Авыруларны атлар дәвалый
3 августта Удмуртиядә зур вакыйга — Социаль туризмны үстерү һәм иппотерапия фестивале узды.
Ижау ипподромы әлеге фестивальне «ВАЛТАУ» хәйрия фонды белән бергә оештырган. Фестивальдә атлар ярдәмендә сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар катнашты. Оештыручылар күңел ачу программасы әзерләгәннәр: атлар ярдәмендә чыгышлар күрсәттеләр, атларда бушлай йөрү, фотосессияләр булды, шулай ук рәфсем конкурсына йомгак ясалды. Көннең салкын булуына һәм болытларның эленке-салынкы, явам-явам дип торуына да карамастан, тамашаны күзәтергә килүчеләр шактый иде. Чыгыш ясаучы балалар тамашачыларны күреп, шатлык хисләре кичерделәр, атка атланып йөргәндә, хәрәкәтләр ясаган чакта да, аларның күзләре тамашачыда иде, кулларын болгап сәламләделәр. Белгечләр иппотерапиянең файдасы һәм мөмкинлекләре турында белешмә бирделәр. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләренә иппотерапевтлар, диетологлар, бала хокуклары буенча белгечләр белән аралашу, кызыксындырган барлык сорауларга җавап табу мөмкинлеге булды. “Валтау” фонды директоры Татьяна Сухих сүзләренчә, катнашырга теләк белдерүчеләр күп булса да, катнашырга килүчеләр саны – 25 кенә иде. “Начар һава торышы сәламәт кешеләргә дә йогынты ясый. Авырулар аны тагы да ныграк сизә”, — диде ул.
Гаҗәеп хайваннар дөньясы
Хайваннар кешенең кәефен күтәрә, тынычландыра. Бу дәвалау ысулы зоотерапия дип атала. Әлеге ысул бөтен дөньяда билгеле. Йонга аллергия булмаган очракта хайваннар белән дәвалауның бернинди зыяны юк. Дәвалый торган хайванга карап, зоотерапиянең һәр төренә аерым исем биреп чыкканнар.
Кошлар сайравы да бик яхшы булыша бит. Моны күпләрегезнең кулланып караганы бардыр. Моны исә еш кына шифаханәләрдә кулланалар. Кошлар сайравының дәвалы булуын Борынгы Һиндстанда ук күзәткәннәр. Кошларны күзәтеп тору һәм аларның сайравын тыңлау нерв системасына уңай тәэсир итә: ул кешене тынычландыра, юата, сулышны һәм йөрәк тибешен тигезли. Моны үземнең дә сынап караганым булды: табиб киңәше белән әлеге бүлмәгә кергән идем, кошлар сайраган тавышка тынычланып йокыга китүемне сизми дә калганмын.
Иппотерапия — атлар яки пони ярдәмендә дәвалау алымы. Гәүдәң төз булсын дисәң, атта йөрергә кирәк. Наркотикларга һәм алкогольгә бәйле затлар бу хайваннар белән күбрәк аралашса, тернәкләнү мөмкинлеге зуррак икән. Белгечләр полиомиелит, сколиоз, балаларның церебраль параличы булганда атта йөрүнең нәтиҗәле булуын күптән исбатлаган. Ат ярдәмендә дәвалау үзәкләре бик күп илләрдә эшли. Ижау ипподромында да иппотерапияне кулланалар.
“Валтау” фонды директоры Татьяна Сухих сүзләренчә, церебраль паралич, аутизм, склероз, акыл һәм психик яктан үсеш тоткарлыгы, Даун синдромы булганда иппотерапия бик файдалы. “Иппотерапия тылсымлы дару түгел, тик шулай да, комплекслы рәвештә шөгыльләнгәндә, файдасы сизелә. Дәвалау эффекты атка атланып йөрү нәтиҗәсендә ирешелә. Үсеш тоткарлыгы күзәтелгән балаларга иппотерапия бик файдалы. Балалар атлар белән аралашудан уңай хисләр алалар. Теле ачылып китә алмаган балаларга файдалы тәэсир мисалларын китерергә мөмкин. Бу очракта балалар психик яктан үзгәреш кичерә, ныгый”, – диде җитәкче.
