Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авылның киләчәге — эшмәкәрләр кулында
28.04.2021

Авылның киләчәге — эшмәкәрләр кулында

31 март – 2 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырды. Әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән, Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды, чит илләрдән дә кунаклар килде. Әлеге җыенда Удмуртия Республикасыннан Зөләйха һәм Фәрид Вәлитовлар, Кияс районыннан Эльза һәм Фирдинат Мәҗитовлар, Ува районыннан Фәрид Халитов катнашты. Җыенның рәсми ачылышы 31 март көнне ТР Фәннәр Академиясенә узды. Фирдинат Мәҗитов, Фәрид Халитов Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Соңрак эшмәкәрләр, 5 төркемгә бүленеп, аерым мәйданчыкларда эшләделәр. Мин “Авыл хуҗалыгын цифрлаштыру: яңа мөмкинлекләр” мәйданчыгында булдым. Без әлеге мәйданчыкта“Сөт фермасы” мобиль кушымтасы белән таныштык. Әлеге кушымтаны телефонга урнаштырып, сыер көтүе белән идарә итеп була икән! Кушымта сыерны кайчан йөгертергә, аңа күпме ашамлык кирәклеген, кайчан бозау китерәсен, күпме сөт бирәсен әйтеп бирә. Икенче көнне без Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районы авылларына сәфәр кылдык, җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән таныштык. 2 апрель көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узды. РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Татарлар” газетасының 10 еллыгына багышланган тантаналы чараны тамаша кылдык.

Иске җиреклегә юл алдык

45 еллык тарихы булган Тукай районына баргач, биредә яшәгән, хезмәт куйган эшчән халкына сок­ланып кайттык. Тукай муниципаль берәмлеге Кама аръягының Көн­чыгышына – Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре буена урнашкан. Бүгенге көндә 23 авыл җирлеге, 88 торак пункт бар. Районда 43511 кеше яши. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, хакимият җитәкчелеге белән без таныш. Чөнки алар бик күп еллар Сарапул шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен үткәрергә булыштылар. Без, бер төркем җыенда катнашучылар, Иске Җирекле авылына юл тоттык. Ул Мәләкәс елгасы буенда урнашкан. Тирә — ягында зирек агачлары күп үскәнгә шундый исем алган. Аның тарихы 1795 елдан башланып китә. Халык биредә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Соңгы вакытта Иске Җирекле авылы матурлана, ямьләнә. Биредә яңа төзелешләр, яңа объектлар ачыла. Аларның берсе — “ТАССРның 100 еллыгы” дип аталган ял паркы.Тагын бер зур объект — заманча төзелгән “Тургай” балалар бакчасы. Гомумән, авыл бик төзек, яңа йортлар, коттеджлар ерактан ук үзенә тартып тора. Биредә беренче тапкыр гына булуым түгел, авыл чыннан да көннән-көн үсә.

Татарның асыл ире

Тукай районында фермер хуҗалыкларның саны алтмыштан артык. Зур шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итү авыл хуҗалыгына йөкләнгән. Монда без алдынгы технологияләр кулланып алып барыла торган крестьян-фермер хуҗалыкларында булдык. Булдык, күрдек, шаккаттык. Горурлык хисләре туды. Беренче тукталышыбыз — Минталип Миңнехановның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Хуҗалык 2000 елдан бирле эшли. Эшчәнлек төре: үсемлекчелек, яшелчәчелек. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы — 355 га, сабан культуралары — 269 га, бәрәңге мәйданы — 70 га, чөгендер — 8 га, кишер — 8 га. Хуҗалыкта эшләүчеләр саны- 10 кеше. Гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән, аның барлык нечкәлекләрен энәсеннән җебенә кадәр белгән татарның асыл ире Минталип абый шаккатырды безне! “Хезмәт кенәгәм рәсми төстә 15 яшемнән гади колхозчы буларак ачылган, шуннан бирле ару-талуны да, ялны да белмичә эшлим. Без, авыл малайлары, кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнеп, каешланып, уч төбе сөялләнеп үстек. Чистай авыл хуҗалыгы техникумын, Куйбышев авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика факультетын тәмамладым. Студент чакта ук мине институт гаражы мөдире итеп куйдылар. Укуны тәмамлагач, шунда ук укыту-тәҗрибә уздыру хуҗалыгында башта энергетик, аннары җитәкче булып эшләдем. Ул вакытта анда унбиш мең гектар җир, өч мең баш мөгезле терлек, дуңгызлар бар иде. Читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, диләр бит. Минем дә күңел Татарстанга тартылды. Тукай кошчылык фабрикасына баш инженер итеп билгеләп куйдылар. Эшләү дәверендә кошларны ашату-эчертү, тиресен чистарту җайланмаларын үзгәртеп ясадык, республикада беренчеләрдән булып Голландиядән кошларны сую һәм эшкәртү җиһазлары кайтарттык. Сиксәненче елларда мине “КамАЗ” автоүзәге филиаллары хуҗалыкларына генераль директорның ярдәмчесе итеп билгеләделәр. 1995 елда республиканың ун районы белән, 36 хуҗалык берләшеп, бәрәңге үстерүчеләр ассоциациясе төзедек. Заманча техникалар кайтарттык, яңа төр орлыклар сатып алдык. Мәскәү белән элемтәгә чыгып, бәрәңгене шунда илтү турында сөйләшүләр алып бардык. Бу бит хуҗалыкларның хәле авыр, җитештергән продукцияне дә кыенлык белән урнаштыра торган еллар. Алардан да, шәхси хуҗалыклардан да җыеп, бәрәңгене башкалага озатабыз, акча кайтарып тоттырабыз. Әби-бабайларның мотоцикл белән, атка төяп, ничек итеп икенче икмәне ташыганын күрсәгез иде! Ләкин шул елларда кайбер түрәләр Казан һәм башка эре шәһәрләрне бәрәңге, яшелчә белән тәэмин итмичә, продукцияне читкә чыгармаска дигән боерыкны имзаладылар. Шулай итеп, менә, менә Мәскәүгә таба кузгалырга торган вагоннар басып калды, ә бәрәңге череп акты. Җитәкчеләрнең әлеге кыланмышыннан күңел кайтып, бу эшне туктаттык та, үзебезнең фермерлык хуҗалыгын оештырып җибәрдек, җир алдык. Үзең хуҗа булып эшләү — баш-аягың белән эшкә чуму инде ул. Башта эшчеләргә түләргә акча булмый, йөкне күбрәк гаилә белән тартасың. Бүген дә минем бөтен гаиләм хезмәт куя. Мин иртән бишенче яртыда чыгып китәм. Тормыш иптәшем Рәмзия механизаторларга аш әзерләп кала. Аларны көнгә берничә мәртәбә ашатабыз. Эшче кадрлар белән проблема бар. Әйтик, безнең авылда Чаллыга барып эшләүчеләр күп, кемдер каравылда тора, җиде-сигез мең сум хезмәт хакына риза булып йөри. “Миңа килсәң, егерме меңнән дә ким алмас идең”, — дисәм, “Әй, Минталип абый, миңа бер чынаяк чәй белән шикәргә җитсә, ярый инде, — ди”. Адәм балалары яшәү ямен югалтып, мүкләнеп бара. Безгә аларны шушы мәнсезлек йокысыннан уятырга кирәк. Бергә-бергә эшләгәндә генә авыл хуҗалыгы үсәчәк, өстәлебездә ризык булачак”, — диде ул. Хуҗалыктагы чисталыкка, пөхтәлеккә исең китәрлек. Чит илдән кайтарылган яшелчә эшкәртү машинасы, бәрәңгене, кишерне, чөгендерне махсус челтәр капчык-ларга ук салып чыгара. Киләчәктә сатуга юып, киптереп үк чыгарырга ниятлиләр. Минталип абый җор сүзле, кирәк икән җырлап та җибәрә, орышып та ала. Эш дилбегәсен кулында нык тота торган татарның асыл ире ул!

