Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Аерылышучылар саны арта
27.07.2016

Аерылышучылар саны арта

Удмуртия Хөкүмәте каршындагы ЗАГС эше буенча комитет рәисе Людмила Попова бер төркем журналистлар белән очрашып, агымдагы елның 6 аена нәтиҗә ясады.
Аның әйтүенчә, быел ярты ел эчендә законлы рәвештә теркәлгән парлар саны 3397, бу 2015 елга караганда 768 парга азрак. Соңгы ике-өч елда Удмуртиядә генә түгел, гомумән, Россиядә өйләнешүчеләр санының кими баруын 90нчы еллардагы демографик югалтулар, хәзер нәкъ шул чорда туган буынның гаилә корыр вакыты җитүе белән аңлата комитет рәисе.
Бүген яңа гаиләләр төзү генә түгел, ә булганнарын саклап калу мәсьәләсе аеруча кискен тора икән. Законлы рәвештә аерылышулар саны 2550, бу үткән елның шушы чорына караганда күбрәк. 2015 елда 2536 аерылышу очрагы теркәлгән.
Агымдагы елның алты аенда республикада 10582 бала туган, бу сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 244кә азрак. 123 гаиләдә — игезәкләр, 1 гаиләдә — өч игез балалар туган.
“Ата-аналар балаларына Артем, Максим, Иван, Александр, Виктория, Мария, Дарья, Анна кебек исемнәрне еш кушалар. Сирәк очрый торган исемнәр — Добромир, Радим, Ратибор, Дива. Без ата-аналарны балаларына бик нык сәер яңгыраган исемнәр кушмаска өндибез. Шушы исем белән баланың гомер буе яшисе барлыгын аңлатырга тырышабыз. Күп кенә балалар үсеп җиткәч, ЗАГС органына үз исемнәрен алыштырырга киләләр. Ел дәвамында мондый мөрәҗәгать итүчеләр саны 800дән 1000гә кадәр була.
Агымдагы елның биш аенда 9820 үлем-китем очрагы теркәлгән. Бу санның узган елга караганда 232гә кимрәк булуы безне сөендерә”, — ди ЗАГС эше буенча комитет рәисе. — Мондый динамика булуы, ярты ел эчендә туучылар саны үлүчеләр саныннан 762гә күбрәк булуга китерде.”
Людмила Попова башка сөенечле үзгәрешләр белән дә уртаклашты: “Бүгенге көндә ЗАГСта хезмәт күрсәтү шартлары яхшыра. Үсеш, беренче чиратта, 2012 елны “ЗАГС — электрон хезмәт күрсәтү” сервисы булдыруга бәйле. Ел дәвамында электрон хезмәттән республикада яшәүче 5000гә якын кеше куллана. Федераль канун буенча дәүләт хезмәте күрсәтү электрон рәвештә дәүләт хезмәте бердәм порталына кертелде. Әлеге бердәм портал аша бүгенге көндә беркайда да бармыйча, чират тормыйча туу турында таныклык алырга, язылышырга һәм аерылышырга була. Бу юл белән, әлбәттә, ир белән хатын судка мөрәҗәгать итмичә үзара килешкәндә генә аерылышу мөмкин.
Балалар табу йортында ук сабыйны рәсми рәвештә теркәү проекты да көннән-көн үсеш ала. Балалалар табу йортына ЗАГС органы хезмәткәрләренең үзләре килеп, туу таныклыгы тапшырулары бүгенге көндә яңалык түгел. Элегрәк ЗАГС хезмәткәрләре бу эшне кәгазь документлар кулланып башкарса, хәзер Бердәм портал булдырылгач, ЗАГС эше комитеты рес­публика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә башка вариант булдырды. Бала табу йортларында бүгенге көндә компьютерлар куелды. Аналар балаларын теркәү турында бердәм портал аша гариза язалар, ул шунда ук ЗАГС белгечләренә барып җитә. Алар аны тикшереп, бала табу йортына инде әзер туу таныклыгы белән киләләр һәм аны анага тантаналы рәвештә тапшыралар”. Мондый шартлар, әлбәттә, матди кыенлыклар аша үтеп эшләнелә һәм аналарга сабыйлар табарга, матур гаиләләр корырга уңайлыклар булдыру максатыннан башкарыла.

Элмира Нигъмәтҗан.