Авыллары өчен янып яшиләр
Юкамен районы хакимият башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Әлфирә Шәгъбан кызы Балтачева: “Юкаменда халык саны буенча беренче урында удмуртлар торса, икенче урында – татарлар. Палагайда татарларның милли-мәдәни үзәге урнашкан. Милләттәшләрем бик яхшы эшлиләр, үзләренең уңышлары белән безне гел сөендереп кенә торалар. Мин үзем Юкаменда туып-үстем. Мәктәптә фәннәрне русча укыдым, удмурт телен фән буларак өйрәнергә дә туры килде. Өйдә татарча — үзебезчә аралашабыз. Сез, бәлки, безне аңлап та бетермисездер. Татар телен без өйдә генә сөйләшеп өйрәндек. Әти-әни ничек сөйләшә – шулай, әдәби телне белмибез дә. Ана телен гаиләдә өйрәнергә кирәк”, — диде. Аның үз районы халкы өчен җанын-тәнен биреп эшләгәнлеге күренеп тора.
Тегермән авылы
Соңгы елларда авылларыбыз заман җилләре шаукымында зур үзгәрешләр кичерә: күмәк хуҗалыклар таркалып бара, авыллар картая. Ләкин Тегермән авылында яшәүчеләр заман җилләренә бирешмәскә тырышалар. Ул — аягында ныклы басып торырга омтылучы авылларның берсе. Биредә горурланып, мактанып сөйләрлек уңышлар да, борчуга салырлык күренешләр дә, хәл итәсе проблемалар да бар. Тик биредә яшәүчеләр зарланмыйлар, булганына шөкер итеп көн күрәләр.
Олы юл буенда гына урнашкан авыл карга күмелеп утыра. Өйләрнең мичләреннән чыккан төтен генә авылның яшәвен күрсәтә.
Авыл халкы белән очрашу мәдәният йортында билгеләнгән иде. Бина янына туктауга ук, туган авылымдагы элекке клуб күз алдына килде. Ул клубны инде әллә кайчан сүтеп, яңасын төзеп куйдылар. Ә Тегермән авылында мәдәният йорты хәзер дә халыкка хезмәт итә. Клубка килеп керүгә, күзем түрдә утыручы ап-ак мичкә төште. Клубны утын ягып җылыталар икән. Мәрьям Арасланова: “Кичә дә ягып җылыткан идем. Бүген иртәнге дүрттә үк ягып җибәрдем. Урамда 30 градус салкын булгач, җылы озак тормый шул”, — дип, шәлләр алып килеп, аркага япты. Шулчак балачакка кайтып килгәндәй булдым. Без дә бит сабый чакта, йокыдан тора идек тә, тәрәзәдәге сурәтләргә карый-карый тәрәзә рамнарына каткан боз-ны чокый идек. Монда да нәкъ шул чактагы шикелле тәрәзәләр бозланып каткан. Тик Тегермәннең кунакчыл халкы салкыннардан курыкмыйча, аякларына итек, өсләренә мамык шәл ябынып килеп, клуб уртасына зур өстәл куеп, табын да корып куйганнар. Аны да аларның бергәләп әзерләгәннәре күренеп тора: һәммәсе ниндидер камыр ризыклары пешереп алып килгәннәр. Ни генә юк анда?! Бөккән, өчпочмак, пәрәмәч, мичтә кабарып пешкән коймак, тәбикмәк, тортлар, төрледән-төрле кайнатмалар дисезме? Берсе дә кибеттән сатып алынмаган. Һәммәсен үз куллары белән әзерләгәннәр. Яңа ризык күреп, аның хакында сораштым. “Кабарчы” дигән әлеге ризыкны тиз арада чәй эчәргә кирәк булганда әзерләүләрен әйттеләр. Әлеге очрашуда Тегермән авылы халкының бердәм, дус-тату булуына шаккаттым.
Очрашуга “Нива” колхозы рәисе Рамил Минмулла улы Бузиков, авыл советы җитәкчесе Фәнил Хәким улы да килгәннәр иде. Авылга килеп кергәч тә, йортларның караулы булуы күзгә ташлана. “Буш торган йортлар бармы?” — дип сорагач: “Бар, әмма күп түгел. Бездә рәсмиләштерелмәгән бер учас-ток та юк – буш йортларның, хуҗалары исән булмаса, балалары бар. Җәйгелеккә кайтып яшәргә мөмкиннәр. Мондый йортларны да игътибардан читтә калдырмыйбыз. Күз-колак булырга тиешбез”, — ди авыл җитәкчесе Фәнил Хәким улы.
