11.04.2018
Авыл халкы акчаны азрак тота
2017 елда Удмуртия Республикасында авыл кешесенең хуҗалык бюджеты шәһәр кешесенекеннән 1,4 тапкырга кимрәк.
Шулай ук авыл кешесенең чыгымнары 2017 елда бер кешегә аена 11273 сум, ә шәһәр җирендә яшәүченеке 18604 сум тәшкил итә. Авыл кешесе ашау-эчүгә аена якынча 3748 сум тота, ә шәһәрдә яшәүче 1,6 тапкырга артыграк. Чөнки авыл кешесе шәһәрдә яшәүчеләргә караганда бәрәңгегә, яшелчәләргә, йомыркага, иткә 3 тапкырга кимрәк акча сарыф итә. Шулай ук алар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен 2,5 тапкырга кимрәк түлиләр, ә шәһәр кешесенең 38 % акчасы шуңа тотыла. Исерткеч эчемлекләргә авыл кешесе 153 сумга, көнкүреш кирәк-яракларына, кием-салымга 1935 сумга кимрәк акча сарыф итә.