Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Авыл хуҗалыгында -яшь белгечләр
10.06.2014

Авыл хуҗалыгында -яшь белгечләр

“Яшьләр мәктәпне тәмамлау белән, авылдан чыгып сызарга гына торалар, ә белгеч булгач, кире авылга әйләнеп кайтучылар бик сирәк”, — дип сөйләүләрне еш ишетергә туры килә. Чөнки күп кенә белгечлекләргә авылда эш юк, үз-үзләрен алар бары тик шәһәрдә генә табарга мөмкиннәр.Тик шулай да авыл җирләрендә яшьләр юк түгел. Болар инде кендекләре белән җиргә береккәннәр… Хөкүмәт тә аларга ярдәм кулы суза. Удмуртия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгында авылда калган яшь белгечләргә торак җиткерү, сатып алу өчен социаль түләү бирү турындагы таныклык тапшыру тантанасында моңа тагын бер кат инандым.
РФ Хөкүмәте 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл җирлекләрен тотрык­лы үстерүнең федераль максатчан программасы кабул иткән иде. Программа авыллардагы катлаулы демографик хәлне үзгәртүгә, авылларны саклап калуга, социаль өлкәнең һәм инженерлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелә. Әлеге программа Удмуртия Республикасында да уңышлы гына эшли башлады. Ул моңа кадәр булган “Авыл җирлегенең социаль үсеше” дип аталган программаның дәвамы булып тора. “10 ел эчендә бу программада 2600 гаилә катнашып, үзләренең торак шартларын яхшырттылар. 2014 елда яңа программада барлыгы 220 кеше катнашыр дип көтелә. Шулар арасында 120 кеше — яшь гаилә әгъзасы”, — ди Удмуртия Респуб­ликасы Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Владимирович Стрелков. Әлеге чарада бу социаль түләүне алу бәхетенә ирешкән 69 кеше катнашты. Шуларның 35е — яшь гаилә әгъзасы.
Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Стрелков үзенең котлау сүзләрен җиткереп, яшьләргә таныклык тапшырганда, авылда калган бу яшьләрнең чын мәгънәсендә җир, колхоз, техника дип янып торуларына инандым. Хәтта таныклык тапшыру башланганчы булган үзара әңгәмәләре вакытында да алар сөт күләме, комбайн бәясе, печән әзерләүләр турында сөйләштеләр. Ә министр янына таныклык алырга чыкканда шәһәр баласы кебек күкрәк киереп түгел, авыл баласына гына хас оялу белән кыяр-кыймас басып кына чыктылар. Янымда утырган яшьләр белән аралашкач, алар алган акчаларның күләмнәре төрле булуын аңладым. “Акча күләме гаилә әгъзаларының санына карап бирелә. Программаның стандартлары буенча ялгыз яшәүче кешегә 33 кв.м торак, ике кешедән торган гаиләгә 42 кв.м һәм һәр өстәлгән кешесенә 18 кв.м туры килә. (Таныклык алучылар арасында биш һәм алты балалы яшь гаиләләр дә бар иде). Яшь белгеч торак шарт­ларын яхшыртырга теләге булуы турында анкета тутырып, кирәкле документларны безгә китерә. Биредә исә һәр кеше чиратка куела. Моңа кадәр кайсы өлкәдә эшләвенә карамастан, бар кеше дә бер чиратта иде. Быел авылда калып эшләүче белгечләргә, яшь гаиләләргә (бер әгъзасы авыл хуҗалыгында эшләү шарт) өстенлек бирелә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, йорт төзү яки сатып алу теләге булуын белдергән кешенең үз акчасы — йорт бәясенең 65%ы булырга тиеш. Калган 35%ын Хөкүмәт түли. Ә яшь гаилә йортының яки төзелеше бәясенең 70%ын Хөкүмәт үз җилкәсенә алырга әзер. Инде йорт җиткерелә башлаган икән, түләү смета буенча калган суммадан чыгып бирелә. Бер-ике ел эшләп, йортны сатып шәһәргә китәргә теләгән очракта, дәүләт биргән субсидия кире кайтарылырга тиеш”, — дип сөйләде Удмуртия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Стрелков.
Әйе, яшьләргә эш урыннарында нинди генә хезмәт хакы тәкъдим итсәләр дә, иң беренче чиратта, торак мәсьәләсен чишү мөһим. Инде авыл җирлегендә калырга җөрьәт итеп, дәүләт ярдәме белән йортлы булган яшьләр авылларны саклап калуга үз өлешләрен кертерләр дип ышанасы килә.

Гүзәл Шакирова.