Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Аек акыл – тормыш рәвеше
7.09.2017

Аек акыл – тормыш рәвеше

11 СЕНТЯБРЬ — БӨТЕНРОССИЯ АЕКЛЫК КӨНЕ

Беренче тапкыр аеклык көне 1913 елда православ чиркәве тарафыннан билгеләп үтелгән. Бу көнне Россиядә хәмер сату тыелган. 2005 елдан аеклык көнен билгеләп үтү яңадан гадәткә керде. Хәзер әлеге дата уңаеннан мәктәпләрдә хәмернең зыяны турында класс сәгатьләре үткәрелә, зурлар өчен дә төрле чаралар оештырыла, әмма хәмер сату кимеми.

-Әти, аракы кыйбатлангач, син азрак эчәрсеңме?

-Юк, балалар, киресенчә, сезгә азрак ашарга туры киләчәк…
Беренче карашка мәзәк булып тоелган әлеге әңгәмәдә никадәр тирән мәгънә ята! Әйе, өенә икмәк, балаларына тәм-том алып кайтасы урынга, акчасын соңгы тиененә кадәр шайтан суына тотып, эчеп-исереп йөрүчеләр шулкадәр күп бит! Үзенең тамырлары белән берегеп, кешелек дөньясын җимереп баручы эчүчелек чын мәгънәсендә заман проблемасына әйләнде бүген. Түбәндә әлеге проблеманы чишә алып, зур уңышларга ирешкән шәхес турында сүзем.

11нче санлы автобуста эштән кайтып барганда “Ижсталь” тукталышында утырган бер ир-атка игътибар итә идем. Йөз чалымнары ниндидер артистка да, рәссамга да, чегәнгә дә охшаган бу кешенең Алик Сәләхетдинов булуын, аның журналист Фәнзилә Салихованың җизнәсе икәнен белдем. Шушы көннәрдә редакциягә милләттәшебез Сәетнур Латыйпов килеп: “Языгыз әле Алик Сәләхетдинов турында”, — дигәч, аның белән кызыксынуым артты. Алик Сәләхетдиновның тормышы 1994 елда “Родник — трезвая семья» клубына килгәч үзгәрә. Туры юлга басып белем ала, һөнәр үзләштерә. 1978 елдан бирле “Ижсталь” заводында инженер-конструктор булып эшләүче Алик Сәләхетдинов — бүгенге көндә заводның мактаулы металлургы, атказанган эшчесе, 38 санлы цехның ветераннар советы рәисе, цехның физругы, Удмуртия Республикасында “Сухой закон России” партиясенең рәисе, 2004 елдан бирле Ижау шәһәрендә “Чыныгу” клубының җитәкчесе. Заводның Мактау тактасын аның фотосурәте бизи.

Аның турында кешеләр ярдәмчел, кече күңелле, хезмәт сөючән, диләр. Хәләл җефете Тәслимә белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә онык­ларын тәрбиялиләр. Пирогово буасы янында үткән Алик әфәнденең юбилей бәйрәменә кунаклар Түбән Кама, Можга шәһәрләреннән, Вот­кинск районының Кельчино авылыннан килгәннәр. Бәйрәм фильм карау, Әнирә Сафина, гармунчылар Зөфәр Сәлахов, Мөхәммәтнур Мөхәммәтгалиев чыгышлары, спорт ярышлары белән үрелеп барган. Һәм әйтергә кирәк спиртлы эчемлекләрсез!

Алик Сәләхетдиновның тормышы күпләргә үрнәк. Эчмичә дә күңел ачып һәм аның кебек заманга лаек шәхес булырга мөмкин икән.

Рәфилә Рәсүлева