Тренер Валерия Рябова әйтүенчә, атлар янында балалар тынычлана, дөньяны танып белүләре җиңеләя, атта йөргәннән соң мускуллары йомшара. Ул 10 елдан артык балалар белән шөгыльләнә. “Безнең максат – баланы тынычландыру. Балалар, беренче чиратта, атта йөрергә дип килә. Шунлыктан алар атлардан курыкмыйлар. Ә без аларны ат өстенә утырган килеш төрле күнегүләр, хәрәкәтләр ясарга өйрәтәбез. Массаж ясаган вакытта, балалар елый, аларның тәне авырта. Атта йөргәндә, баланың арка мускуллары табигый рәвештә ныгый, ләкин ул массаждагы кебек уңайсызлык кичерми. Шулай ук куллары белән боҗраны 2 кулы белән тотып барганда, аттан егылмас өчен, аяклары белән атны кысып утыралар. Аяк мускуллары да ныгый”, – ди ул.
«Кояш малае»
Бирегә йөрүчеләр арасында татарлар бик күп икән. Шуларның берсе — 4 яшь ярымлык Айдар Баһаветдинов. Малайның әти-әнисе белән бик рәхәтләнеп аралаштык. Лилия һәм Рөстәм Баһаветдиновлар гаиләсенең тыныч кына бер көйгә аккан тормышын үзгәрткән Айдар турында бара сүзебез. Яратышып, күзгә-күз карашып гомер кичергән ир белән хатынның көтеп алган икенче сабыйлары ул. Лилия: “Йөкле вакытта бернигә дә зарланмадым. Үз-үземне яхшы хис иттем. Анализлар да гел яхшы булды, авырганымны да хәтерләмим, ахыргача җиңел йөрдем. Бәләкәчкә 2 көн дигәндә, табиблар: «Балагызда – Даун синдромы…» – дип, телсез калдырдылар”, — ди. Лилия моннан 4 ел элек булган ул вакыйгаларны, кире кайта-кайта, күңелендәгесен барлый. «Безгә әти-әниләр, туганнар, дуслар ярдәм итте. Иң беренче чиратта, ирем терәгем булды. Айдар туганнан соң без дөньяга башкача карый башладык. Әйе, башта дөнья җимерелгән төсле иде. Тик болай уйлап, без бик ялгышканбыз икән. Тора-бара без бәхетнең нәрсә икәнен аңладык һәм тойдык…
Айдар белән бәби табу йортыннан чыккач, 4нче балалар хастаханәсендә ятарга туры килде. Анда ныклап тикшеренгәч, чыннан да балада Даун синдромы икәнлеге ачыкланды, җитмәсә, йөрәк өянәге дә өстәлде. Хастаханәдәге табибларның балага карата кимсетүле карашларын күргәч, бик авыр булды, баланы алып, качып чыгардай булдым. Түбәнсетүләр, кырын карашлар моның белән генә бетмәде. Балага 3 ай булганда, пневмония белән авырды. Аны 4 төрле антибиотик белән дәваладык. Аллаһ ярдәме белән соңгы антибиотикның файдасы тиеп, пневмонияне җиңдек. Айдарга 5 ай чакта Томскига барып, йөрәгенә операция ясаттык, — ди Лилия. — Беренче ярдәмчем – әнием. Олы кызым Аделина да энекәшләрен бик ярата, алар үзара дус-тату. Айдар — безнең өчен шундый ук гади, сау-сәламәт һәм идеаль бала. Бөтен сүзне аңлый, кирәген аңлатып бирә ала. Аңа ни генә әйтсәң дә, бер әйтүдән ул барысын да ишетә, күрә, тыңлый. Кечкенә улыбыз Әмиргә 2 яшь 3 ай. Алар бергәләп үсәләр, бер-берсеннән күреп өйрәнәләр. Урамнан кергәч тә, аңа аяк киемнәрен салырга, өс киемнәрен чишенеп-киенергә ярдәм итә. Гел кайгыртучан, кешеләрне бик ярата. Яшьтәшләре белән чагыштырганда, бала чыннан да үсеш ягыннан артта калып бара. Айдар 1 яшь 9 айда гына йөреп китте. Бик еш авырый, иммунитеты бөтенләй юк. Быел барлык прививкаларны куйдырттык, 119нчы балалар бакчасына инклюзив төркемгә барырга җыенабыз, Аллаһ бирсә. Айдар ул — мөстәкыйль: үзе ашый, киенә, балаларны да бик ярата, уйный. Башка балалар белән беррәттән тагын берничә шундый “кояшлы бала” була. 2 яшьтән үк дефектолог, логопед дәресләренә акча түләп йөрттек. Балалар бакчасында болар бушлай булачак”, — ди ана.
