Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авыл — яшәү чыганагы
26.05.2016

Авыл — яшәү чыганагы

673

Авыл хуҗалыгы — халыкны азык-төлек, кулланыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүче тармак. Дөнья авыл хуҗалыгында якынча 1 млрд кеше мәшгуль дип санала. Авыл хуҗалыгының роленә карап, илнең алгарыш халәтен билгелиләр. Удмуртиядә авыл хуҗалыгы тармагы нинди халәттә? УР Авыл хуҗалыгы министры Александр Прохоров белән әңгәмә шул хакта.

— Александр Аркадьевич, Удмуртиянең агросәнәгать комплексы нидән гыйбарәт?
— Бүгенге көндә Удмуртиянең агросәнәгать комплексы 1300дән артык предприятиене үз эченә ала. Шуларның 300дән артыгы — авыл хуҗалыгы җитештерүе оешмалары, 650дән артыгы — кресть­ян фермер хуҗалыклары, 350дән артыгы — эшкәртү сәнәгате предприятиеләре.
Әлеге тармакта никадәр кеше хезмәт белән тәэмин ителгән?
— Удмуртиянең агросәнәгать комплексында илле меңгә якын кеше эшли. Шуның утыз өч меңнән артыгы — авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләре, уналты меңнән артык кеше эшкәртү сәнәгатендә көч куялар.
— Удмуртия Россиядәге кара туфраклы булмаган 32 субъектның берсе булып санала. Республикабызда никадәр мәйданда җир эшкәртелә?
— Удмуртиядә авыл хуҗалыгы максатында кулланылучы җирләрнең мәйданы 1 миллион 842 мең гектар тәшкил итә. Шуларның 75%ы — сөрү җирләре.
— Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме канәгатьләнерлекме?
— 2015 елда 67 миллиард 300 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Бу 2014 ел күрсәткечләреннән 2%ка артыграк. Идел буе федераль округында төп туклану продуктларының 10%ы Удмуртиядә җитештерелә. Рес­публикабыз импорт алмаштыруга да лаеклы өлеш кертә. Илебездә җитештерелгән барлык сөт күләменең 3%ы безнең республикага туры килә, ягъни Удмуртия Россия буенча 3нче урында бара. Ит — 1%ка, бәрәңге — 18%ка, ачык грунтта үсүче яшелчәләр — 16%ка, ак май — 5%ка, сыр җитештерү 43%ка арт­кан.
— Авыл хуҗалыгы тармагына инвесторларны җәлеп итү эше ничегрәк бара?
— Соңгы биш елда респуб­ликаның авыл хуҗалыгы пред­приятиеләренең төп капиталына 15 миллиард сум күләмендә ин­вестицияләр кергән. Хәзерге вакытта барлык чыгымнар якынча 29 миллиард сум тәшкил итүче 157 инвестиция проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектларның төп юнәлеше — терлекчелек комплекслары һәм бөртеклеләрне, яшелчәләрне саклау урыннарын төзү, энергияне саклый торган заманча техника сатып алу. Мәсәлән, Вавож районындагы Мичурин исемендәге хуҗалыкта 1200 баш терлеккә исәпләнгән ферма төзелде. Бүгенге көндә дәүләт һәм шәхси партнерлык нигезендә тормышка ашырылучы иң эре проектларның берсе — елга 6000 тонна күркә ите җитештерүче кошчылык комплексы. Әлеге проектның бәясе 1 миллиард 700 миллион сумнан артып китә. 2014 ел нәтиҗәләре буенча бу эшкә республика 27,05 миллион сум сарыф иткән. Республика территориясендә тагын бер инвестиция проекты — “Вараксино” кош фабрикасы базасында логистика үзәге төзелде. Аның гомуми бәясе 252,5 миллион сум тәшкил итте. Гомуми бәясе 300 миллион сум булган тагын шундый ук ике логистика үзәге, 1 миллиард 22 миллион сумлык тарату үзәге ачылачак. Шулай ук Кокшан авылында 30000 тонна бәрәңге саклый алырлык урын төзелә. Республикабызда сөт һәи ит терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә. Удмуртия Башлыгы елга 1 тонна сөт җитештерү бурычын куйды. Бу авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә яңа этәргеч булачак. Якын арада 43 мең баш терлеккә исәпләнгән 120 ферма төзелергә тиеш.
— Удмуртиядә агросәнәгать предприятиеләре үсешенең яңа концепциясе әзерләнә. Нидән гыйбарәт ул һәм сез аны ничек бәялисез?
