Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Авылыбызда бер ветеран калды
18.06.2015

Авылыбызда бер ветеран калды

Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә, искән җил кебек үтә. Бер буыннарны икенчеләре алыштыра, тарих китабына яңа битләр өстәлә. Сугыш ветераннары саны елдан-ел кими бара… Безнең буын, безнең балаларыбыз сугыш батырларын күреп калуыбыз, алар белән аралашуыбыз, бу лаеклы шәхесләрдән үрнәк ала алуыбыз белән бәхетле һәм горур!

Авылдашым Фәридә Кор­­бангалина сугыш­ка үзе теләп киткән хатын-кызларның берсе була. Алар 1941 елның 22 июнь көнендә, имтиханнарын бирү белән, группадаш кызлар белән хәрби комиссариатка юл тоталар. Тик анда: “Укуыгызны тәмамлагыз, дипломлы белгечләр кирәк безгә!” — дигән сүзләр ишетеп, кире борылалар. Укуын тәмамлап, Арчага эшкә билгеләнгән кызга озак та үтми, повестка килә. Шулай итеп, тәвәккәл кыз 471 нче саперлар батальонына эләгә. Шул көннән башлап, сугыш кыямәте аны үз эченә бөтереп ала. Үз-үзен аямыйча, шәфкать туташы исеменә тап төшермичә, айлар, еллар буена ул яралы солдатларга ярдәм күрсәтә. Яу кырыннан үзеннән берничә тапкыр авыррак булган ярымҗансыз гәүдәләрне ничек күтәргәндер дә, куркуын җиңеп, ничек сөйрәгәндер бу кыз бала?! Көннәр, төннәр буена берне түгел, дистәләгән, йөзләгән сугышчыларны үлем авызыннан алып кала ул. 1941 елның көзе исә хәтеренә аеруча тирән уелып кала Фәридә апаның. Орлов өлкәсендә бик каты барган сугыштан соң, аларның батальоны камалышта кала. Шунда беренче тапкыр, үз-үзләрен яклый алмыйча, штыклар белән кадап үтерелгән сугышчыларны күреп, үксеп елый ул… Озак еллар бу мәхшәр аның төшләренә кереп йөдәтә. Алар ике атнадан соң гына, ачыккан, талчыккан, бик күп дусларын югалткан хәлдә, Жиздра елгасын кичеп, камалыштан чыга алалар.
1942 елдан Фәридә өлкән фельд­шер булып хезмәт итә. 1943 нче елда Харьков тирәсендә барган сугышларда яраланып, госпитальгә эләгә. Биш ай дә­валанып, янәдән — фронт­ка! Кан, яшь, ыңгырашу, үлем — 20 яшьлек кызны шулар каршы ала. Сугыштан исән кайткан батыр авылдашыма исән калган полкташларыннан килгән хатларда — тетрәнү, хөрмәт, рәхмәт хисләре…
Хәрәкәттәге армиядән Фәридә Хафиз кызы 1945 елның ноябрь аенда гына җибәрелә. Сугыштан соң да, күңел нечкәлеген, кулларының йомшаклыгын, җан җылысын югалтмыйча, бар булмышын-тормышын кеше гомере сагында торуга багышлый ул. Медицина институтын тәмамлап, олы хезмәте, тирән белеме аша медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Аның күк­рәген “Батырлык өчен” медале, “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “За оборону Заполярья” медале бизи иде. Иде дип язу, бармак белән генә санарлык, мондый авылдашларны югалту бик авыр һәм бик кызганыч, әлбәттә. Тик Фәридә апабыз Бөек Җиңү бәйрәмен көтеп ала алмады, ямьле апрель аенда аның күпне кичергән йөрәге тибүдән туктады. Мәскәүдә гомер кичергән авылдашыбыз үз туфрагына кайтып ятты, урыны оҗмахта булсын! Ике бөртек сугыш ветераныбыз турында язам-язам дип йөреп тә мин соңга калдым. Бу язмам Фәридә апа рухына барып ирешсә иде.
