Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Айдар Миннәхмәтов телевизион проектта катнашачак
11.06.2015

Айдар Миннәхмәтов телевизион проектта катнашачак

32Гыйнвар аенда Интернет сайтларның берсендә үткәрелгән бәйгедә катнашып, бер миллион сум акчага лаек булган Айдар Миннәхмәтов белән газета укучыларыбызны таныштырган идек инде. Шушы көннәрдә Айдар Мәскәүдә оештырылган “Бизнес акулалары” дигән бәйгедә катнашып, финалга узган.
“Бизнес акулалары” — реаль вакытта бара торган телевизион проект. Әлеге проектта Россиянең төрле регионнарыннан барлыгы 300гә якын кеше катнашкан. Беренче турда араларыннан иң яхшы 100 эшне сайлап алганнар. Алар исемлегенә Айдар да керә. Соңыннан аның проекты иң яхшы 46 эш арасында калып, 3нче этапка үтә. Мәскәүдә узачак финалга ул июнь аенда барырга әзерләнә. “Бәйге турында социаль челтәрләрнең берсендә белдем. Конкурс таләпләре буенча үз бизнес проектымның видео презентациясен җибәрдем. Финалга узуыма ышанмадым да башта. Бармаска да уйлаган идем. Тик дусларым һәм якыннарым барырга күндерде. Мәскәүдә финалга узганнар арасыннан 12 кеше генә сайланачак. Хәзер инде ахырга кадәр барырга тырышачакмын”, — ди Айдар.
Бәйгедә катнашу өчен Айдар Россиядә үлән чәйләрен җитештерү өлкәсен сайлый. Бизнес-проектны бик тиз әзерли. “Россиядә чәй эчүнең үзенең бер культурасы бар. Әлеге юнәлеш белән күптәннән кызыксынам, өйрәнәм. Дөрес, үлән чәйләре җитештерү буенча илебездә берничә оешма шөгыльләнә, тик алар турында бик аз беләләр. Бәйге телевизион проект булгач, безнең продукт җитештерелә башланганчы ук, аның турында инде беләчәкләр”.
Айдарның проекты белән бәйгене оеш­тыручылар да кызыксынган. Гомумән, әлеге бәйгедә катнашу бик зур тәҗрибә булуын ассызыклады әңгәмәдәшем.