Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Авылны сагынып яшәде
28.04.2012

Авылны сагынып яшәде

(Рәшит абыемның якты истәлегенә багышлыйм)

Киттең, киттең, киттең абый
Киттең кайтмас җирләргә…
Тирән дәрьяларга түгел,
Салдың тирән уйларга…

Рәшит абыемны искә алу белән елмаеп куям, чөнки ул һәрвакыт хөр күңелле һәм бик шаян, кызык кеше иде. Сәгатьләр буе тормышында булган кызык вакыйгаларны сөйләп утыра, көлдерә, үзенә ничек кенә авыр булмасын, сиздерми, синең күңелеңне күрә белә.

Әнием сөйләвенчә, ул кечкенәдән бик шаян, шук булган. Гаиләдә алар дүртәү: Рәшит абый, әнием, Рөстәм абый, Рамил абый үскәннәр. Иң зур бала буларак, аңа яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәргә туры килә. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлагач, ул әллә кайдагы уку йортларын эзләп йөрми, шофёрлыкка укып, туган авылында тракторда эшли, трактор дип җенләнә. Тормышында бар куанычы да, бәхете дә шул трактор була аның. Ачык күңелле, шат йөзле абыемның дуслары да бик күп була. Ярдәмчел, карусыз, эшчән булганы өчен хөрмәт итәләр аны. Иң беренче ул бар дусларын өйләндереп бетерә, соңыннан гына үз ярын таба. Егет асылы булганлыктан, кызлары да аз булмый. Тик ул өйләнергә ашыкмый. Ә Әлфия апа турында ишеткәч, әле үзен күрмичә дә: «Монысына өйләнәм, точно!» — ди. Ходайның «Амин» дигән вакытына туры килгәндер, утыз өч яшендә абыем Әлфия апа белән тормыш корып җибәрә. Гаиләгә бәхет һәм ямь өстәп, өч балалары: ике малай, бер кыз туа.

Тактага да, тимергә дә җан өрә белүче Рәшит абыемның куллары чын мәгънәсендә алтын иде. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, гөл итеп куя белде. Өйләнеп, Ижау шәһәренә күченү белән, иң зур теләге — авылга кайтып өй салу, трактор алып, анда эшләү була. Башта балалар, аннан авыру әлеге теләкне читкә этәреп килә һәм, үкенечкә каршы, насыйп булмыйча калды.

Якыннары өчен өзелеп торучы абыем әтисенең (бабам) үлемен бик авыр кичерде, сулды, йөзендә нур бетте. Хастаханәләрдә озак тикшеренгәч, анда яман шеш таптылар. Аның гаиләсе өчен дә, безнең барыбыз өчен дә бу бик авыр хәбәр булды. Безгә ул арыслан кебек иде, бернинди чирләр дә аны сындыра алмас, дип уйладык, тик…

Абыем бик озак вакытлар хастаханәдә ятты. Тормыш иптәше Әлфия апа һәрчак аның янын да булды, үзенең тормышын абыема багышлады. Өч бала белән аңа да бик авыр булгандыр, тик аннан беркайчан да зарлану ишетелмәде. Ул һәрвакыт: «Рәшит, Рәшит!» — диеп яшәде. Шуның өчен мең рәхмәтле без аңа. Гомеренең соңгы елларында абыем авылны бигрәк тә сагынды. Авыруы аны, кызганычка каршы, хастаханәдән ары җибәрми иде. Ә ул: «Кырындым, Кырындым», — дип өзгәләнде. Авылыбызның һәр шатлыгын да, кайгысын да үзенеке кебек кабул итте.

Әбием өчен аның сәламәтлеге яшәү мәгънәсенә әйләнде. Газиз улының исәнлеге өчен күпме күз яшьләре түгеп, йокысыз төннәр үтеп, Ходайга ялварса да, утызынчы августта, Гает көнендә, илле өч яшендә Рәшит абый безнең яннан мәңгелеккә китте. Бу кайгы әбиемне дә, әниемне дә, абыемның гаиләсен дә сындырды. Тормыш бер мизгелдә туктап калды сыман. Менә әбиләрнең ишеге ачылып китәр дә, аннан шат елмаеп: «Эх, сагындым Кырындымны!» — диеп, Рәшит абый килеп керер төсле. Тик юк шул. Үлгәннәрне кире кайтарып булмый икән. Абыемның Гает көнендә үлүе дә үзе бер изгелектер. Чынлап та, изге, саф, чиста күңелле кеше булган икән ул. Авылын шулай өзелеп сагынып яшәүчеләрне мин аз беләм. Андыйларның җаны тынычлыкны бары туган туфракларында гына таба. Абыем да бүген үз авылында, җанкае тынычтыр, шөкер. Әбием өчен бу кайгы аеруча авыр булды. Үз балаңны җирләүне дошманыңа да теләмәссең. Әбием аның рәсеменә карап: «Ник мине калдырып киттең, улым? Син түгел, мин үләргә тиеш идем», — диеп, көн дә елый. Рәшит абыем гына аны кочаклап: «Елама инде, әни, мин яныңда бит», — дия алмый.

Яткан туфракларын җиңел булсын, абыем!!!

Ранилә Гыйльманова, Алабуга-Кырынды