Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Авыл бәйрәм итте
29.07.2015

Авыл бәйрәм итте

Әгерҗе районының Касай авылында авыл бәйрәме үтте. Бу көнне ай буе яуган яңгыр туктап, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр кояш үзенең җылы нурларын сипте. Бәйрәмгә әти-әниләре янына гел кайтып йөрүчеләр дә, инде сирәк булса да бушап калган туган йортларын барлап китүчеләр дә, буш нигезләрен сагынып кайтучылар да җыелган иде. 

Инде ничәмә еллар кү­решмәгән авылдашлар рәхәтләнеп аралашты бу көнне. Сүз һаман шул яшь чакларга барып тоташа. Кемнәр исән, кемнәр мәңгелеккә күчкән — яшьтәшләрне, күрше-тирәләрне барлау, бүгенге көн хакында гәпләшү. “Бары авыл көнендә генә шулай рәхәтләнеп, җылы итеп сөйләшергә-серләшергә буладыр”, — дип тә уйлап куясың. Менә шулай әллә ничә буын авылдашларны бергә җыеп күрештерү максатыннан, авыл көне уздыруның йөз төрле мәшәкатен үз өстенә алган Ижау­да яшәүче укытучы Рәсимә Садыйковага, Альберт Әхмәдиевкә, клуб җитәкчесе Гөлназ Шәрәфиевага рәхмәт сүзләре яуды ул көнне.
Бүгенге көндә Касайда 57 кеше яши. Авыл кечкенә булганлыктан, биредә Сабантуй бәйрәмнәре үтми. Быел алар беренче тапкыр Авыл көне үткәрергә булганнар. Ижау каласыннан махсус үз туган якларына кайткан “Асылъяр” җыр-бию ансамбленнән бертуган Алмаз, Ильяс Бәдретдиновлар, “Гүзәл” ансамбле җырчысы Әлфидә Хәкимовалар нур өстенә нур өстә­деләр. Бәйрәмгә кайткан 300дән артык кунакның күбесе авыл көне турында “Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш” газеталарыннан укып бел­гәннәр.

Тарих эзләре буйлап

Кайбер хезмәтләрдә Касай авылына 1785 елда нигез салынган дип күрсәтелсә дә, ул күпкә алданрак оешкан. Чөнки бу авылның XIX йөздә яшәгән халкы 1622 елгы җир биләү грамотасында күренә һәм 1702 елда бирелгән грамотада да Касай авылы телгә алынган.
Авыл ничек төзелгән соң? Моннан күп еллар элек Касай авылы Мадарасты (Девятерня) авылыннан ерак түгел озын күпергә җитәрәк Кады елгасы буенда урнашкан булган. Бирегә Бисермән дигән татар авылыннан күчеп утырганнар. Алар урман төпләп, иген чәчкәннәр. Ләкин Мадарасты авылы халкы белән җир өчен талашлар башлана һәм бу авыл кешеләре яңа урын эзлиләр. Иң беренче булып, Илморза исемле кеше бик күп чишмәләре атып торган алан табып, шунда килеп урнашкан (авыл халкы мондагы чишмәләрдән башланган инешне Илморза елгасы дип атый). Шуннан соң авыл халкы яңа урынга күчеп утыра башлаган. Иң беренче Уфа ягыннан башкортлар, аръяктан типтәрләр, Көньяк авылы тирәсеннән ясачныйлар килгәннәр. Кешеләр, җир урман белән капланган булганлыктан, урманнарны кисәләр һәм агач төпләрен яндырганнар. Шул вакытта урманнарга ут каба. Берничә көн рәттән урман яну нәтиҗәсендә тирә-якны төтен баса, агачлар үскән урыннарда пыскып яткан кисәүләр генә кала. Шуңа күрә дә авылны Кисәү дип атаганнар, (ә элекке авыл урыны «Иске авыл» дип халык теленә кереп кала). Тора-бара бу исем халык телендә культуралаштырып Касай дип атала башлаган. Касай авылы менә шулай төзелгән, диләр. Ләкин Касай атамасы чыгышының берничә версиясе бар:
1) Касыйм дигән кеше исеменнән үзгәртелгән дип уйлыйлар.
2) Кисай морза нәселе фамилиясе. Кырым татарларында Кисаев фамилиясе хәзерге вакытта да очрый.
1900нчы елларга кадәр җирләр авыллар арасында бүленмәгән була. 1900нчы елларда межовой килә һәм җирне бүлгәндә Иске Эсләк авылында Шәймәрдан исемле бай кешедә тора. Авыл байлары межовойны сыйлыйлар, шуңа күрә аларга җир күп тия. Болыннарны авылларга өләшкәндә, межовой Касайда Сәгыйрь хаҗи атасы Бәшәрдә тора. Бәшәр бай межовойны сыйлау өчен 1 пот чия, 1 пот бал ала, 1 сарык суя. Межовойдан ул болынны Шарлама елгасыннан бүлеп бирүне сорый. Межа ярганда авыл халкыннан вәкил булып болынга Садыйк һәм Ситдыйк бара. Ләкин Мадарасты кешеләре Садыйкка бер кием киез итек биреп, аны үз якларына аударалар. Межовой болынга баргач Садыйктан: “Шарлама кайда?”- дип сорыйлар. Ул икенче якындагы елганы күрсәтә һәм межовой, Шарламага җитмичә, межа яра. Касайлылар болынны күп алалар, ә Садыйк алдашмаса тагын да күбрәк аласы булганнар.
1894нче елларда Сәгыйрь хаҗи бертуганы Мәхмүт белән кирпеч суктыра башлыйлар. Сарапулдан ташчылар китертеп, авылның уртасына ике катлы зур таш йорт салдыралар. Сәгыйрь хаҗи авылдашларына белем бирү өчен барсын да эшли. Ир балаларны гына түгел, кыз балаларны укыту өчен дә читтән абыстай чакырта. Мәдрәсәдә дин фәннәре генә түгел, ә дөньяви фәннәр дә укытылган. Ул вакытларда кыз балаларны укыту бары тик Иж-Бубый да гына була. Мәдрәсәдә укучы шәкертләрнең белемнәрен Сәгыйрь хаҗи үзе тикшерә торган булган. Шәкертләрне ашатуны һәм укытучыларга хезмәт хакын түләүне Сәгыйрь хаҗи үз өстенә алган. Тирә-як авыллардан малайлар гына түгел, кызлар да Касай мәдрәсәсенә укырга җыелганнар.
Укытучы Альбина Гыйззәтуллина язган авыл тарихыннан шушы мәгълүматларны белдем мин. Тарихның очы-кырые юк. Чөнки бәйрәмгә кайткан кунаклар авыл тарихына тагы да бик күп кызыклы вакыйгалар өстәделәр.
Кечкенә авылларда тормыш ихласрак, җанлырак бит ул. Беркем читенсенми, гаеп итәрләр, дип курыкмый. Күмәк ярдәм белән әзерләнгән бүләкләр, бәйрәм сые һәр кешенең күңелен күтәрде.Туганнары да, йорты да, хәтта нигезе дә калмаган авыл кешеләре дә, бу көнне туган якларына кайтып, җаннарына тынычлык таптылар. Бәйрәмнән халык күтәренке кәеф һәм оештыручыларга рәхмәт хисе белән таралышты.

Рәфилә Рәсүлева.