Сәламәтлек акчага сатылмый, дибез. Әмма авыру балалар тәрбияләгән гаиләләр өчен нарасыйларының саулыгы нәкъ менә акчага бәйле шул. Чөнки гади балага җиңеллек белән бирелгән һәр уңыш авыру балаларның әти-әниләренә кыйммәткә төшә. Түгелгән күз яшьләре, күңел газаплары ягыннан гына түгел, матди чыгымнар да күбрәк таләп ителә. Иппотерапиянең 1 дәресе (ярты сәгате) — 600 сум. “Валтау” хәйрия фонды аркылы йөргәндә, 100 сумын фонд, 500 сумын үзең түлисең. Бу хакта Лилия: “Атлар белән дәвалауны күптәннән башлыйсы килгән иде. Быелның гыйнвар аеннан йөри башладык. Һәр атнаның шимбәсендә 3 бала белән ипподромга китәбез. Айдар атта йөри, тренер белән шөгыльләнә. Без исә кызым, кечкенә улым белән урманда саф һава сулап йөрибез. Кызым да быел атларда йөрде. Аңа да бик ошады. Иппотерапия белән шөгыльләнә башлагач, Айдар аркасын тота башлады, мускулларының ныгыганы күренә. Андый балалар һава торышын нык сизәләр. Кайчак кәефсез булып, барасы килмәсә дә, хәйләләп алып барабыз. Аннан бөтенләй башка кәеф белән кайта. Тренерыбыз: “Сезне кар да, яңгыр да куркытмый. Дәресләрне калдырмыйча йөрисез, дип көлә”, — ди Лилия.
Бу көнне дә Айдар атка атланып, төрле күнегүләр ясап күрсәтте. Мин аны бик озак күзәттем. Ул һәр кешегә яратып карый. Аннары килеп әтисенә сыена, күтәрергә куша. Янында йөргән Әмир дә әтисенең аякларына килеп сарыла. Әмирнең шуклыгына карап, Айдар да аны кабатлый. Айдардан бертуктаусыз нур-яктылык бөркелеп тора. Хәленнән килсә, бөтен дөньяны кочаклап алыр иде. Алар бит ачу дигәннең дә, көнләшү, үч дигәннең дә ни икәнен белми. Шуңа аларны «кояшлы балалар» дип атыйлар.
Лилия һәм Рөстәм белән сөйләшкәндә, аларның никадәр көчле рухлы булуына шаккаттым. Күпчелегебез кечкенә генә авырлыклардан да төшенкелеккә бирелә, ә авыру балалар тәрбияләүчеләр еллар буе үз җилкәләрендә зур йөк күтәрәләр. Шул ук вакытта алар тирә-юньдәгеләргә карата да мәрхәмәтле, көләч йөзле булып кала беләләр.
Ата-ана бәхетенә ирешеп, сабыен һичьюгы бер генә кабат күкрәгенә кысып караганнар ачык белә: балаңа килгән авырлыктан да зуррак газап юк. Тормышның меңләгән проблемалары җилкәңә менеп утырса да, үзеңә берни дә булмас сыман тоела. Ә менә балаңа аз гына томау төшсә дә, даруханәгә чыгып йөгерәсең. Аның төчкерүе бетмичә, синең җаныңа тынгылык килми. Шушы хис башкаларның хәлен аңларга ярдәм итә дә инде. Лилия белән әңгәмәне дәвам итәбез: “Айдарны гади, сау-сәламәт бала кебек кабул итәбез. Башка балалардан аермыйбыз, аны яратуыбызны белдерергә, күрсәтергә тырышабыз. Бу аңа көч бирә”, — ди. Ә без аларга сабырлык, Айдарның савыгуын телибез.
Гөлнара Вәлиева.
Фотосурәтләрдә: Айдар әтисе Рөстәм, апасы Аделина, әнисе Лилия белән.