Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авыл халкы бергәләп язган тарих
13.03.2021

Авыл халкы бергәләп язган тарих

Авыл халкы тарих яза, чөнки иң дөрес тарих — халык хәтере, диләр. Шушы көннәрдә 1553 -1558 нче елларда Уразман карт нигез салган Уразай авылы турында “Чал тарихлы Уразаем” дип исемләнгән 322 биттән торган китап дөнья күрде. Авторы Тәнзилә Ибраһимова булган әлеге китапны язуда һәркем үз өлешен кертте.

Бай тарихлы Уразай

Татарстанның төньяк — көнчы­гышындагы Удмуртия белән чиктәш Әгерҗе районында Кама белән Иж елгалары арасында урнашкан Уразай авылының бай тарихы бар. XIV- XV гасырларда Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килгән авыл ул. Моның шулай булуын ике зираты — иске һәм яңа зиратлары булу да раслый. Халык телендә йөргән сүзләргә караганда, Явыз Иван Казанны алганнан соң, чукындыру максаты белән безнең якларга да килеп җитә. Бу 1553-1558 нче елларга туры килә. Ямурза авылы кешеләрен көчләп чукындыралар, авыл башына тәре баганасы утыртып калдыралар. Иртәгесе көнне тирә-як авыллардан мөселманнар җыелышып, тәрене яндырып юк итәләр. Кайбер тарихи хезмәтләрдә авылның барлыкка килгән вакыты 1772 ел дип тә язылган.
Тамырлары Уразай авылыннан булган Бөтендөнья татар кон­грессының Башкарма коми­те­тының бюро әгъзасы, бү­лек мөдире Фәрит Гас­кәр улы Ура­заевның архивтан алынган мәгълүматлары буенча, Әгер­җе районының Уразай авылында туган Уразмөхәммәт бәк (Ф.Уразаевның җиде буын бабасы) 1650 елда Сарман районыннан җир сорап гариза яза. Мортыш елгасы буеннан җир бирелгәч, 6 кеше Мортыш авылына нигез салалар. Бу язмадан чыгып, Уразай авылының 1650 елдан да күпкә элегрәк барлыкка килүе аңлашыла. Беренче авыл хәзерге Уразай авылыннан көньяктарак урнашкан булган. “Саз” авылы дип аталган. Авыл булган урында чирмешләрнең бизәнү әйберләре табылу бу авыл­да чирмешләр яшәвен раслый. Чөнки алар бронза, бакыр эшләнмәләре, гәрәбә муенсалар белән җирләнгәннәр. “Саз” авылы яңа зираттан түбәндәрәк су буе ягында урнашкан булган.
Башта Уразай авылы буласы урынга Уразман атлы кеше гаиләсе бе­лән килеп урнашкан. Бу урында зур күл, куе урманлык булган. Моны кайбер кешеләрнең бакча артларында үсеп утыра торган биек нарат һәм йөзәр еллык чыршы агач­лары дәлилли. Урамнарыбызның, басу-кырларыбызның тоташ комнан торуы раслый. Ул вакытта халык игенчелек белән шөгыльләнгән. Урманнарны кисеп, төпләп, чәчүлек җирләре булдырганнар. Елга буендагы базларда күмер, сумала, дегет алу өчен агачларны күпләп яндырганнар. Әле хәзер дә баз урыннары, күмер калдыклары ачык беленеп тора. Урманнарның нык киселүе сулыкларның юкка чыгуына китергән. Шул сәбәпле, авыл хәзерге урынга, елга буенарак күчеп утырган. Елга ул вакытта Әҗәү елгасы дип йөртелгән (кайбер язмаларда Чаж елгасы дип тә атала). Иж елгасына кушылып, Чулман (Кама) елгасына барып тоташа. Ә авылның Уразман исемен үзгәртеп “Уразай” дип атаганнар. Акрынлап “Саз” авылы чирмешләре дә Уразайга күчеп килгәннәр. Катнаш гаиләләр дә барлыкка килгән. Хәзерге көндә авылда үзләренең ата-бабаларының чирмеш нәселеннән икәнлеген бел­гән кешеләр дә яши. Камаев Зөлфәт абыйга бабасы Камалетдин 12 буын чирмеш нәселенең исемнәрен әйтеп калдырган: 1.Черныша 2.Чучилде 3.Бигилде 4.Чулмат 5.Дулмат 6.Калмәмәт 7. Аюмәмәт 8.Кошмөхәммәт 9.Ишмөхәммәт. Уллары: Шәйхетдин, Камалетдин. 10. Камалетдин. Уллары: Әкмәлетдин, Абзалетдин. Камалов Әкмәлетдин Зөлфәт абыйның әтисе.
1553-1858 нче елларда Уразман карт нигез салган Уразай авылы бишенче гасырын яши дигән сүз. Шул чор эчендә патша хөкүмәтенең җәбер-золымнарын, фетнә-баш күтәрү сугышларын, халыкларны буйсындыруларын, көчләп чукындыруларын, милләтләрне юк итәргә тырышуларын күргән бай тарихлы авыл ул.
Уразай авылы Вятка губернасы, Алабуга өязе, Салагыш волостенә кергән. Волостьнең үзәге Салагыш авылы булган. Революциягә (инкыйлабка) кадәр Уразай авылында бер мәчет, бер мәдрәсә эшләгән. Габделҗәмил Габделмән улы Максудов авылның мулласы һәм укытучысы булган. Аны 1891 елда Уразайда мәчет салынгач сайлаганнар. 1907 елда Габделҗәмил мул­лалыгын ташлаган. Яңадан кресть­ян эшенә күчкән. Аның урынына мулла итеп улы Габдрахман сайланган. Ә Бубый мәдрәсәсендә бе­лем алган Мөфтәхетдин Нәҗ­метдинов мәчетнең мөәзине булып эшләгән. 1926 елда мәчет янып, авыл мәчетсез калган. Ул урын хәзерге көндә буш. Уразайдагы ул вакыттагы тормыш һәм Габдрахман мулланың язмышы турында Уразай кияве (мулланың кияве) — Гариф Ахуновның “Идел кызы” романында бик матур итеп язылган. Габдрахман мулланың прототибы — Габбас мулла, ә Уразайның исеме Зартугай дип бирелгән.

