Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авыл — яшәү чыганагы
23.07.2015

Авыл — яшәү чыганагы

Сыеры барның — сые бар

Республикабызда тәүле­генә 40 литрга якын сөт бирүче сыерлар барлыгы турында ишеткәч, аларны барып күрү, шунда хезмәт куйган кешеләр белән аралашу теләге туды. Без Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең “Июльское” укыту-тәҗрибә хуҗалыгына юл тоттык. Җитәкчесе Геннадий Алексеевич Краснов бу көнне бик кәефсез иде. Очрашу хакында алдан ук килешенгән булсак та: “Ник килдегез? Безнең хуҗалык турында язудан ни файда?! Малларыбызның тамагы туямы?! Һава торышын гына карагыз. Күпме уңышны харап итте бу яңгырлар, күпме югалттык. Малларыбызга ни ашатыйк?! Иртәгесе көннең ничек булуы бил­гесез. Сезнең кайгы юк бездә”, — дип, бик каты әрләде ул безне. “Авыл баласы бит без. Бу тема күпләргә кызыклы, чөнки безне җир туйдыра. Сезнең хезмәт бик катлаулы. Әнием дә гомере буе сыер савучы булып эшләде. Хәлегезне аңлыйм”, — дигәч кенә йомшара төште ул. “Сезнең әниегез изге кеше икән! Бу хакта уйлаганыгыз булдымы?” — дип әйтеп куйды ул, мине тәмам аптырашта калдырып. “Хәзер күпләрнең эшләмичә генә рәхәттә яшиселәре килә. Авыл җирендә яшәүчеләр дә тәмам ялкаулашып беттеләр. Терлек тотучылар да бармак белә генә санарлык. Чөнки барысын да кибеттә сатып алырга була. Һәр җан иясе кебек үк малларга да тәрбия кирәк шул. Күпләрнең пычранасы, мәшәкатьләнәсе килми. Сыер савучыларны табуы шулкадәр авыр хәзер. Сезнең әниегез кебекләр калмагандадыр инде. Элек ничек иде? Мәктәптә начаррак укыган балаларны: “Ярый, тырышмасаң, фермага барып, сыер саварсың”, — дип куркыта идекме? Шулай әкренләп әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен үзебез төшереп бетердек. Ә бит кем дә булса, шушы шәһәр кешеләрен ашатырга тиеш! Кибеттә сөт үзеннән-үзе барлыкка килми. Күпме көч, күпме хезмәт салынган аңа?” — диде ул.
Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең “Июльское” укы­ту-тәҗрибә хуҗалыгында бүгенге көндә эре мөгезле терлек фермасы, тәҗрибә кырлары, нәсел заводы бар. (Барлыгы 2400 баш эре мөгезле терлек, шуларның 850се — савым сыерлары). Шулай ук элита орлыкчылык хуҗалыгы булып та исәпләнә ул. Җитештергән орлык белән үз-үзләрен тәэмин итәләр һәм сатуга чыгаралар. Кара-чуар токымлы сыер, үгезләр дә үрчетәләр. Хуҗалыкта 290 кеше даими эш белән тәэмин ителгән. Уртача хезмәт хакы 18 мең сум. Иң мөһиме биредә студентлар тәҗрибә туплый ала. Хуҗалыкның сөт җитештерүдәге уңышлары өчен Россия, респуб­лика күләмендә бик күп төрле дип­ломнары бар. “Россиядә элек 90нан артык укыту-тәҗрибә хуҗалыгы булса, бүгенге көндә нибары 7 генә калды. Лекция тыңлап кына яхшы белгечләр үстереп буламы? Басу-кырларны, орлыкларны китаптан гына күргән студентлардан нинди агрономнар чыксын ди? Бездә ел саен 2000 студент практика уза. Барысы да җирне ярата, хезмәт сөя дип әйтә алмыйм. Әмма араларында өметлеләре бар. Бер кыз, булачак ветеринар, бик тә нечкә күңелле. Ижауда туып-үссә дә, терлектән җирәнми, киресенчә, сыерлар авырып китсә, күз яшьләрен тыя алмый, елый”, — дип сөйләде җитәкче.
Геннадий Алексеевич биредә егерме елдан артык эшли. Беренче карашка, ул миңа бик тә дорфа, хәтта бераз явыз булып та күренгән иде. Аралашу барышында, бу уемнан кире кайттым, җаны-тәне белән үз эшенә бирелгән, фидакарь, тынгысыз кеше икән ул. Быелгы җәй бигрәк яңгырлы. Ә авыл хуҗалыгында бу күп борчу-мәшәкатьләр, югалтулар китерә. Шуңа да өзгәләнә, кайгыра җитәкче. Аларга уңыш­лар теләп хушлаштык.

