Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авылымның яшәеше тарихларга тоташа
25.05.2017

Авылымның яшәеше тарихларга тоташа

Минем авылым Татар­стан һәм Удмуртия чи­гендә урнашкан. Исеме дә бик матур, җисеменә туры килгән — Исәнбай!

Исәнбай…
Бу якларның чиксез матурлыгы
Күпләрне ымсындырган.
Туган җирнең җылы җаны
Кемнәрне сыендырган?!
Кемнәрне кабул иткән ул,
Кемнәр дәшә чор аша?!
Авылымның яшәеше
Тарихларга тоташа…

Бик борынгы заманда, төп­ләнеп яшәр өчен урын эзләп йөрүче татар карты Исән туган җирләремә тәүге тапкыр аяк баса. Ир һәм кыз туганнары белән җыйналып киңәшләшкәннән соң, алар биредә төпләнеп тә калалар. Үзләре басып торган гүзәл алан хөрмәтенә өр-яңа авылны “Алан очы” дип атыйлар. 1794 елда биредә 40 хуҗалык булса, 1859 елда — 65, 1890 елларда хуҗалыклар саны 335 кә җитә. Шул көннәрдән башлап авыл да Исән карт хөрмәтенә Исәнбай дип йөртелә башлый. Урманнарны кисеп ясалган иген кырлары, Бима елгасы буенда көтүлекләр барлыкка килә. Ул көннәрнең тагын бер кызыклы ягы бар, авыл­га нигез салучыларның бер­-
се — Мөхәммәтшәриф Мөхәммәт­вәли улы үзенә хәләл җефетне Кама аръягына чыгып сайлап алып кайта. Бу гадәт безнең көннәргә кадәр сакланып килә, авылыбызда Кама аръягыннан төшерелгән 55 килен яши…
1917 елда, ил белән бергә, авылыбыз өчен дә бик шомлы көннәр башлана. 1918 елда авыл Советы, ярлылар комитеты төзелә. Беренче авыл Советы рәисләре Зәйнелгабдинов Камалетдин, Миңлебасыйров Бәхтияр булалар. Ярлылар комитеты җитәкчесе итеп Кәлимуллин Галимулла сайлана.
1918 ел, октябрь. Азин дивизиясе акгвардиячеләрдән тимер юл станциясен, Әгерҗене азат итә. Бу дивизиядә авылыбыздан 30лап кеше була. Бу кыю авылдашларыбыз ихтыяри рәвештә Сарапул, Воткинск, Красноуфимск, Свердловскиларны азат итүдә дә катнашалар.
1919 елның апрелендә Колчак гаскәрләре Исәнбай волосте мәйданына басып керәләр. Ике ай эчендә Колчак дружинасы оеша. Аның кешеләре Совет яклыларны талыйлар, кыйныйлар, газаплыйлар, үтерәләр. Совет эше өчен җаннарын фида кылган авылдашларыбыз: Тютеев Габдерахман, Миңле­басыйр Бәхтигәрәй, Латый­пов Хәбибулла, Габдуллин Рәхмә­тулла, Миң­лебасыйров Сол­тан­гәрәй, Мөф­тахетдинов Шәм­сет­­дин халык күңелендә мәңге яши!
1921-22 елларда Идел буенда, шул исәптән минем туган авылымда да бик каты ачлык була. Ачыгучы хуҗалыклар авылның 95%ын тәшкил итә. Шул коточкыч елларның шаһиты Ризванов Нәгыйм Әхмәтлатыйп улы язып калдырган истәлекне тетрәнми уку мөмкин түгел: “Без өчебез дә ачлыктан шешенеп, урын өстеннән кузгала алмый яттык. Өй ишеге гел ачык тора, аны торып ябарга беребезнең дә хәле юк… Безне ачтан үлүдән күрше Гобәйдулла абзый саклап калды. Ул безгә әз-әзләп эт ите, шулпа ашатты, рәхмәт аңа. Ул елда үлгән кешеләр өйләрендә ятты, чөнки җирләргә сәламәт кешеләр юк иде…” Ачлык 316 авылдашыбызны алып китә. Бу — авыл халкының 13%ы була.
1929 елда авылыбызда колхоз оештырылып, аның беренче рәисе итеп, Насыйров Габдулла билгеләнә. 25 меңенчеләр хәрәкәте җәелгәннән соң колхозны Малик Зарипов җитәкли.
Ә 1930 елдан колхозның исеме “Яковлев” дип үзгәртелә, ә җитәкче итеп читтән килгән Гарипов билгеләнә. Колхозга 28 хуҗалык керә. Иң беренчеләрдән булып, авылның иң көчле активис­ты Даутов Мәхмүт Исмәгыйль улы языла. ВКПның өлкә комитеты карары белән МТС төзелә. Хуҗалык эшләрен башкару буенча алдынгы урыннарда бара. Нәкъ шул чорда, 1931 елның якты апрель иртәсендә, авылыбызга “Фордзон” исемле беренче трактор кайта. Беренче трактор кайту зур бәйрәмгә әверелә. Корыч атны беренче иярләүчеләр булып: Гарифуллин Габдулла, Халиуллин Хәйберахман, Төхвәтуллин Тимершәех, Мөлеков Габдулла, Хөснетдинов Фәтхетдин исемнәре тарих битләренә языла. Бу вакытта колхозда 1 чәчкеч, 1 ургыч, 1 сабан була.
Репрессия дулкыннары да чит­ләтеп үтми авылымны. Дис­тәләрчә авылдашыбыз төрмә­ләргә утыртыла, 21 гаилә авылдан сөрелә.
Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 350 кеше китә. Аларның 12се хатын-кызлар була. 200 авылдашыбыз яу кырында ятып кала. Исәнбаебызның бүгенге көндә дә исән булган бердәнбер сугыш һәм хезмәт ветераны — Сәгыйть абый Тютеев! Тарихның сугыш ялкыны белән ялманган бу бите ябылу алдында. Мәктәп балалары, мәдәният хезмәткәрләре сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар, әңгәмәләр оештыралар.
Сугыштан соң торгызу еллары авыл өчен бик авыр еллар булган. Тик авыл халкы сынаулар алдында сыгылмый. 1920-30 елларда Исәнбай җидееллык мәктәбе, клуб, китапханәсе булган мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әверелә. Авылда беренче театр куела. Шул ук елларда авылда почта эшли башлый. 1923 елда беренче балалар бакчасына нигез салына. 1939 елда исә, учас­ток хастаханәсе эшли башлый. Соңрак, 1967 елда, кирпеч заводы беренче тапкыр ике миллион кирпеч җитештерә.
1950 елларда җитен үстерү колхозга зур табыш китерә. Бу вакыттагы колхоз рәисе Хәйруллин Халит Габдулла улын без Гариф Ахуновның “Чикләвек төше” әсәренең прототибы буларак та беләбез. Ә менә соңрак, Гайнетдинов Билал абый рәислек иткән чорда колхозыбыз ит һәм сөт җитештерү буенча алдынгылык­ны бирми. Авылдашыбыз Мөлеков Касыйм Габдулла улы, үзе эшләгән чордан клуб, балалар бакчасы, күпер кебек зур төзелешләр калдыра…
1960-1990 еллар авылның, мөгаен, иң матур, иң бай, чәчәк аткан чоры булгандыр. Колхозыбыз бай, авылыбыз көннән-көн матурлана!
Еллар үтә… Рәисләр, авыл җирлеге башлыклары алы­шына тора, һәрберсенең оештыру осталыгы, тырыш хезмәте, фикерләү сәләте, аек акылы, тынгысызлыгы нәтиҗәсе булып, авылга асфальт юл, һәрбер өйгә газ килде. Авыл уртасында иман нуры чәчеп мәчет калыкты.
Кендек каны тамган урында яшәвенә сөенеп, үз авылы белән горурланып яши авылым кешеләре. 120 еллык тарихы булган мәктәбе генә дә ни тора?! 150 еллык укыту стажы булган Даутовлар, сәламәтлек өлкәсендә 161 ел стажы булган Ижболдиннар — авыл тарихының йолдызлары. Югары Хөкүмәт бүләкләренә ия булган РСФСР ның атказанган укытучысы Саликова Фәүзия һәм башка мәрхүм-мәрхүмә авылдашларыбыз авыл өчен олы хезмәт куйган шәхесләр булып тарих битләренә керде. Бүгенге көндә дә авылда әдәбият, мәдәният, мәгариф, тәрбия өлкәсендә хезмәт куючы Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры Ахунҗанова Фәридә, Татарстанның атказанган укытучылары Зарипова Фәтхия, Исмәгыйлева Гүзәлия белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Монда туган, мәк­тәбебезне тәмамлаган,тик башка төбәкләрдә яшәүче, эшләүче, бик югары уңышларга ирешүче табиб­лар, укытучылар, тәрбиячеләр, журналистлар белән ничек горур­ланмыйсың?! Авылыбызда мактаулы игенчеләр, терлекчеләр, кул осталары яши. Эшли дә, ял да итә белә авылым халкы. Районда гына түгел, республика күләмендә фестивальләрдә катнашучы “Өмет” фольклор ансамбле — өлкәннәрнеке булса, “Ләйсән” җыр-бию ансамбле — балаларныкы. Димәк, буыннардан буыннарга күчәр моңыбыз бар, гореф-гадәт, йола, җырлы-биюле уеннар саклана…
1930-32 елларда Казан­да “Кы­зыл Татарстан” газетасында җаваплы редактор булып эшләгән вакытта Татарстан Язучылар берлегенең иң беренче идарәсенә сайланган авылдашыбыз, шул чорның танылган журналисты, җәмәгать эшлеклесе Ризванов Гаяз Гобәйдулла улы, авылымның тәүге язучысы буларак, язучылар исемлеген ача. Бүгенге көндә күп китаплар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөлайманова исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлзада Әхтәмова, балалар өчен шигырьләр, җырлар язучы Гөлсинә Гәрәева, биш китап авторы, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы, Риза Шәфи, Таҗи Гыйззәт исемендәге әдәби премияләр иясе — шәхсән үзем һәм каләм тибрәтүче башка авылдашларым авылымның әдәби сәхифәсен яза.
Авылда яшәүләргә ни җитә соң?! Киләчәгең бүгенгедән дә матур булсын туган авылым! Амин!
Язманы әзерләгәндә Киров,
Ижау, Казан дәүләт ар­хив­­ла­ры­ның документлары ни­­­гезендә, авылдашыбыз Кор­бангалин Н.Х. туплаган мәгъ­лү­мат­лар файдаланылды.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.