Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Адәм яктыра белем белән
24.10.2019

Адәм яктыра белем белән

Гомер бик тиз уза да китә. Акыллы кеше үз гомерен ахирәткә ризык әзерләп уздыра. Бу дөньяның кадерен белмәгән кеше исә ахирәттә бик зур хәсрәттә булачак. Чөнки гомер безгә бер генә тапкыр бирелә һәм ул башка кабатланмаячак. Аны дөрес итеп кулланасың икән, димәк, син җәннәт белән өметле. Әгәр дә инде кеше фани дөньяда үзенә ахирәт өчен ризык җыймый икән, ул кыямәт көненә буш киләчәк.

Без Аллаһы Тәгаләне һәрвакыт зурлап искә алабыз, Аңа рәхмәт әйтәбез. Ул безгә бу дөньяда дөрес яшәү өчен бик күп киңәшләрен бирә. Коръәндә Үзенең яраткан пәйгамбәренә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Мөхәммәд: “Я, Аллаһ, миңа белем эстә”, — дип сора”. Галимнәребез бу аятьне: “Аллаһы Тәгалә ахирәттә сине коткарачак, иң кирәкле белемне тупларга куша”, — дип аңлаталар.
Бу дөньяда гыйлем күп. Белемнән башка бу дөньяда берни дә эшли алмыйсың. Ипи пешерү өчен дә, кешеләрне дәваларга да, машина йөртергә, күп катлы йортлар салырга да – тиешле белем кирәк. Тик болар барысы да өстәмә белемнәр. Ә иң төп гыйлем ул — Кыямәт көнендә сине җәннәтле итә ала торган белем. Әлбәттә, мөселман кешесе дә һөнәр үзләштерә, эшли. Дин кардәшләребез Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән соң төрле өлкәләрдә зур уңышка ирешәләр, бөтен дөнья үсешенә йогынты ясыйлар. Тик ничек кенә булмасын, мөселман үзләштерергә тиешле төп гыйлем ул – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итү. Һәм син: “Ни өчен шулай?” – дип түгел, ә: “Ничек дөрес итеп гыйбадәт кылырга?” – дип сорарга тиеш. Бу сорауларга дини гыйлем алып кына җавап табарга була. Иртән торып намаз укыйсың, дога кыласың. Тик иң гади һәм беренче сорау: ә син тәһарәтне дөрес итеп алдыңмы? Әгәр дә, белемең җитмичә, тәһарәтне дөрес алмыйсың икән, синең намазың да кабул булмый. Күз алдыгызга китерегез әле, шул сәбәп аркылы еллар буе укыган намазың кабул булмаска мөмкин бит! Тиешле гыйлемең юк икән, алга китеп булмый. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз белемен арттырып торган.
Гыйлем – максатыңа ирешү өчен менә дигән корал булып тора. Тик әгәр дә алган белем сине ялгыш юлга кертә икән – димәк, аның файдасы юк. Ерак китәргә дә кирәкми. Бөтен кешелекнең дошманы булган Иблиснең гыйлеме бик күп була. Шул гыйлеме аркасында Аллаһы Тәгалә аны барлык фәрештәләрнең башлыгы итеп куя. Әмма ул тәкъва булмый, Аллаһ Тәгалә кушканны үтәми. Аллаһ аны оҗмахтан куа, иң түбән дәрәҗәгә төшерә. Шуңа да гыйлем ул – максатыбызга ирешү коралы да, Аллаһы Тәгаләгә дөрес итеп гыйбадәт кылырга да ярдәм итә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с): “Гыйлем алуның дәрәҗәсе, гыйбадәт кылуга караганнан артыг­рак”, — диде. Чөнки гыйлем — кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кыйммәтле бүләк, олуг нигъмәт. Аны һичнәрсә белән дә тиңләштереп булмый. Гыйлем алучы кеше һәрвакыт гыйбадәттә булган кешедән һәрвакыт эзләнүдә булуы белән аерыла. Гыйлемле кеше башкаларны да төзәтә ала, үз хаталарын да аңлый. Кеше гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: “Мәчеткә белем бирергә килгән кеше хаҗ кылгандагы кебек әҗер-савабын алыр”, — ди. Үзләре күпмедер гыйлем туплагач, башкаларга да шул белемне бирергә омтылучы дин кардәшләребез безнең арабызда да бар. Алар якшәмбе мәктәпләрендә, үзләренең гаиләләрен, ял көннәрен калдырып, укыталар. Мондый дәресләребез республикабызның барлык мәчетләрендә дә бара бүген. Укытучылар арасында имамнар бик аз. Ә менә башкаларга үзләре теләп гыйлем бирергә теләгән дин кардәшләребез бик күп. Арабызда: “Мин дә укытыр идем, тик үз белемем аз”, — дип уйлаучылар да бар. Ләкин мәчеткә гыйлем алырга килгән кешенең белеме тагы да кимрәк. Әгәр дә син тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән укыйсың, Ислам дине нигезләрен һ.б. беләсең икән, “Атнасына бер-ике сәгать дәвамында дәрес бирә алам”, — дип әйтә аласың. Мәчетләребездә белем бирүчеләр үзләре дә мөгаллим ролендә генә булып калмыйча, белемнәрен арттыру өстендә даими эшлиләр. Аллаһ йортына намазларга даими йөрүчеләр арасында да респуб­ликабыз мәчетләрендә вәгазьләр укый алырлык кешеләр күп дип ышанып әйтә алам. Чөнки республикабызның күп кенә шәһәр, районнарында дини гыйлем тиешле дәрәҗәдә түгел, анда гади аксакал да галимнәр рәтендә булырга мөмкин. Шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен, мөмкинлеге булган һәркем үз гыйлемен башкалар белән уртаклашырга тырышсын иде.
Күптән түгел шәһәребездә наркотикларга каршы көрәшә торган волонтерлар оешмасы вәкилләре белән очраштык. “Сезгә моның файдасы бармы? Түләнәме?” – дип сорагач, “Юк”, — дип җавап бирделәр. “Сезнең буш вакытыгыз күптер инде?” – дип сорагач та: “Юк, безнең дә гаиләләребез бар”, — диделәр. Үз эшләү алымнарын да аңлаттылар. “Безнең оешма шәһәребездә наркотиклар булмасын иде дип теләүче энтузиастларны берләштерә”, — дип аңлаттылар. Бу кешеләр үз вакытларын кызганмыйлар. Ә без? Атнасына, аена бер-ике сәгатьне башкаларга гыйлем бирү өчен куллана алабызмы? Әлбәттә! Әйе, кемнеңдер башкаларны укытырга кирәкле гыйлеме, чыннан да, бәлки юктыр да. Ләкин безнең мәхәлләдә авылларга йөреп дәресләр оештырырга теләкләре булган имамнарыбыз бар. Ләкин аларның берсенең машинасы юк, икенчесе йөртә белми. Мөмкинлеге булган кеше шушы имамны ул дәрес бирергә тиешле авылга кадәр алып барып, алып кайтып куя ала. Мәсәлән, айга бер тапкыр. Бу кеше дә үз әҗер-савабына ирешәчәк.
Кешенең белем туплавы туганнан башлап аның вафатына кадәр дәвам итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Адәм баласына бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз», — диде. Шуңа күрә без файдалы белем алырга гомеребез буе омтылырга тиешбез.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.