Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Авыл амбулаториясендә — яңа технологияләр
31.08.2017

Авыл амбулаториясендә — яңа технологияләр

25 августта Удмуртиягә Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров эшлекле сәфәр кылды.

Министр эшлекле сәфәр кысаларында, Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов белән берлектә, Завьялово районының Италмас поселогы амбулаториясен тизләтелгән элемтәгә, яки башкача әйтсәк, Интернетка тоташтырды. Биредә Интернет белән беррәттән яңача төр дәвалау да куллана башланылачак. Авыру нинди дә булса сәбәп белән табибка мөрәҗәгать итеп һәм терапевтка диагнозны дөрес кую өчен тар белгечләр тарафыннан өстәмә мәгълүмат алырга кирәк булса, ул махсус җайланма аша элемтәгә керә ала. Әлеге авыру катлаулы булган очракта, төрле медицина үзәкләренең тар белгечләре катнашында консилиум уздырырга да мөмкинчелекләр бирә икән. Бу көнне Италмас поселогы амбулаториясе терапевты йөрәк авыртуы белән мөрәҗәгать иткән ханымны дәвалауның дөреслеген ачык­лау өчен Республиканың кардиоүзәк табиблары белән элемтәгә керде. Җиһазның берничә төймәсенә басуга, экран аша кардиологлар элемтәгә керделәр һәм авыруның билгеләрен, йөрәк тибешен күрсәтүче тикшеренүләрне алганнан соң, диагноз куйдылар һәм дәвалану чараларын да киңәш иттеләр. Республика Башлыгы әлеге дәвалау ысулына аңлатма биреп: “Күрүебезчә, бүгенге көндә яхшы Интернет элемтәсе медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын һәм оперативлыгын яхшырта. Бу шәһәр халкына, ә бигрәк тә авылда яшәүчеләр өчен бик мөһим. Авылларда юлсызлык вакытында тиешле рәвештә медицина ярдәме ала алмаганда, медицина үзәкләре белән элемтәгә керү – зур бәладән котылу юлыдыр, минемчә”, — диде. Шулай ук Александр Бречалов билгеләп үтүенчә, Удмуртиядә яңа технологияләрне кулланылышка кертү һәм телемедицина үзәкләре булдыру медицина консультацияләрен 4 тапкырга арттырырга мөмкинчелек бирә. Бу – елына 12 мең видеоконсультация дигән сүз.
Италмас поселогы амбу­латория­­сен Интернетка тоташ­ты­ру – Удмуртиядә телемедицина техно­­логиясенең сис­темалы рәвештә эшләве турында сөйли, чөнки бүгенге көнгә 221 объект, яки сәламәтлек саклау учреждениеләренең 65%ы һәм аларның бүлекчәләре Интернетка оптик-җепсел элемтә линияләре аша ялганган инде. Очрашуда 2017 – 2018нче елларда сыйфатлы Интернет белән тәэмин ителеш 100% булырга тиеш дигән бурыч куелды.
“Президент Владимир Путинның йөк­ләмәләрен үтәү кысаларында, 2016 елның 1 декаберендә үткән Федераль җыелышның еллык юлламасы буенча, Удмуртиядә генә дә 120дән артык сәламәтлек саклау учреждениеләре оптик-җепсел элемтә линияләренә ялганачак”, — дип ассызыклады Николай Никифоров. Министр билгеләп үтүенчә, мондый төзелеш темплары төбәк һәм җирле хакимиятнең мөмкин кадәр җайга салынган эш алып баруын таләп итә. “Элемтәчеләр кәгазь эшләренең хәл ителүен көтеп тормасын өчен, документларны әзер­ләп, оператив карар кабул итү мөһим. Удмуртиядә бу эш җайга салынган, шуңа да медицина учреждениеләрен Интернетка ялгау эше актив алып барыла”, — диде Николай Никифоров.
Шунысы мөһим: сәламәтлек саклау учреждениеләрен Интернетка ялгау өчен магистраль линияләр салына. Әлеге линияләр башка оешмаларга һәм йортларга да Интернетка ялгану мөмкинлеге тудыра. Бу – озын чиратларда тормыйча, өйдән табибка онлайн-язылу һәм электрон медицина картасы алу кебек сервисларны киң таратырга мөмкинчелек бирә.

Ләйсән Әхмәтова.