Җан атып яшәүче Мәрьям
Авыл йөзен халкы билгели. Авылның төп байлыгы — аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Шундыйларның берсе — Мәрьям Яхъя кызы Арасланова. Үзенең тормыш тәҗрибәсе, кешелеклелек сыйфатлары, булдыклылыгы белән дан тоткан Мәрьям авылны саклап калу, аның элеккеге данын югалт-мау өчен җан атып йөри. Үзенең тәвәккәллеге, тырышлыгы, максатчан булуы аркасында төшенкелеккә бирелми, авырлыклар алдында югалып калмый ул. Тормышта юл ярып баруын дәвам итә. Ул бер генә чарадан да читтә калмый. Замана белән бергә атларга тырыша, һәрнәрсәдән хәбәрдар, туган авылының киләчәге өчен борчыла, аның уңай эшләренә сөенә. Авыл җирлеге үткәргән җыеннарда мөһим мәсьәләләрне дә күтәрә белә. Үзенең туры сүзле булуы, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә Район советы депутаты итеп сайланган.
Авылдашлары бик рәхмәтле аңа. Мәрьям һәр кеше белән уртак тел таба. Ул балалар белән дә ихлас күңелдән сөйләшә, аларны игътибар белән тыңлый, аларның хәлләрен сораштыра. Укучылары белән ял көннәрендә дә авыл тирәли, күрше авылларга сәяхәтләр оештыра, авылларының матур табигате белән таныштыра, аларга милли уеннарны өйрәтә. Уен барышында аларга тәрбияви киңәшләрен бирә. Шулай итеп, туган җиргә, туган авыл-
га мәхәббәт тәрбияли. “Тышта 30 градус суык дип тормый, күлмәкчән генә йөгертеп кенә, чиләк тотып, чишмәгә суга да төшеп менде әле ул”, — ди машина йөртүчебез. Соңгы вакытта авылда балалар өчен ял итү мәйданчыгы төзү идеясе белән янып йөрүчеләрнең дә берсе ул. Мәрьям үзенең чыгышында: “Авылда бүгенге көндә 168 кеше яши дип исәпләнә, шуларның 22се — укучы бала, 16сы балалар бакчасына йөри. Колхоз булса, авыл яши, диләр бит. Әлбәттә, авылның тоткасы колхозның булуында. Колхоз беткәч, мәктәпләр дә ябыла, авылда эш калмагач, яшьләр калага китәләр. Гаиләләре белән колхозда хезмәт куючылар бар. Мәсәлән, Араслановлар гаиләсе. Илдар Госман улы, Рәйханә апа, уллары Айдар – һәммәсе дә колхозчылар. Авыл уртасына яңа модульле ФАП төзеп куйдылар. Әле рәсми рәвештә ачылмаса да, шундый якты, яңа, матур бинаны күреп, күңел сөенә. Авыл җирендә заманча фельдшер-акушерлык пункты бик тә кирәк. Тагын да сөендергәне – анда физиокабинет булачак, диләр. Авыл өчен шунысы мөһим. Сыер савучыларның аяк-куллары сызлый, дәвалану, профилактик чаралар уздыру өчен шартлар булса, бер дә зыян итмәс иде. Заманча технологияләр белән эшли белүче дә кирәк бит. Анысы да булды — яшь фельдшер да килде. Иске мәктәп урынына балалар спорт мәйданчыгы булачак. Бу балалар өчен бик тә кирәк. Күрше авыл мәктәбендә 34 бала укый. Шуларның 22 се — безнең авылдан.
Бәйрәмнәр үткәрү өчен клубыбыз бар. Калганнарның әле анысы да юк. Моны саклап калуы, чыгымнарны үз өстенә алуы өчен колхоз рәисе Рамил Бузиковка зур рәхмәт. Булганына шөкер итеп яшибез”, — дип сөйләде.