Үрнәк алырлык хуҗалыклар

Икенче тукталышыбыз Наил Фәрраховның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 48 га. 2020 елда 154900 баш кош-корт, 146 тонна кош ите җитештерелгән, 132 тонна сатылган. Төп капиталга инвестицияләр күләме 2810 мең сум тәшкил итә. Биредә чит илдән кайтарылган төрле нәселле тавык­лар үрчетәләр. Кош-кортны үстерү бик четерекле, бик вак, зур игътибар һәм тырышлык сорый торган эш, шуңа да алар тора торган биналарга кереп булмады. Чөнки алар чирне үзләренә тиз йоктыра.
Өченче тукталышыбыз Бакчасарай авылында Равил Миңне­хуҗинның крестьян-фермер хуҗа­лыгында булды. Хуҗалык 2012 елда оешкан. Эшчәнлек төре: терлекчелек һәм үсемлекчелек. Машина-трактор паркын яңарту максатына, заманча тракторлар, сиптергечләр, чәчкечләр, урып-җыю техникасы сатып алганнар. 2019-2020 елларда уртача уңдырышлылык 50 центнер тәшкил иткән. Ерактан күренеп торган зур элеватор, машина-трактор паркы хуҗалыкның аягында нык басып торганлыгын искәртә. Ул бик зур, без аның буенча йөреп тә чыга алмадык. Венгриядән кайтартылган нәселле таналар 29 литр сөт бирә. Алар инде безнең климат шартларына яраклаштырылганнар. Бик күпләп тавык, сарык, куян асрыйлар. Атлар тоталар, шуларның 13 е спорт атлары. Шушы зур хуҗалыкта 55 кеше хезмәт куя, көненә өч тапкыр ашаталар, килеп эшләүчеләргә бар уңайлыклары булган тулай торак бар. Ферма тирәсе ял йортын хәтерләтә. Күл, чәчәкләр, җәйге кафе — болар барсы да үзенә тартып тора. Шунысы кызыклы, күбрәк биредә авыл халкы түгел, читтән килгән кеше хезмәт куя икән.

Әлеге җыенда Удмуртиядән барган милләттәшләребез беренче генә катнашмый. “Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе безне ел саен авыл эшмәкәрләре җыенына җибәрә һәм без анда бик теләп барабыз. Ел саен төрле районнарга барып тәҗрибә уртаклашабыз. Әлбәттә, Татарстан безгә һәрьяктан үрнәк. Бөтендөнья татар конгрессының безгә, чит төбәкләрдә яшәүче эшмәкәрләргә, зур игътибар бирүенә зур рәхмәт. Тукай районына сәяхәт кылганда, без һәрберебез үзебезгә кирәкле тармакны карадык. Безгә алардан үрнәк алып, эш­ләргә дә эшләргә әле!” — диделәр алар. Тукай районында йөргәндә, авыл эшмәкәрләре җыенында күр­гәннәрнең барсын да сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Ләкин шунысы хак, мондый җыеннар халык өчен үткәрелә, авылларның язмышын кайгырта.

Рәфилә Рәсүлева.