Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


11.05.2012

Авылыбыз маягы

«Яңарыш» газетасын яздырып алабыз, һәр санын үз туганыбыз шикелле якын күрәбез. Аны укучылар бик күп бездә. Газета аша күп кенә нәрсәләр белән танышып барабыз, уй-фикерләребезне яңартабыз, ул бер-беребезне аңлап, сөеп яшәр өчен зур этәргеч бирә. Авылыбызда туып-үскән каләм остасы, чын мәгънәсендә язучы дәрәҗәсенә ия, мәдәният өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән Әлфирә Низамова белән чын күңелдән горурланабыз. Ул «Яңарыш» газетасын яздыруга зур тырышлык куя. Әлфирә Низамованың газета битләрендә урын алган берсеннән-берсе матур шигырьләрен, мәкаләләрен укып горурланабыз, бездә шундый оста язучы булганы өчен сөенәбез. Аны авылыбызның олысы да, кечесе дә ихтирам итә. Кешеләргә мөнәсәбәте яхшы, җылы булганга авыл халкы да аңа гел яхшылык кына теләп тора.

Күп еллар дәвамын да авылыбыз мәдәният йортын җитәкләп торучы да иде ул. Чын сәнгать кешесе булуы сөйләмендә үк чагыла аның. Матур итеп сузып-сузып җырлаулары, оста итеп концертлар алып барулары авыл халкын һәрвакыт таң калдыра иде. Аны: «Авылыбызның маягы», — дип юкка гына атамыйлар аны.

Кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк, һәр нәрсәгә дә өлгерә. Туй мәҗлесләрен алып баруда катнашып, яшь парларны бәхетле итүче дә бит ул! Тормышы мул, тыныч, ямен белеп яши бирүче шәхес ул. Аңа алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез.

Фәния Сундукова, Исәнбай авылы