Ике бөртек дигәнемнең берсе — Сәгыйть абый Тютеев. 90 яшен тутырган сугыш һәм хезмәт ветераны, шөкер, исән-сау. Авылыбызда, улы Хәниф тәрбиясендә гомер кичерә. Утны-суны кичкән, “Кызыл йолдыз” һәм “Почет бил­гесе” орденнары, дистәләгән медальләр иясе Сәгыйть абый­ның исеме күпләргә таныш.
Кечкенәдән үк укытучы буласы килеп, Минзәләгә укытучылар әзерләү мәктәбенә барып керсә дә, авылдашыма хыялын тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул бары тик 1970 елда гына, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, кулына диплом ала.
Ә аңарчы үткән гомер юлы — үзе бер тарих. Укыту мөмкинлеге булмагач, әти-әнисе аны кире авылга кайтара. Ул да башкалар белән бергә сукалый, чәчә, иген игә… Авыл өстенә килгән авырлыкны күтәрә. 1943 елдан исә, аның сугышчан юлы башлана. Шул ук елның июлендә 20 яшен дә тутырмаган егет Курск дугасында көчле бәрелешләрдә кат­наша. “Бу көннәрне мәңге оны­тасым юк, күз алдымда командирыбыз сержант Гаевский, наводчик Закиров үлделәр. Мин каты яраландым, аннан соң өч ай госпитальдә яттым», — дип сөйли авылдашым, хатирәләргә бирелеп. Сәламәтләнеп чыгуга аны артиллерия командиры итеп билгелиләр. 2нче Украина фронты составында күп кенә операцияләрдә катнашып, икенче тапкыр яралана. Тик фронт- фронт инде ул, тернәкләнү бе­лән, иң җаваплы вазифага билгеләнә Сәгыйть Тютеев. Тимер юлда сугыш кирәк — яракларын ташучы поездлар белән идарә итүче диспетчер вазифасын башкара, монда да аның төгәллеге, тапкырлыгы, сүзенең үтемле булуы ярдәм итә. Румыния, Венгрияләрне азат итеп, Җиңү көнен Будапештта каршылый авылдашым. Тик аңа Япон сугышында да катнашып (ул анда бүлек командиры була), авыл­га 1947 елда гына кайту насыйп була.
Туган авылында Сәгыйть абый иң мөхтәрәм кешеләрнең берсе. Көчле оештыру сәләте, ышандыра белүе, акыллы һәм бик сабыр булуы, тирән белеме белән ул 27 ел буе алыштыргысыз партоешма җитәкчесе булып торды. 1970 елларда, авыл тарихын язу кирәклегенә басым ясап, сугыш ветераны, авылдашыбыз Ниязый Корбангалинга дәүләт архивларына юллама бирүче дә, бүгенге көнгә кадәр музейны тулыландыруга өлеш кертеп, эше белән даими кызыксынып торучы да Сәгыйть абый Тютеев.
Авылдашыбызның күкрәген “Су­­­гыштагы уңышлары өчен”, “Будапештны алганы өчен”, “Германияне җиңгәне өчен”, “Японияне алганы өчен” медальләре бизи. 1945 елда “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнсә, 1985 елда 1нче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденына лаек була.
Инде үзе хакында гына уйларга тиешле ветеранның бүген дә җаны тыныч түгел, киләчәк буынны кайгырта ул:
“Рәхмәт, кадерлиләр, бүләк­лиләр. Тик үткәннәрне генә кайтарып булмый. Сугышның коточкыч нәрсә икәнен аңлап үссеннәр иде балалар. Тыныч тормышның кадерен белсеннәр, эшләп яшә­сеннәр иде. Телевизор карыйм мин. Юкка гына кан коймады бит безнең буын. Әнә Украинада нәрсә бара? Дөньялар тыныч түгел. Дус яшәргә кирәк, балалар! Хәзерге буын аңлап үссә иде бу хакыйкатьне!”- ди авылыбыз аксакалы.

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.