Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Авыллар — үсеш юлында
29.07.2015

Авыллар — үсеш юлында

Шушы көннәрдә Удмуртия Башлыгы Кияс районына эшлекле сәяхәт кылды. 

Өч елдан соң биредә республика авыл уеннарын уздыру планлаштырыла. Район башлыгы Александр Максимов төзекләндерү таләп ителгән объектлар белән таныштырды. Соңыннан Александр Соловьев “Дубровское” экофермасы урнашкан Сабанчы авылында булды, хуҗалыкның үсеш перспективалары белән танышты. “Колос” һәм “Деметра” авыл хуҗалыгы кооперативлары банкротлыкка чыкканнан соң, авыл җирлегендә эре оешмалар калмаган, эш урыннары кимегән. Агымдагы ел уңай үзгәрешләр китергән. “Лутохинское” муниципаль берәмлегендә “Экоферма “Дубровское” предприятиесе барлыкка килгән. Предприятиенең үсеш концепциясе бик тә үзенчәлекле. Аның нигезендә эре мөгезле терлек, сарык, кәҗә, кошлар үрчетү буенча берничә җитештерү мәйданын һәм экологик яктан чиста сөт, ит продукциясен җитештерү буенча югары технологияле мәйданчык булдыру күздә тотыла. Предприятие җитәкчесе Дмитрий Любимов: “Без җирле халыкны эшкә алдык. Баштарак алар үзгәрешләрне сагаеп кабул иттеләр. Хәзер исә авыл халкының кәефе үзгәрде. Киләчәккә ышанычы артты”, — диде. Александр Соловьев 123 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән төзекләндерелгән ферманы тикшереп чыкты. “Районга Виктор Хорошавцев кебек ышанычлы инвестор килде. Ул агрохолдинг оешуга зур акчалар бирә. Бүгенге көндә хакимият белән бизнесның бердәм булуы һәм бер-берсенә ярдәм итүе мөһим. Без юллар төзекләндерүдә ярдәм күрсәтергә әзер. Планнар сокландыра һәм аларның тормышка ашуында шик юк. Бер ай эчендә биредә ферманы торгызганнар, яңа объектлар төзиләр, матур контора да булдырганнар. Район алга китәр, дип ышанам”, — диде Удмуртия Башлыгы.
Авыл уеннарына әзерлек кысаларында Кияс районында спорт стадионы яңартылачак, волейбол, баскетбол уйнау мәйданчыклары һәм башка объектлар барлыкка киләчәк.