Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Авыл киләчәге — яшьләр кулында
7.06.2017

Авыл киләчәге — яшьләр кулында

Авыл мәдәният йортында “Пар канатлар” кичәсе үтте. Көмеш, бриллиант, энҗе, алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне хөрмәтләдек, зурладык, яшь­ләргә күрсәттек. Кичә азагында, инде традициягә әверелгән гадәт буенча, иң өлкән буын — Мөхәммәтнур һәм Мөршидә Мухъяновлар кабызган гаилә учагын авылда төпләнеп калган иң яшь гаилә кабул итеп алды. Сәхнәдә икесе дә бик чибәр, яшь, белемле, урталарына газиз улларын бастырган һәм кулларына янып торган “гаилә учагын” тотып торучы бу парга карагач, күңел тулды… Нәкъ менә бу туфракны сайлап, авылны ямьләндерергә, яшәртергә дип калкып чыккан имән белән каенга охшаттым мин аларны. Юк, юк дисәк тә, авыллар бетә дип чаң суксак та, авыл­ны сайлаучылар бар, шөкер! Әбисе белән бабасының нигезен яңартып, гөлчәчәкләргә күмеп, бар туганнарны элеккечә якын итеп, туганлык җепләрен өзмичә яшәүче Марат белән Регина Шәйхетдиновларның бергә торуына — 5 ел. 60 ел бергә тату гомер иткән пар канатлардан кабул итеп алган гаилә уты сүнмәсен, туган җиргә мәхәббәт хисләре сүрелмәсен, йөрәкләрдә сөю кимемәсен, өйдә балаларның көлү тавышлары тынмасын, табыннардагы муллык-бөтенлек бет­мәсен, бәхетләр кителмәсен иде, дип, теләкләребезне җит­кердек без аларга.
Башка бер уй килә икән, аннан котылырмын димә инде: бу кичә мине уйга салды… Ярый, өлкәннәр элек авылда күпләп калганнар. Ә бүген? Шәһәр ымсындырып, дуслар, яшьләр котыртып, чакырып торганда, авылда төпләнеп калу, бала табу, йортлар салу — бу бит батырлыкка тиң. Нәрсә, нинди уйлар, хисләр кичерә туган авылны сайлаучылар? Менә шул сораулар кайный башта. Җае чыгып тора тагын: авылдашым Эльмира Ямалиева сүз уңаенда әйтеп куйды: “Сыер бозаулады кичә”. “Эшең арткан икән, сыер савасы”, — дидем. Эльмираны алыштырып куйдылармыни? “Юк, шундый сагындым сыер савуны, Әлфирә апа. Тизрәк көтү чыксын иде, шундый матур бит ул көтү чыккан иртәнге сәгатьләр! Безнең бакчадан таң атканда инештән күтәрелгән ап-ак томан, яр буендагы таллар, су өстендәге каз — үрдәкләр шундый матур күренә. Җәй көнен бигрәк яратам мин!” — диде чын күңелдән хисләргә бирелеп. Ире Илһам белән иңне-иңгә терәп, ике алмадай кыз үстереп, кайнанасы белән тату гына 20 елга якын гомер кичерүче сөйкемле авылдашыма мин дә сокланып куйдым шул чакта.
Бар ул, бар әби-бабай, әти-әни нигезен саклап, туган өй тәрәзәләрендә утны сүндермәүче яшь гаиләләр. Хәниф-Әлфия Ягъфаровлар, Алмаз белән Рамилә Рәшитовлар, Хәлит-Эль­мира Садыйковлар төпчек ул-кызларга төшкән бурычны намус белән үтәп, йорт-кураны ка­рап-төзекләндереп, яңартып, туган­нарны каршы алып, озатып яшиләр. Нәсел дәвамчылары да бар, һәр гаиләдә өчәр бала.
Башка чыгып, яңа нигез коручылар да шактый икән бит авылыбызда! Күр әле син нинди матур йортлар калкып чыга! Бу бит авылда, безнең авылда! Илдар — Эльмира Зәйнуллиннар, Азат — Гөлнур Сундуковлар, Фирдәвес — Альбина Сундуковлар, Эрнест-Ләйлә Ганиевлар үз йортларында куанып гомер итәләр, балалар үстерәләр.
