Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Айнар Биктимиров: «Үз өстемдә эшләргә дә эшләргә кирәк икән әле»
28.01.2022

Айнар Биктимиров: «Үз өстемдә эшләргә дә эшләргә кирәк икән әле»

Агымдагы елның 17-21 гыйнвар көннәрендә Россия студентлары көненә багышланган «Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе узды.
Полиция хезмәткәрләре өчен гражданнарның куркынычсызлыгын һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү, хокукка каршы эшләрне кисәтү һәм ачу гына түгел, ә ирекле ярдәмчеләрне, яшь буын вәкилләрен кызыксындыру да бик мөһим.
Акция барышында полиция хезмәткәрләре студентларга Эчке эшләр органнарының төрле бүлекчәләре эшчәнлегенең үзенчәлекләрен күрергә һәм тоярга ярдәм итә, үзләренең нинди эшләр башкаруын күрсәтә, кулланыла торган корал һәм махсус чаралар турында сөйли. Студентлар белән тематик экскурсияләр һәм кызыклы әңгәмәләр үткәрелә.

Удмуртиядә транспорт полициясе хезмәткәрләре дә «Студентлар десанты» акциясендә катнашты. Быел алар үзләренә кунакка Ижау икътисад, идарә һәм хокук колледжының «Хокук саклау эшчәнлеге» факультетының өченче курс студентларын чакырдылар.
Ижау тимер юл вокзалында студентлар балигъ булмаганнар эшләре бүлеге, полиция патруль-пост хезмәте һәм кинологлар төркеме хезмәткәрләре белән берлектә полиция хез­мәт­кәрләренең көндәлек маршруты буенча патрульлек иттеләр. Шулай ук алар тимер юл вок­залында, көтү залында һәм поездлар килү платформасында булдылар. Полиция хезмәткәрләре аларга тимер юл вокзалында күрелә торган куркынычсызлык чаралары, кыска металл эзләгечнең билгеләнеше турында сөйләделәр, техник чаралар кулланып, пассажирларны тикшерү процедурасын, шулай ук кинологларның хезмәт-эзләү этләре белән ничек эшләүләрен күрсәттеләр. Булачак белгечләргә тимер юл транспорты объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм хокук бозучыларга карата кулланыла торган административ һәм җинаять җаваплылыгы чараларын да искә төшерделәр. Студентларның кызыксыну тулы йөзләрен күрү, хәрби киемдәге хезмәткәрләргә хөрмәт, соклану белән карауларын тою, төрле сораулар яудыруын ишетү күңелле иде.
“Дәреслектән укып, лекцияләр тыңлап алган белем әле ул белем генә, ә шуны үз күзләрең белән тормышта ничек кулланганнарын күрү тагын да үтемлерәк икән”, – ди әлеге чарада катнашкан студент Айнар Биктимиров. – Транспорт полициясенең төрле бүлекчәләре эше белән таныштык һәм аларга йөкләнгән төп бурычлар турында белдек. Биредә үземне һәр белгечнең урынына куеп карадым. Миңа кинологлар төркеме ошады. Этләрнең шундый акыллы була алуларын үзем күрмәсәм, ышанмас идем. Аларны биредә аерым хезмәтләргә яраклы итеп өйрәтәләр икән, мисал өчен нар­котиклар эзләүче, корал эзләүче һ.б. Хуҗаларының күзенә генә карап тора этләр, команда булмаса, урыннарыннан кыймшанмыйлар да, ни кушсалар, шуны башкаралар.
Линия бүлегенең дежур өле­шендә безгә «Папилон» автомат­лаш­тырылган дактилоскопик мәгъ­лүмат-эзләү системасы эшен күр­сәттеләр. Эксперт-криминалистика бүлеге башлыгы Денис Кришталь җинаять һәм һәлакәт булган урынга чыкканда, эксперт­ларга нинди бурычларны хәл итәргә туры килүе, дәлилләү чараларын ничек җыеп алулары, эзләр табулары, төрле экспертиза үткәрүләре турында тәфсилләп сөйләде. Ул эксперт-криминалистның һөнәри комплектын күрсәтте, нәкъ аның ярдәмендә бармак эзләре булган дактилоскопик экспертиза ясала икән. Без үзебез дә бармак эзләрен алып, табып карадык.
Тикшерү бүлеге хезмәткәре юс­­тиция подполковнигы Елена Шәймөхәммәтова безне «тик­ше­­рүче чемоданы» белән таныштыр­ды, теге яки бу чараның нинди гамәлләр белән үрелеп баруы турында җентекләп аңлатты. Хокук юнәлеше юрисконсульты Екатерина Машенина полиция хезмәткәре белергә тиешле законнар турында сөйләп үтте, коррупциягә караган хокук бозулар һәм җинаятьләрнең төрләре, экстремистик юнәлештәге җинаятьләр һәм террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәрләр җиткерү, шулай ук аларны кылган өчен җаваплылык турында искәртте. Безнең алда шәхси состав белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре чыгыш ясап, эшкә урнашу мәсьәләләренә җентекләп тукталдылар. Аларның чыгышларын тыңлап, әле үз өстемдә эшләргә дә эшләргә, миңа үземне физик яктан ныклап чыныктырырга, гыйлем алуымны да дәвам иттерергә кирәк, дигән фикергә килдем. Мин транспорт полициясе бүлегендә эшләр идем”, – диде Айнар Биктимиров.

Элмира Нигъмәтҗан.