Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


11.05.2012

Агач утыртыйк!

12 майда Татарстанда агач утырту көне игълан ителде. Бу — бик кирәкле гамәл. Мин үзем шәхсән агач утыртырга яратам.

Элегрәк, җитмешенче елларда, минем балачагым үткән Әгерҗе районы Касай авылында Илморза елгасы буенда тупыл һәм таллардан башка агач үсмәде диярлек. Ә авыл эчендә башлангыч мәктәп янындагы бакчада нарат һәм каен агачлары гына үсә иде.

Бер язны шул бакча да күрше авыл Кадыбашка йөреп укучы, бездән зуррак балалар белән яшь үсентеләр утыртуым хәтердә. Җәй коры килгән елларда сирәк кенә яуган яңгырлар да безнең авылның агачлы, әрәмәле Көтмәс буйларын үз итә иде. Димәк, әбиләр хак әйткән: болытларны агач үскән җир тарта икән.

Сиксәненче еллар башында мин үземнең булачак хатыным белән авылга кайткач (ул — шәһәр кызы), «Ник сезнең авылда агачлар аз?» — дип сорады. Шул вакытта агачлар утыртырга кирәклеген күңелемә салып куйдым. Соңрак койма буй­-л­а­п үскән кычытканнарны чабып, хатыным белән анда 1-2 яшьлек нарат һәм чыршы, 3-4 еллык каен һәм имән агачлары утырттык. Яз-көз авыл­га кайткан саен аларның тирә-ягын әрекмән һәм кычыткан сабакларыннан чистартып торгач, үсеп киттеләр тагын! Егерме еллап элек утырткан нарат һәм чыршылар кыш көнендә, бөтен җир кардан ап-ак булган чакта, авыл урамына ямь биреп, яшел булып утыралар.

Әле быел базардан эрбет (кедр) күркәсе алып, аның чикләвекләреннән ылыслы урман туфрагы һәм мүк салынган савытта тәрәзә төбендә язга эрбет үсентеләре үстердем. Шул 5-6 агачны җиргә күчереп утырткач, бер-икесе генә тернәкләнеп китсә дә бик әйбәт бит!

Гомер көзенә кергәндә үзем утырткан агачларның үскәненә карап кәеф күтәрелә, тагын да яшисе килә, җәмәгать!

Фәрит Исмәгыйлев, Ижау шәһәре