Авыл яшьләрен форум көтә
Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә 5-12 июль көннәрендә узган “Территория смыслов” форумының “Буыннар авазы” дигән беренче сменасында Удмуртиядән 4 кешелек делегация катнашты. Форум кысаларында яшьләр проектлары конкурсы узды. Грант откан 22 проект арасында Можгадан Данис Искәндәровның да проекты бар. “Удмуртия Республикасы авыл яшьләренең форумы” дигән проект белән 920 мең сум акча оттык. Аның нигезендә без октябрь аенда авыл яшьләрен җыячакбыз. Һәр районнан 10-15 кешелек делегация чакырылачак. Форумда җитәкчеләр белән очрашулар, авыл яшьләре проблемалары турында сөйләшүләр узачак, хәл итү юллары билгеләнәчәк. Нәтиҗәдә, авыл яшьләренең гражданлык инициативаларын гамәлгә ашыру һәм авыл территорияләрен үстерү буенча комплекслы план эшләнәчәк. Бу быел – Удмуртиядә авыл елында – аеруча мөһим”, — ди Россия авыл яшьләре берлегенең Удмуртия бүлеге җитәкчесе Данис Искәндәров.