Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Авылыбызда язгы бәйрәм!
4.04.2013

Авылыбызда язгы бәйрәм!

“Нәүрүз әйтә Девятерня халкы — Нәүрүз — ди.  Киләсе елга тагын  бергәләп үткәрергә язсын”, — ди. Авылыбызда кышны озату бәйрәме нәкъ менә әлеге сүзләр белән башланып китеп, шул сүзләр белән үрелеп тә барды.  Башка  еллардагыча бәйрәм җыр-бию һәм  ярышлар белән  бик  күңелле  генә үтте. Авыл халкының да елдан-ел кул эшенә,  милли ризык­ларыбызны пешерүгә осталыклары арта. Бәйрәм барышында без моңа тагын бер кат инандык.

Нәүрүз: “Әлеге елда барлык эшләр уң киләчәк!” — дигән ният белән Карга боткасын авыз итүдән башланып китте. Башлангыч  сыйныф укучылары көче белән  әзерләнгән концертны авыл җирлеге башлыгы котлау сүзләре белән ачты. Концерттан соң, урамда оештырылган бау тартышу, капчык киеп йөгерү уеннарын да кечкенәләр генә түгел, өлкән яшьтәге апа-абыйлар да  бик тә теләп катнаштылар. 83 яшьлек Бәдәр апаның  уеннарда актив катнашуы бар кешене дә таң  калдырды. Рәйсә Арсланова, Рәмзия Фаррахова,  Мөхтәрәмә Әхмәтҗанова, Фәния Абдуллина, Зөлфирә Гатауллина, Сания  Гыйльфанова һәм тагын бик күпләр үзләренең тәмле сыйларын халыкка тәкъдим иттеләр.  Ә   Гөлсинә апа Ситдыйкова авыл халкын коймак белән сыйлады. Мәдәният хезмәткәрләре кайнар чәй, шашлыктан бар кешене авыз иттерергә тырыштылар. Бәйрәмне оештыруда  катнашкан  авыл  халкына, аеруча Әнвәр Шакировка һәм Айдар Рамазановка рәхмәтемне  җиткерәм.

Фәнис Арсланов, Девятерня авылы