Салават һәм Лена Мозаффаровлар, Фәнил — Гөлнур Симаковлар, Раил һәм Фәнисә Сизовлар, Илфат һәм Гүзәл Газизовларны күр әле син. Яңа, нинди зур йортлар салып керделәр! Бу тырыш, тату, бердәм гаиләләрдә өчәр бала үсә! Күпләп мал асрау­чы, корт тотучылар да алар! Раил — Гөлфинә Симаковлар исә өйләрен генә түгел, ишек алларын да гөлбакча итеп куйганнар. Анда нинди генә чәчәкләр үсми, балалар өчен атынгыч, су коену урыны, комлык, тагын әллә ниләр! Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, балалар — өчәү! Бу яшь гаилә үз эшләрен башлап, кибет ачып, авыл халкын кирәкле товар белән тәэмин итеп тә сөендерә. Икмәк һәм төрле мич ашлары пешереп сату эшен җайга салган, уңышлы гына эшләп килүче яшь гаилә — Илдар һәм Йолдызның да тырышлыгы, тынгысызлыгы күпләргә үрнәк. “Тырыш әмәлен, ялкау сәбәбен таба”, — дип, юкка гына әйтмәгәндер инде халык.
Авылның яшел чирәмендә тәгәрәп, саф, салкын сулы чишмәләрендә сусауларын басып, аланнарында җиләк-җимешен җыеп, болыннарында көтү көтеп үскән бу авыл балалары кендек каны тамган җирне ташлап китә алмаган. Аларны үзләре дә аңламый торган ниндидер илаһи хис, җиргә якынлык биредә калдырган. Алар бәхетле! Үз бәхетләрен туган җирдә, үз нигезендә тапкан авылдашларым Илшат-Рамилә Мухъяновлар, Артур-Айгөл Хасановлар, Фәннүр — Алсу Юсуповлар, Фәнил-Венера Шәмсетдиновлар, Рәмис-Ландыш Әхмәдиевләр, Рузил-Зөлфия Ялаловлар, Илнур-Альбина Фәт­хетдиновлар кайнаналы-кайнаталы йортларда тату гына яшәп, әби-бабай янәшәсендә иманлы балалар үстерәләр.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз, диләр. Утлары сүнгән, ташлап кителгән өйләргә җан өреп, хуҗалыкларын тергезеп, тәрәзәләрен балкытып, авыл­га нур өстәгән ир-егетләребез дә бар безнең: Рамил-Ләйсирә Мухгаллиннар, Рәфис-Фәзилә Га­­зи­зовлар, Алмарис-Эльмира Нур­­­-
мө­хәммәтовлар, Рамил-Гөл­­­нара Мөхәммәдиевләр, Дә­нис-Гөл­на­ра Исмәгыйлевләр, Ил­шат-Гөл­наз Тукмановлар, Ил­шат-Лиза Каировлар, Марат-Ләйлә Гыйззә­туллиннар, Ил­фат-Рамилә Сундуковлар, Ста­нислав-Альбина Садрисламовлар, Ленар-Олеся Фәтхет­ди­нов­ларның гаиләләре ишле дә, эшле дә. Һәрберсенең үз сәләте, осталыгы. Мухгал­линнарның капкадагы бизәкләре, кышын ясаган кар сыннары үзгә бер ямь булса, Гөлнара, Лиза, Гөлназ, Ләйләләрнең куллары үр­гән чәчәкләрне күреп туймаслык!
Гадәттә, авыл нәрсәсез яши алмый, дип сорасаң, юлсыз һәм сусыз, диләр. Мин исә, авылны өзелеп яратучы, туган җиргә тугры җаннарсыз дип өстәр идем. Исәнбайның төп байлыгы ул — авылымның умыртка баганасын тәшкил иткән, үзләренең көмеш, алтын юбилейларына ышанычлы адымнар белән баручы яшь гаиләләр!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.