Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Авылларга иман нуры иңә
16.10.2014

Авылларга иман нуры иңә

Удмуртиядә яшәүче милләт­тәшләре­безнең дини бәйрәмнәрне билгеләп үтүләре матур гадәткә әверелде. Кияс районы Байсар авылында яшәүче Айсылу Миннебаева, Фәү­зия Шакирова, Тәлгать Тимершин гаиләләре корбан чалып, авылдашларын бәйрәм ашына җыйдылар. Шулай ук мәҗлестә мә­дәният хез­мәткәре Мәсгудә Бәх­тиева, Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов катнаштылар. Га­җәеп матур табигатьле зур булмаган авыл — Байсар авылы. Авылдагы халыкның күпчелеген урта һәм олы буын вәкилләре тәшкил итә. Балалары үсеп таралышкан, тыныч кына үз көйләренә яшәп яталар. Чын мәгънәсендә үз халкын, аның теле, гореф-гадәтләрен, милли йолаларын яраткан булдык­лы, уңган татарлар яши бу авылда.

Дини бәйрәмнәрнең яңаруында күрше Тауҗамал авылында яшәүче, олы йөрәкле Галия апаның көче бик зур. Шушы көннәрдә үзенең зур юбилеен каршылаган Галия апаның әти — әниләре сугыш елларында кавышалар. Әтисе хәрби кеше булганлыктан, әнисен әлеге авылга алып кайтып куя. Шул еллардан бирле туган авылында яшәп, төрле эшләрдә эшли ул: сыерын да сава, авыл советында бухгалтер булып та, иминият компаниясендә дә эшли. Шушы авылда туып-үскән тормыш иптәше белән акыллы, тәртипле дүрт бала үстереп, үрнәк гаилә булып тормыш кичергәннәр алар. Бүген ул дүрт баласына сөекле әни, оныкларына сөекле әби булып, алар өчен җан атып яши. “ Ел саен корбан чалабыз, авылдашларыбызның күбесе бу изге гамәлне башкаралар, мәчетебез дә бар, имамыбыз гына юк, бәйрәмнәргә Ижау­дан чакыртырга туры килә, яшьләребезнең дингә килүе сөендерә, ә балалар телебезне белмиләр”, — дип уй-фикерләре белән уртак­лашты ул.
Бу көнне мәҗлесне Татар иҗтимагый үзәге җитәкче­се Фнүн Мирзаяновның алып баруы, аның Галия Мәҗитовага, яшьләргә дини белем бирүе өчен, рәхмәт белдереп Коръән китабы бүләк итүе бәйрәмгә ямь өстәде. Удмуртиядә урнашып татар телен, динен саклап калган авылда яшәүче милләттәшләремә сокланып кайттым. Арабыз­да дин юлына кечкенәдән үк баскан, ике тапкыр хаҗ кылган, олы яшьтә булуына карамастан, бүгенге көндә үзенең белемен яшьләргә мирас итеп калдыручы, Галия апа кебек милләттәшләр булганда, татар милләте асыл сыйфатларын югалтмас.

***

Удмуртиягә ар­ка терәп утырган Әгерҗе районының зур булмаган Нарат авылында күп еллар мәчет булмады. Нәтиҗәдә авыл халкы дин гыйлеменнән мәхрүм булып яшәде. Берничә ел элек яңа мәчет сафка басып, әлеге мәчеткә нур иңдереп торучы, авылдашларыбызга дин гыйлеме таратучы муллаларыбыз — Хәйдәр ага Рәхмәтуллин, Мәҗит ага Исрафилов бүген инде безнең арада юк. Алардан соң авылда бик озак кына мулла булмый торды. Соңгы арада аларның эшен дәвам итәргә авылдашыбыз Ринат Фәхриев алынды. Казан Ислам университетында оештырылган курсларда укып кайтып, дингә чын күңелен биреп эшли Ринат. Мәңгелек йортыбыз — зират коймаларын яңартып, мәчетне төзек хәлдә тотуга күп көч куя ул. Изге бәйрәмдә, мәчет хисабыннан корбан чалынып, авылдашларыбыз көче белән кунаклар өчен мәдәният йортында бәйрәм ашы үткәрелде. Әлеге бәйрәмнән һәркем рәхмәт әйтеп, изге уйлар белән таралышты. Ижау шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Әлфидә Хаҗиева: “Бик күңелле үтте, Аллага шөкер, авылымның киләчәге бар икән әле дип, чын күңелдән сөендем. Киләсе елларда да шулай зурлап Ураза бәйрәмнәрен уздырырга, Корбан ашларын үткәрергә язсын. Чит җирләрдә гомер итүче авылдашлар да җыелып кайтсыннар иде”, — дип, үзенең теләкләрен белдерде.
“Авыллар бетә, мәктәп-клублар ябыла”, — дип чаң суккан заманда, иске клуб­ларны яңартып, авыл кешесенең шөгыле булсын, яшьләр туган йортларыннан чыгып китмәсен дип, тырышып йөрүче җирле үзидарә рәисе Фәнис Юсупов, дин юлына баскан Ринат Фәхриев кебек егетләребез булганда, гади генә татар авылының киләчәге якты булыр иншәАлла.

Рәфилә Рәсүлева.