Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Агач утыртырга ашык!
18.05.2016

Агач утыртырга ашык!

Май ае буена Бөтенроссия урман утырту акциясе бара. Бүгенге көндә Россиянең 40 төбәге, Себердән — Чечняга кадәр 60 шәһәр, 1 миллионнан артык кеше әлеге акциядә катнаша. Бу урманнарны саклауга, экологик тәрбиягә зур өлеш кертә.

Удмуртия Республикасында агач үсен­­теләре “Удмуртлес” питомнигында үстерелә. 12 май көненә 27 мең данәсе инде утыртылган.
Күпер төзелеше белән танышканнан соң, без дә Камбарка районының карьерына юл тоттык. Кама һәм Буй елгалары аша күпер төзү өчен урмандагы агачлар киселеп, ком алганнан соң калган карьерда күл ясау планы була. Соңыннан әлеге җиргә нарат агачы үсентеләре утыртырга булалар. Агымдагы елда 6,8 га җирдә агач утырту күздә тотыла. Алга таба 35,1 гектарга рекультивация ясалачак.
Удмуртия җитәкчеләре белән беррәттән без — журналистлар да бу көнне агач утырт­тык. Кабинетларда, офисларда гы­на утырган, кәттә генә киенеп йөрүче җитәкчеләр — барысы да бу көнне эш киеменнән иде. Берсе дә сынатмады! Агач утырту буенча ярыш та булып алды. Удмуртия Дәүләт Советының вице-спикеры Софья Широбокова белән Удмуртия урман хуҗалыгы минист­ры Рафис Касимовка беренче урын алырга без — журналистлар гына үзебезнең сорауларыбыз белән комаучаладык, югыйсә, алар беренчелекне бирмиләр иде. Иң мөһиме — барыбыз да бу эшебез белән тирә-якны яшелләндерүдә бәяләп бетергесез өлеш керттек!

Рәфилә Рәсүлева.