Тарихи даталар

1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Уразай крестьяннарын да сугышка җибәрәләр. 1916-17 нче елларда Уразайдан 36 кешене хәрби хезмәткә алалар.
1917 ел. Февраль буржуаз-демократик инкыйлабы. Патша бәреп төшерелә, вакытлы хөкүмәт төзелә. Ул җир бирми. Сугыш дәвам итә. Авылда ярлы крестьяннарның хәле авыр була. 1917 ел — Бөек Октябрь инкыйлабы. 25 октябрьдә Советларның икенче Бөтенроссия съезды була. Совет хөкүмәте төзелә. Уразай авылында да Совет власте урнаша. 1918 елда авылда граж­даннарның гомуми җыелышы була. Дүрт кеше катнашында депутат группасы төзелә. Бу группа белән Наҗия Максудова җитәкчелек итә. Алар авылда икмәк әзерләү буенча эш алып баралар. Аклар Уразай авылына да килеп җитәләр. 1919 елның маенда Татарстан җирләре Колчак гаскәрләреннән азат ителә. Волость күләмендә җирләр байлардан тартып алынып, крестьяннарга бирелә. 1920 елның маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә. Шул ук елда Уразайда беренче баскыч мәктәп эшли башлый.

Милләтең нинди?

“Чал тарихлы Уразаем” китабында башкалардан аерылып торган тагын бернәрсәгә игътибар итәргә мөмкин. Ул — Уразай авылының 1945-1950 нче еллар чоры карта-сызымы. Сызымны Сабит Исрафилов хәтерендә калганнар буенча 1989 елның март аенда ясаган. Бу картада һәрбер йорт номерлар белән күрсәтелә. Шул саннар буенча йорт хуҗаларының исем-фамилияләре күрсәтелә. Исемлекләре шушы картага беркетелә. Барысы 161 нигез. Шушы ук китапта 1897 нче елгы халык санын алу нәтиҗәләре дә бирелгән. Уразай авылында 80 хуҗалык саналган, 206 кеше исәпләнгән. Алар барысы да башкорт сословиесе дип язылганнар. Автор: «Мәгълүматлар Башкортстанда чыгарылган “Байлар” китабыннан алынды», — дип куйган. Китапның авторыннан 1897 нче елгы халык санын алуда безнең татар бабаларыбызны ни өчен башкорт итеп язулары, башка архив материаллары турында сорагач, Тәнзилә Ибраһимова миңа болай дип җавап бирде: ”Байлар” китабыннан башка “башкорт” дип язылган бер генә чыганак та табыл­мады. Бу китапны безнең авылга бушка алып килеп тараттылар. Минем максатым: татар авылы тарихын җентекләп чагылдырганда, кайчандыр бабаларыбызны башкортлар дип язуларын да күрсәтү, хәзерге буынның бу мәсьәләдә күзләрен ачу иде,”- диде. ”Байлар” китабында нәсел шәҗәрәләре дә урнаштырыл-ган, ләкин аның дөреслеккә туры кил­мәгәннәре дә шактый. Ә “Чал тарихлы Уразаем” китабында нәсел җепләре, туганлык ярылып ята.
1897 нче елгы халык санын алу­ның нигезендә тел ята. Ягъни “милләтең нинди?” дигән сорау­га тел аркылы җавап биргәннәр. Шуңа күрә этник якны билгеләү өчен турыдан –туры ул документны гына кулланырга ярамый.