Тынгысыз җанлы, туганнарының, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче Мәрьямгә ныклы сәламәтлек, эшендә тагын да зуррак уңышлар яулавын, күңел тынычлыгы телибез. Бал кортыдай тик-тормас, җитез, бар эшне дә булдырып башкаручы Мәрьям кебекләр, авылның тынгысыз халкы, колхоз булуы аркасында авыл яши дә инде.
Авылның уңганнары
2020 елда Илдар Госман улы Араслановка “Удмуртиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Аның белән әңгәмә корырга өлгермәдек, чөнки ул фермага маллар ашатырга ашыга иде. “40 елга якын авылда эшлим. Гомер буе — комбайнда, тракторда. Колхоз булу яхшы – эш бар, ай саен хезмәт хакы бирәләр”, — дип, маллары янына йөгерде.
4 ел элек “Удмуртиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булган Мөслимә Нәҗметдин кызы Таушева белән аралаштык. “Тегермән авылында туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Глазов авыл хуҗалыгы техникумында белем алдым. Укырга керү тарихы да кызык булды. Төзүчегә дип укырга бардым, анда баллар белән үтмәгәч, механиклыкка укырга кереп, шуны тәмамладым. Барлык төр транспортка да “права”м бар. Комбайнда да эшләргә туры килде. Тракторга да утырган чаклар булды. Авылда механик ир-атлар күп иде. Шуңа мине складка запчасть биреп торучы итеп куйдылар, аннан заправкага күчерделәр. Барысын да кул белән эшли идек, чиләкләп бензин ташып, транспортка сала идек.
Декреттан соң, салкында эшләве авыр булыр, балаларны да караучы юк, фермага төшсәм, көндезләрен балалар караулы була дип, фермага төштем.
Мине осеменаторлыкка укырга җибәрделәр. 28 ел әлеге хезмәттә булдым. 4 ел элек хезмәтемне зурлап, “Удмуртиянең атказанган авыл хезмәткәре” исеме бирделәр. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Улымның гаиләсе белән бергә яшибез. Җәяү кайткан чакта, иремне, улымны машина бәрдереп, аларны югалткач, кече улым мине ташлап китмәде. Киленем дә үзебезнең авылдан, авылда пешекче булып эшли. 3 оныгыбыз бар”, – дип сөйләде Мөслимә апа.
Баш мөхәрриребез Рәмзия Габбасова очрашуга килгән һәммә кешегә, аеруча Мәрьям Араслановага әлеге очрашуны оештыруы өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Сезнең белән очрашуга чиксез шатбыз. Чакыргач, кышкы салкыннар да куркытмады. Удмуртия татарларының йөзе булган татарлар белән очрашуны сагынып көттек. Бер гаилә кебек яшәвегезгә, бер-берегез өчен утка-суга керергә әзер булуыгызга сокланабыз. Сез тарихны, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны ничек бар шулай саклап киләсез. Удмуртия татарлары дигәндә, иң беренче чиратта, мин сезнең як татарларын күздә тотам. Алда төп бурыч – халык санын алу тора. Үзебезнең татар икәнлекне онытмыйк!” — дип, милләттәшләребезнең бердәм булуларына соклану хисләрен белдерде.
Газетабызны яратып алучылар да үзләренең фикерләрен белдерергә ашыктылар. Хәния Мөкатдәс кызы Бузанакова: ”Яңарыш”ны бик яратып укыйбыз. Татар телен белергә дә ярдәм итә, дин тотарга булыша. Газетада искиткеч матур язмаларны ана телемдә уку күңелемә сары май булып ята”, – дип, газетага уңышлар теләде. Концертларда, бәйрәм- кичәләрдә үзенең чыгышлары белән милләттәшләребезнең күңелен яуларга өлгергән, хәзерге вакытта Ижауда белем алучы Айдар Абашевның әбисе Гөлсинә Арасланова: “Айдар яшьли ятим калып, бабасы Ринат тәрбиясендә булды. Ул — бик акыллы, тыңлаучан, тәртипле егет. Хәзер аңа ял көннәрендә дә укырга туры килә. Шулай булуга карамастан, хәлләребезне белешеп, кайтып, ярдәм итеп йөри. Ул – безнең горурлыгыбыз”, — ди.
