Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Авыл рухы һәм тәмле бал
24.08.2017

Авыл рухы һәм тәмле бал

13 августта “Лудорвай” этнографик-архитектура музей-тыюлыгында “Авылча фестиваль” — “ГуртFEST” исеме астында авыл мәдәниятенә багышланган Халыкара икенче фестиваль узды.

Бәйрәм рухы капкадан килеп керү белән тоелды. Тирә -якта халык уен коралларында башкарылган көйләр, борынгы җырлар яңгырап тора иде. Фестиваль төрле милләт коллективлары йөрешеннән һәм быел 105 ел тулган тегермәнне караудан башланды. Кунаклар өчен флэшмоб, бал ярминкәсе, төрле конкурслар оештырылды. Теләге булганнар авыл һөнәрчелеге белән таныша алдылар.

Фестивальне авыл халкы тормышын чагылдыра торган күргәзмәләр бизәде. Быел монда бисермән, рус, удмурт, татар, мари, ханты-манси халкының көнкүреше белән танышырга мөмкин иде. Фестивальдә ел саен татар мәдәниятен тәкъдим итү матур гадәткә әйләнде. Элекке елларда фестивальдә “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Бәхет”, “Шатлык” ансамбльләре актив катнашсалар, узган елда Кистем авылы ансамбле тамашачыларны таң калдырган иде. Быел исә Кияс районыннан килгән “Чулпан” ансамбле сокландырды. Сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл татар халкының кунакчыллыгын, ачык күңеллелеген ачып салган. Узган гасырдагы авыл өйләренә охшатып әзерләнгән өй эчендә — чигүле сөлгеләр, мендәрләр дә, баскан итекләр дә, суккан паласлар да урын алган. Ерактан ук матур сәхнә костюмнары белән үзләренә тартып торды алар ул көнне. Татар авылы мәдәнияте белән якыннанрак танышырга килгән һәркемне баян, гармунга кушылып башкарыл­ган моңлы, дәртле җырлар белән каршы алды “Чулпан” коллективы.

Кияста татар үзәген җитәкләүче Мәсгүдә Бәхтиева фестивальгә зур әзерлек белән килүләрен сөйләде. “Үзебезнең күргәзмәне матур итеп эшләдек, бик тырыштык. Байсар һәм Тауҗамал авылының иң уңган хуҗабикәләре милли ризыкларыбызны әзерләделәр, бүген без тәмле сый, самоварда кайнап торган үлән чәе белән һәркемне сыйлыйбыз. Бу халыкара дәрәҗәдә уза торган фестиваль бит. Монда катнашып, үз милләтебезне күрсәтә, башкалар белән таныша алуыбызга чиксез шат”, — диде ул. Гармунчы Ринат абый Сибгатуллин әлеге фестивальдә катнашасы булгач, хастаханәдә дәвалануын да кичектереп торган.

Рус халкы мәдәнияте белән таныштырган күргәзмәдә теләге булганнар утын кисеп, кычыткан җыеп, су ташып карадылар. Һәр кунак үзенең күңеленә хуш килүче мәйданчыкны, шөгыльне таба ала иде биредә. “Максатыбыз — төрле халык мәдәниятләренең бераз аерылып та торуларын, шул ук вакытта охшаш якларын да күрсәтү иде. Һәр халыкның мәдәнияте авылларда сакланып калган, шунда үсеш алган. Мәдәни мирасны яшь буынга тапшыру — безнең төп бурыч”, — диде “Лудорвай” музей-тыюлыгының директор урынбасары Ирина Вершинина.

Фестиваль төрле милләт кол­лективларының чыгышы белән үрелеп барды. Махсус кунаклар — Эстониядән килгән коллектив үз халык уен коралларында уйнап, тамашачыларны әсир иттеләр. Ә минем игътибарны Башкортстан рес­публикасы Краснокама районы Куян авылыннан килгән “Таныптур” мари ансамбле җәлеп итте. Җырлары, көйләре татарныкына охшаган ансамбль янына килми булдыра алмадым. Алар минем белән рәхәтләнеп татарча аралаштылар. Сәхнәдә дәртле җыр башкаручылар гел “перлә, перлә” дигән сүзне кабатладылар. Баксаң, ул “бергә, бергә” дигән сүз икән. Димәк, биредә барлык милләтләрнең дуслыгы чагыла. Әлеге сүзләрне Удмуртия Республикасының мәдә­ният һәм туризм министры вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Соловьев да дәлилләде: “Бүген без бер мәйданда төрле халык мәдәниятен күрә алабыз. Җыр-бию, уеннар аша башка милләтләрнең тамырлары белән танышабыз. Элеккесен һәм бүгенгесен чагыштыра алабыз. Илебезнең көче дә халыкларның бердәм булуында бит”, — диде.

Сәхнәдә “Чулпан” ансамбле “Әй җа­ным, дускаем” татар халык җырын башкарганда, татар халкының моңга бай булуы, тыйнаклыгы чагылды. Ниязи абый Юнысовның аһәңле, моңлы тавышы “Лудорвай” этнографик-архитектура музей-тыюлыгы аланнарына сыймыйча, гүя каядыр еракка китте кебек тоелды миңа. Бәйрәм программасының яңалыгы — этник кием коллекцияләрен күрсәтү булды.

Елдагыча умартачылар, сатучылар һәрберсе төрле бал һәм кортчылык продукциясен тәкъдим иттеләр. Ләкин быел бал сатучылар башка еллар белән чагыштырганда кимрәк. Өч литрлы банкадагы балның бәясе 1200- 1500 сум иде. Әнә шулай XIX гасыр, авыл рухын тоеп, тәмле балдан авыз итеп, халык күңел ачты бу көнне.

Эльвира Хуҗина.