Халык санын алучылар тел нигезендә татар белән башкортны аерып булмау сәбәплеме, язганда барыбер сословиене кулланганнар — башкорт дип язганнар. Ләкин моның дөрес түгеллеген 1926 нчы елгы халык санын алу бик ачык раслый. 1897 елда (әле 30 ел да узмаган) башкорт дип язылганнарның барысы да диярлек Уразайда татарга әйләнгән. Тарихтан билгеле булганча, XVIII- XIX гасырларда бу төбәктә җиргә ия булган һәр кеше рәсми документларда “башкорт” дип теркәлгән.

1730 елда Казан, Себер һ.б. өязләрдәге (Әгерҗе ягы ул чорда Казан өязенә кергән) татарларының күп өлеше, шулай ук мордва, чуаш, чирмеш, удмуртларның, хәтта рус­ларның да авыллары-авыллары белән тулаем башкорт дип язылганлыкларын белдергән мәгълүматлар сакланган.
Йомгаклап әйткәндә, авылдаш­ларымның нәсел шәҗәрәсеннән кү­ренгәнчә, Әгерҗе төбәге турыдан-туры Нократ татарлары белән бәйле икәнлеге күренә. Нократ татар­ларының Әгерҗе җирлегенә күпләп күчеп урнашуы XVI йөз ахырларында ук билгеле булуын раслый торган документлар да табылган. Ә шәҗәрәләр исә Нократ татарлары арасында сакланган Кара Бик шәҗәрәсенә тоташа икән. Бу шәҗәрәдә Уразай, Җан­морза, Мәдийәр, Ырыс, Исәнбай исемнәрендәге авыллар булуы — гади очраклылык түгелдер.
Бераз Уразайлыларның диалект мәсьәләсенә дә тукталып үтү урынлы булыр, минемчә. Без, Әгерҗе районында яшәүчеләр, урта диалектның Минзәлә сөйләшенә керәбез. Мин борынгы төрки тел нормалары Урта диалектның Минзәлә сөйләшендә ныграк сакланган дигән фикердә. 1,5 миллион кешене берләштергән бу сөйләштә татарлар иң күбе. Безнең сөйләш–диалектта татар әдәби теленең һәм башкорт әдәби теленең дә билгеләрен табарга мөм­кин.
Шуңа бәйле рәвештә үзем эшләгәндә УдДУның татар бүлеге, Ижау педагогика көллиятенең татар бүлеге студентлары Уразай авылы халкының фольклорын, диалект сөйләшенең лексик-фонетик үзенчәлекләрен өйрәнеп, фәнни хезмәтләр яздылар. Кайберләре “Чал тарихлы Уразаем” китабында да урын алдылар. Шушы авылда туып-үскән, нәсел җепләремне яхшы белгән, әби-бабаларымның да чын татарлар булганын дәлилләгән кеше буларак горурланып әйтә алам: минем туган телем — татар теле, Европа һәм Азия кыйтгаларының киң мәйданнарында зур-зур этник төркемнәр булып оешкан, таралып яшәгән күп миллионлы татар халкының газизләрдән газиз туган теле, татар милләте теле ул! Ярты гасырга якын хезмәт юлымда татар теленең нечкәлекләрен башкаларга да өйрәтә алдым, әле бүген дә бу эшемне Ижауның үзәк мәчетендә дәвам итеп йөрүем белән мин чиксез бәхетле!

Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре.