Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Авыл эшмәкәрләре — Казанда
23.03.2017

Авыл эшмәкәрләре — Казанда

Казанда 9-11 март көннәрендә Татар авыллары эшкуарларының VI Бөтенроссия җыены узды. Әлеге җыенда Россиянең 41 төбәгеннән 700дән артык кече бизнес, фермер һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре, шулай ук Кытайдан һәм Казахстаннан кунаклар катнаштылар. Алар арасында Удмуртиядән дә 12 делегат бар иде.
Менә алар: Фердинат Мәҗитов, Эльза Мәҗитова, Фирдания Госманова (Кияс районы), Фәрит, Зөләйха Вәлитова (Завьялово районы), Фәрит Халитов, Аверахим Халитов (Ува районы), Станислав Касимов (Балезино районы), Рима Хәкимова (Сарапул районы), Рамил Галиев, Ринат Фәйзрахманов (Можга), Эрик Уразов (Селты районы). Делегациянең җитәкчесе, хәләл ит ризыклары җитештерүче “Заря” оешмасы директоры Фәрит Әнәс улы мондый җыенда беренче тапкыр гына катнаш­мый. Бу юлы җыеннан соң анда нинди фикерләр туган? Сүзне аңа бирик әле.
“3 көн дәвам иткән әлеге җыен һәрвакыттагыча яхшы узды. Беренче көнне без секцияләргә бүленеп эшләдек. Игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, кошчылык, кортчылык, балык үрчетү белән шөгыльләнүчеләр үзләрен кызыксындырган темаларга фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Икенче көнне безне төркемнәргә бүлеп, авыл хуҗалыклары, эшмәкәрләр белән якыннан танышу өчен, төрле районнарга алып киттеләр. Мин Балтач районына туры килдем. Анда яшәүче халыкның 17 процентын удмурт халкы тәшкил итә икән. Бу факт минем өчен бик кызыклы булды. Шундый яхшы, тирән эчтәлекле концерт карадык. Сәхнә костюмнарының төрле, бай булуына игътибар иттем. Искиткеч концерт булды ул. Терлекчелек, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү предприятиесенә бару минем өчен аеруча файдалы булды. Без үзебез дә казылык ясап караган идек, ләкин ни сәбәпледер сыйфатлы килеп чыкмады. Ә менә Балтачта аны ясауның кайбер серләре барлыгын белдем. Тагын ясап карарга уйлыйбыз. Бу юлы килеп чыгачак, дип ышанам. Балтачта агач эшкәртү пилорамасы эше белән танышу да артык булмас дип уйлыйм.
Өченче көнне пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты. Ул: “Татар мәдәниятенең һәм гореф-гадәтләрнең таянычы — авыл, аңа ярдәм итмичә телне, динне һәм йолаларны саклап калу мөмкин түгел. Авыл өчен иң мөһиме — эш урыннары булу. Бу бурычны хәл итүгә, авылларда, фабрикалар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре булдырып, эшкуарлар зур өлеш кертә. Әлеге форум — киләчәктә дә үстерелергә тиешле менә дигән мәйданчык. Әгәр без аралашып, хезмәттәшлек итеп, тәҗрибә алмашып яшәмәсәк, барлык багланышларыбызны, бердәмлегебезне югалта алабыз. Татарстан үз чиратында теге яисә бу мәсьәләләрегезне хәл итүдә хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтәчәк. Бергәләшеп без зуррак уңышларга ирешә алабыз”, — диде. Аның ышаныч белдереп әйтелгән бу сүзләре безгә җаваплылык та өстәде, канатландырып та җибәрде. Эшмәкәрләр үз чыгышларында административ барьерларны җиңеп чыгу, әзер продукцияне реализацияләүдәге һәм яңа базарлар эзләүдәге уңайсызлыклар, авыл бизнесын үстерүгә дәүләт ярдәме программаларында катнашу, авыллардан кешеләрнең эре шәһәрләргә китүләре кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр. Миңа атлар үрчетүгә кагылышлылары аеруча ошады. Дөрестән дә, нәселле атлар үрчетүгә ныграк игътибар кирәк. Удмуртлар атларның Вятка токымын үзләренеке диләр, ә татарларның үз токымлы атлары юк. Элек булган бит ул. Шул традицияләрне яңартырга гына кирәк. Җыенда мин шуны аңладым: Россия буйлап сибелеп яшәүче татарлар, кайда гына булмасын, эшләре белән үз-үзләрен күрсәтә алалар, ә Татарстан алар белән горурлана. Барыбыз да әлеге җыеннан рухланып, дәртләнеп кайттык. Бөтендөнья татар конгрессына делегация­без исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәм”.

Гөлнара Вәлиева.