— Әлеге концепция өстендә Удмурт дәүләт университеты, республикабызның инвестиция үсеше һәм кластер үсеше үзәкләре эшләде. Республикада 313 хуҗалык бар. Шуларның 131е хуҗалык продукциясен сатудан елына 24 млн сум күләмендә керем алган. Бу акчага фермалар төзеп, инвестиция проектларын тормышка ашырып, тиешле дәрәҗәдә эшчеләргә хезмәт хакы да түләп булмый. Мин гомерем буе интеграция процесслары белән шөгыльләндем. Икътисадта тигез шартларда капиталны концентрацияләү һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Без хуҗалыклар елына 250 миллион сумнан 500 миллион сумга кадәр керем эшләрдәй интеграция схемаларын билгеләдек. Проблеманы хәл итүнең ике юлы бар иде — читтән эре инвесторны җәлеп итү һәм үз-үзеңне инвестицияләү. Катлаулы һәм күп чыгымнар таләп итүенә карамастан, без икенче юлны сайладык. Концепциянең асылы җитештерүчеләрнең һәм эшкәртүчеләрнең бер технологик чылбырга берләшүләреннән тора. Фермер хуҗалыкларының продукциясен сатып алучы 3-4 чиктәш районга уртак булган үзәк булачак. Андый үзәкләрне Глазов, Игра, Ува, Можга, Воткинск, Сарапул һәм Ижау­да булдыру күздә тотыла. Төп үзәк рес­публика башкаласы янәшәсендә булачак. Ул продукцияне эшкәртү һәм аның бүленеше, бар челтәрнең эшчәнлеге өчен җавап бирәчәк. Бу сату базарыннан ерак булу проблемасын хәл итәргә тиеш. Хәзерге вакытта продукцияне үзәкләргә илтү схемасы, һәр үзәкнең эш тәртибе билгеләнгән.
— Быелгы язгы кыр эшләре ничек узды?
— Быел язгы кыр эшләре вакытында чәчүлек мәйданнары 1100 га арттырылды һәм 290 мең гектар тәшкил итте. Каракүл, Завьялово, Сюмси, Вавож, Кез районнарында чәчүлек мәйданнары артты. Язгы кыр эшләрен башкару буенча Алнаш, Можга, Шаркан, Вавож районнары беренчелекне бирми. Ә менә Якшур-Бодья районында хәлләр мактанырлык түгел, эш дөрес оештырылмый дияргә кирәк. Соңгы елларда Красногорск районында эш дәрте артты. Язгы кыр эшләре катлаулы шартларда башкарылды. Артык дымлы туфракны эшкәртү хуҗалыкларга җиңел бирелмәде, тик авыл хезмәтчәннәре, гадәттәгечә, сынатмадылар. Узган ел авыл хезмәтчәннәре табигать тарафыннан яхшы гына сыналды. Әйтик, төньяк районнарда барлык мәйданның 50% ында (11 мең га) уңыш җыелмыйча калды. Һава торышы яңгырлы булуы сәбәпле, техника басуларга чыга алмады һәм бу чыгымнарның 25%ка артуына китерде. Дәүләт тарафыннан бирелгән субсидия нык ярдәм итте. Имзаланган килешүләр нигезендә 1 миллиард 271 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде. Тиздән тагын бер килешүгә кул куелыр дип көтелә. Аның күләме 70 миллион сум һәм ул сөт терлегенең нәселен яхшыртуга тотылачак.
— 2015 елда бирелгән субсидияләрнең бер өлеше кире федераль үзәккә кайтарылуы турында сүзләр булды. Моның сәбәпләре нәрсәгә бәйле?
— 243 миллион сумның 9,4 миллион сумы кире кайтарылды. Кече Пурга районындагы бер хуҗалыкта документларны әзерләү эшләре озакка сузылды, чөнки ул җир бүлемтегендә терлек каберлеге табылды. Аннан соң субсидия алуга дигән заявкалар дөрес итеп тутырылырга тиеш. Өстәвенә, үсемлекчелекне үстерүгә дип юнәлдерелгән субсидияләрне без сөт җитештерүдә куллана алмыйбыз. Аның нечкәлекләре бик күп.
— Елына 1 миллион тонна сөт җитештерү программасы ничек тормышка ашырыла? Авыл халкының әлеге программага карашы ничек?
— Сәяси-икътисади яктан бик дөрес һәм кирәкле программа бу. Баштарак авыл хезмәтчәннәре аның тормышка ашуына ышанып бетмәсәләр, хәзер җиң сызганып эшкә тотындылар. Программаны тормышка ашыру зур чыгымнар да сорый. Биш ел эчендә терлек санын 38 мең башка җиткерергә, яңа фермалар төзергә кирәк. Агымдагы елның дүрт аенда 217 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 11 мең тоннага күбрәк. 13 миллион сум акчага авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 391 нәселле бозау сатып алдылар. Узган ел 21 терлекчелек объекты төзелде, быел 49 объект төзелер дип көтелә. Удмуртия Башлыгы 200 терлеккә исәпләнгән ферма төзегән хуҗалыкларга өстәмә 10 миллион сум субсидия бирергә дигән карар кабул итте, шулай ук арттырылган һәр сыер башына 37 мең сум күләмендә акча бирү дә каралган.
Александр Аркадьевич, әңгә­мәгез өчен рәхмәт!

Альбина Шәйхетдинова.