Агач — җимеше белән, кеше — эше белән
— дип юкка гына әйтмиләр. Дөрестән дә, эшләгән эшнең беренчедән, матди нәтиҗәсе булса, икенчедән, ул кешене халык арасына чыгара, начар уйлардан, кирәксез шөгыльләрдән коткара. Язасы килгән сүзем инвалидлар, аларның эш белән тәэмин ителеше, дәүләт ярдәме турында.
7 августта Удмуртия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин Ижауда эшләүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эш белән тәэмин итүче предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Ул шушындый сәнәгать предприятиеләренең берсе – «Локомотив» җәмгыяте территориясендә узды.
Удмуртия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин: “Мондый предприятиеләр рес-публика тарафыннан хуплана. Әлеге ярдәмгә төбәк бюджеты 2020 һәм 2021 елларга акча бүлеп биргән инде. Бу федераль финанслау түгел”, — ди.
Александр Свинин сүзләренә караганда, Удмуртия Хөкүмәте 2020 елдан башлап экспорт һәм хезмәт җитештерүчәнлеге буенча милли проектларны тормышка ашыруда инвалидлыгы булган эшчеләр белән предприятиеләрне эшкә җәлеп итәргә тырыша. Хәзерге вакытта алар стандартлар буенча илкүләм проектларга керә алмый – аларның табышы зур түгел. Әмма республика җитәкчелеге бу мәсьәләдә мондый предприятиеләргә ярдәм итәчәк. Бу беренче чиратта табыш, отыш өчен түгел, инвалидлар, аларны җәмгыятькә тарту, үзләрен кирәкле итеп тойсыннар өчен эшләнә.
Шулай ук Удмуртиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мөмкинлекләре чикле хезмәткәрләре булган предприятиеләргә дә актив ярдәм итә. Мондый җитештерүчеләргә ике төр субсидия каралган. Аларның беренчесе торак-коммуналь хез-мәтләр: электр, су, җылылык өчен чыгымнарның бер өлешен каплый. Ә икенче субсидияне предприятие җиһазлар алуга тотылган чыгымнарны каплау өчен ала ала.
Александр Свинин “Локомотив” предприятиесен мисал итеп китерде. “Ике ел инде аңа Удмуртия җитәкчелеге булышлык итә. Элек «Локомотив»ның хәле күпкә катлау-лырак иде. Эш техникасын яңарту өчен акча җитмәде. Әмма предприятие җитәкчелеге инвалидлыклары булган кешеләрнең эшен һәм продукциянең кирәклеген исбатлады. Дәүләт программасына да үзгәреш кертелеп, «Локомотив» җәмгыяте лизингка яңа станок сатып ала алды. Заманча җиһазлар сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын эшкәртү буенча тулы цикллы предприятиене булдырырга мөмкинлек бирде. «Локомотив» предприятиесендә ПЭТ-шешәләр эшкәртелә. Аларны Удмуртиядән кабул итәләр. Бу Удмуртия өчен генә түгел, бөтен Урал төбәге өчен дә уникаль мөмкинлек”, — диде ул.
«Локомотив» җәмгыяте чыгымнарының бер өлешен, шул исәптән лизинг түләүләрен каплауга Удмуртия бюджетыннан 4 млн 140 мең сум күләмендә субсидия алган. Предприятиенең эшчәнлеге турында аның директоры Сергей Лосин җентекләп сөйләде. Аның сүзләренчә, «Локомотив» предприятиесе төзелеш материалларыннан алып бахил өчен төргәкләргә кадәр җитештерә. Боларга халык арасында ихтыяҗ зур. Географиясе дә киңәя бара: Россиядән Белоруссиягә, Казахстанга һәм башка БДБ илләренә кадәр продукцияләре тарала. Күптән түгел Латвиягә әйберләр сатканнар. “Локомотив” компаниясендә төрле төркем инвалидлыгы булган 97 кеше рәсми рәвештә эшли. Предприятиедә 17 төр продукция җитештерелә.
Сергей Лосин фикеренчә, перспективада — «Локомотив»ның җитештерү куәтен, эш урыннарын, сату күләмен, базарларны арттыру. Шулай ук предприятие директоры хәбәр иткәнчә, ул Удмуртия сәнәгать министрлыгыннан инде биш елга якын субсидия ала. Бу акчалар пластик калдыкларны пленка итеп эшкәртү өчен алынган җиһаз чыгымнарын капларга мөмкинлек бирәчәк. Нәкъ менә шушы агрегат ярдәмендә ярты ел элек «Локомотив»та өзлексез эш башланды. Хәзер предприятиедә эшкәртелә торган чимал җитештерү күләме аена 130 тоннага җитә.
Киңәшмәдә Удмуртиянең Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе Максим Воробьев та катнашты. Ул инвалидлыгы булган хезмәткәрләр эшләүче предприятиеләрне үстерү өчен дәүләт игътибары һәм ярдәме аеруча мөһим дип саный.
“Инвалидлыгы булган кешене үзенә урнаштыра алмаган предприятиеләр эш урыннарын арендага ала. Моны предприятие инвалидлар җәмгыяте белән килешеп эшли. Эш бирүче тарафыннан инвалидлыгы булган хезмәткәргә минималь хезмәт хакы түләү каралган.
Максим Воробьев сөйләвенчә, Удмуртиядә төрле группа инвалидлык белән 600 кеше эшли. Рес-
публикада хезмәткәрләренең төп өлеше мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булган биш предприятие бар. Шуларның өчесе Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә карый. Ә калган икесе, шул исәптән «Локомотив» җәмгыяте – Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенә.
Эльмира Нигъмәтҗан.