип саныйсыз?
— Безнең әти абыйны да, мине дә бик кечкенәдән спортка җәлеп итте. Спорт ул — сәламәтлек, дисциплина, төгәллек! Ул безне шулай дип үстерде. Мин көрәш, дзюдо белән шөгыльләндем. Һәрвакыт дәрестән соң даими тренировкалар, төрле турнирлар, ял көннәрендә чит шәһәрләргә — ярышларга бару, алдынгы урыннар яулау өчен тырышып әзерләнү… Шуңа күрә кайбер яшьтәшләрем кебек вакытны ничек телим, шулай уздырмадым. Баштарак спорт белән шөгыльләнергә әти мәҗбүр итә иде, соңрак мәктәпне тәмамлагач, укырга керү өчен үзебез бар көчкә тырыша башладык. Хәзер үземнең улыма 6 яшь. Ул да көрәш белән шөгыльләнә. Ярышларга йөрибез.
— Улыгыз белән шөгыльләнергә, гаиләгә вакыт каламы соң?
— Әлбәттә, эштән соң кайтам. Эш буенча чит шәһәрләргә дә барырга туры килә. Мин булдыра алмаган чакта тормыш иптәшем Эльвира ярдәмгә килә. Авырлыкларга күнегәсең инде ул. 2012 елда өйләнешкәч үк өч атнага Мәскәүгә укырга җибәрүләрен онытасым юк (елмая).
— Ничек уйлыйсыз, кайчан да булса бу наркомания, аның белән бәйле җинаятьләр бетәр микән?
— Ихтыяҗ тәкъдим тудыра, диләр бит. Бу – ачы хакыйкать. Әлбәттә, җинаятьчеләргә каршы көрәшнең туктаганы юк. Җинаять эшләгән кеше иртәме, соңмы барыбер үз җәзасын ала. Көнчыгыш илләрендәге кебек үлем җәзасы кебек каты чаралар күрелсә, бәлки беткән булыр иде.
— Айдар, сезнең авыр һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, иминлек телим, әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Эльмира Нигъмәтҗан.