Бабасының эшен дәвам итә
Мәдәният йортында рәхәтләнеп аралашканнан соң, рәттән генә урнашкан мәчеткә үттек. Мәчетнең тарихы хакында Мәрьям Яхъя кызы Арасланова түбәндәгеләрне сөйләде: “2000 нче ел… Авыл мәдәният йортында авыл советы җыелышы бара иде. Шунда авылга мәчет кирәклеге турында сүз чыкты. Моны авыл халкы дәррәү күтәреп алды. Авыл картлары мәчет булачак урынны сайладылар. Әлбәттә, ул һәркемгә дә уңайлы, һәркем өчен әллә кайдан күренеп торырлык урын — авыл уртасы иде. Мәчет төзүдә башлап йөрүче,элекке муллабыз Шәкертдин Гыйният улы Арасланов булды. Урманнан бушлай диләнке бирделәр, бригадир анда эшләргә кешеләр билгеләде. Урманнан агачларны кисеп алып кайткач, пилорамада такта ярдылар. Авылыбыз ир-атлары өмә ясап, җыелышып, бурасын бурадылар, бар эшен эшләделәр. 2003 елда түбәсен яптылар, манарасын күтәрделәр. Эчке эшләрен эшләренә вагонканы «Монолит» оешмасы җитәкчесе Илдар Нурислам улы Арасланов бирде. Шәһәрдә яшәүче авылдашлар да кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр, паласлар, келәмнәр китерделәр. Мәчет төзүдә колхоз да, район җитәкчеләре дә, авыл халкы да, мөфтият тә бик булыштылар. Менә шулай итеп, безнең авылда мәчет төзелде. Башлап җибәрүчесе, элекке имамыбыз Шәкертдин абый вафат булгач, аның улы Рахмай Арасланов имам булды. Хәзер Шәкертдин абыйның оныгы Айдар Арасланов имам вазифасында. 2006 елда беренче мәртәбә мәчеттә Корбан гаете узды. Әле рәсми рәвештә ачылмаган булса да, (документларын әле генә ясыйлар), монда инде дини укулар да, намазлар да, дини бәйрәмнәр дә уза. Ураза, Корбан бәйрәмнәренә халык җыела, хәер-сәдакаларын мәчеткә бирә. Ул акчаларга мәчетебезне яңартып торырга тырышабыз, чыгымнарны түлибез” .
Хәзерге вакытта авылның имамы Айдар Илдар улы Арасланов колхозда “миксер” машинасында эшли, маллар ашата икән. Эштән соң дин сабакларын укытырга да өлгерә. Ул: ”Мәктәптән соң Пермьгә эшкә киткән идем. Шунда намаз укый башладым. Аннан динне өйрәнү теләге тагын да көчәйде. Әлмәт мәдрәсәсенә укырга кердем. Анда үземнән 10 яшькә кечеләр иде. Шуңадырмы, бик ошап бетмәде, Стәрлетамак мәдрәсәсенә күчтем. Анда 2 ел укып, 2019 елда туган авылыма кайттым. Шул елның ноябрендә имам итеп куйдылар. Бабамның эшен дәвам итүемә шатланам. Аннан мәчетебезне яңарту, төзекләндерү эшләренә тотындык. Хәзерге вакытта укуларны 3 төркемдә алып барам. Хатын-кызлар өчен — дүшәмбе көнне, җомга көнне — ирләр өчен, шимбә — балалар өчен. Барлыгы 20дән артык кеше йөри. Иң яшенә – 4 яшь. Әти-әнисе дә дин юлында булгач, балалары да килә”, — ди.
Рамзан Илһам улына — 12 яшь. Починки авылының 6нчы сыйныфында укый. Ул 6 балалы гаиләдә төпчек малай. Әнисе рус милләтеннән булса да, ислам динен кабул итеп, балалары белән бергәләп укырга йөриләр. 5 вакыт намазны да калдырмаска тырышалар. “Мәчеттә укуы, бигрәк тә сүрәләрне өйрәнү ошый”, – диде Рамзан саф татарча.
Менә шулай, Тегермән авылы уңганнары белән аралашып, аларның уңышларына, киләчәккә матур планнарына сөенеп, илһамланып кайттык. Мондый уңганнар булганда, авыл бетмәячәк, яшәячәк әле.
(Алдагы санда “Нива” колхозы рәисе Рамил Минмулла улы Бузиков белән әңгәмә булачак).
Гөлнара Вәлиева.