Балыкчы эше җиңел түгел

Воткинск районы буйлап сәяхәтебезне дәвам иттеп, Пихтовка поселогына юл алдык. “Пихтовка” совхозына 1970 елда нигез салынган. Хуҗалык балык, сөт, ит җитештерә. Бүгенге көндә биредә 183 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 30 мең сум (район буенча бу күрсәткеч 18 мең 635 сум). Хуҗалыкта төп игътибар балык үрчетүгә юнәлдерелгән һәм бары тик тере карп балыгы гына сатуга чыгарыла. Предприятие ел саен бу тармактан 90 миллион сумнан артык табыш ала. Удмуртия балык үрчетү буенча 1нче зонага карый, ягъни шарт­лар уңай түгел, гектарыннан 8 центнер балык алынырга тиеш. Әмма биредә махсус ысуллар кулланып, бу күрсәткечне арттыруга ирешкәннәр. Бүгенге көндә хуҗалыкта гектарыннан 30 центнер балык алалар. 2014 елда 1080 тонна балык тотылган, 1000 тоннадан артыгы сатылган. Балык­ларны һәм эре мөгезле терлекне тукландыру өчен үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Бөртеклеләрне сатып алуга зур чыгымнар тотылганга, бу өлкәне үстерүгә соңгы ун елда зур игътибар биргәннәр. “Элек бөртекләрне сатып алуга 12-13 миллион сум сарыф ителә иде. Хәзер бу акчаларны янга калдырырга мөмкинлек туды”, — диде баш икътисадчы. Биредә төрле зурлыктагы 47 буа урын алган, дүрт бригада эшли. Буаларның бер өлеше киптерелгән, чистарту эшләре бара. Икенчеләрендә — маймычларны, өченчеләрендә инде ярыйсы гына зур балыкларны күрергә була. Дымлы һава, балык исе килә. Баш очында акчарлаклар бөтерелешә. “Биредә эшләү ошыймы? Хезмәт шартларыннан канәгатьме сез?” — дип кызыксындым эшчеләрдән. “Барысы да бик ошый. Көзләрен генә эш-мәшәкать бик күп була. Салкында эшләве бераз читенрәк, әлбәттә. Күп төрле социаль өстенлекләребез бар”, — диделәр алар.
Предприятиенең баш икътисадчысы Светлана Бердышева бу хакта тулырак итеп сөйләде. “Хезмәткәрләребезнең социаль ихтыяҗларын кайгыртуга ел саен акча бүленә. Узган ел бу максатка 13 миллион сум тотылды. Йорт салганда, фатир, автомобиль сатып алганда процентсыз ссуда бирәбез (500 мең сумга кадәр). Гаиләләрендә бала тугач, 16 мең сум пособие түләнә. 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләнгән гаиләгә ай саен 2000 сум акча өстәп бирәбез, әтисе дә, әнисе дә бездә эшләсәләр, 4000 сум түлибез. Шулай ук хезмәткәрләребез ел саен үзләре сайлаган санаторийда бушлай ял итә алалар. 2014 елда бу мөмкинлектән 16 хезмәткәр файдаланды, 7 кеше Туапсе, Абхазиягә барды. Ашханәбездә 50 сумга салат, кайнар аш, ит, камыр ризыгыннан торган тулы төшке аш белән тукланырга була. Тырыш хезмәт куючыларга премияләр дә каралган. Ел саен унөченче хезмәт хакын түлибез. Күрше Кельчино, Олы Кивара авылларыннан эшчеләрне махсус автобус белән йөртәбез. Шунысын да әйтеп үтү кирәктер: дәүләт премиясенә лаек булган 8 хезмәткәребез бар. Эре мөгезле терлек фермасында хезмәт кую­чы сыер савучыларның күбесе — республика, Россия күләмендә уздырылган төрле конкурслар җиңүчеләре. Әлеге уңышларның башында җитәкчебез Георгий Крылов тора. Биредә ул утыз елдан артык эшли. Һәр нечкәлекне, һәр мәсьәләне төптән белә. Бик тә зыялы һәм укымышлы кеше, кешелекле җитәкче. Аны һәр кеше хөрмәт итә”.
Гөрләп торучы хуҗалыклар булган авыл-районнарга бару — үзе бер рәхәт, яшисе килә башлый. Воткинск ягына сәяхәт тә шундыйлардан булды. Чөнки мин — сыер савучы кызы. Әнием гомере буе фермада эшләде. Иртәнге кояш нурлары белән уянып, сөтлебикәләр янына ашыгыр иде. Өйдә өч баланы, әтиебезне көйләп, йорт-хуҗалыгыбызны карарга да вакыт таба иде. Утыз елдан артык гомерен шулай иртәле-кичле фермада уздырды. Шуңа да җир эшкәртүче, дөньяны туендыручы тырыш авыл халкына хөрмәтем зур минем.

Альбина Шәйхетдинова.